Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (53)


Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Уфаеың 1нче санлы Җәмигъ мәчете, XX гасыр башы
Уфада мохтарият һәйәте җыела

Казанда 22 июльдә өч корылтайның берләштерелгән җыелышында кабул ителгән карар нигезендә Милли-мәдәни мохтарият игълан ителә. II Бөтенрусия мөселманнары корылтае, аның низамнамәсен әзерләп, 31 июльдә (13 август) аны игълан итә һәм башкарма органы буларак Милли мохтарият һәйәтен (комиссия, коллегия) сайлый. Нәкъ карарда әйтелгәнчә, һәйәт үз эшен Уфада 28 августта (10 сентябрь) бик тантаналы төстә башлап җибәрә. Мәрасимдә 7 мең мөселман солдаты катнаша. Һәм, әлбәттә, бу вакыйга Уфа халкында зур кызыксыну уята.

Мөселманнар махсус әзерләнгән байракларны күтәргән килеш догалар укып, җырлар җырлап урамнарда йөри. 1нче санлы мәчетнең ишегалдында, ягъни Милли Идарә бинасы янында, һәйәтне тәбриклиләр. Аның рәисе Садри Максуди җыелган халыкка һәртөрле фидакярлыкка әзер булуларын белдерә. Үзенә тапшырылган байракны алганда, үзенең һәм иптәшләренең милләт өчен җаннарын бирергә әзер булуларын бәян итә. “Яшәсен!” дип кычкырган тавышлар тирә-юньне яңгырата.

Сайлаулар

Уфага килгән Милли мохтарият һәйәте түбәндәге кешеләрдән тәшкил ителә:

Рәис – Садри Максуди
Әгъзалар – Ибне Әмин Әхтәмов, Галимҗан Шәрәф, Әминә Мөхиддинова, Һади Атласи, Нәҗип Корбангалиев, Солтанбәк Мәмлиев (Мәркәзи Шура вәкиле)

Диния нәзарәте
Мөфти - Галимҗан әл-Баруди
Казыйлар - Салихҗан Урманов, Габдулла Сөләймани, Кәшшаф Тәрҗемани, Гомәр әл-Караши, Хәсәнгата Габәши

Мәгариф нәзарәте
Закир Кадыйри, Гомәр Терегулов, Һади Максуди, Габдулла Бубый, Габдулла Шонаси

Малия (финанс) нәзарәте
Нәҗип Хәкимов, Шәйхулла Алкин.

Диния нәзарәтендәгеләр Милләт Мәҗлесенә сайлауларда катнашмый, чөнки Милли-мәдәни мохтарият нигезләренә күрә, Мәскәү корылтаенда сайланган Мәхкәмәи Шәргыя үзеннән-үзе дин эшләре министрлыгына әйләнә. Моннан тыш, мохтарият һәйәтендәге 14 кешенең тугызының соңыннан Милләт Мәҗлесенә (сайлана алмаган яки сайлауларга катнашмаган Галимҗан Шәрәф, Әминә Мөхиддинова, Солтанбәк Мәмлиев, Габдулла Шонаси һәм Нәҗип Хәкимов) сайланачагын күрербез.

Мохтарият һәйәте Уфага килгәч тә Эчке Русия мөселманнары Милләт Мәҗлесенә сайлау кагыйдәләрен игьлан итә. Бу кагыйдәләргә күрә 20 яше тулган һәр кеше сайлый һәм сайлана ала (солдатларга бу кагыйдә кагылмый). Депутатлыкка кандидаттан нинди дә булса төрки телне белү сорала (30 нчы маддә). Сайлау округлары итеп Казан, Уфа, Оренбур, Самар, Әстерхан, Пермь, Сембер, Вятка, Саратов, Пенза, Түбән Новгород, Тамбов губерналарын һәм Тобол, Томск һәм Урал өлкәләрен билгелиләр (4 нче маддә). Һәр 50 мең кешедән бер депутат сайланырга тиеш була (18 нче маддә).

Сайлау процессын тизләтү өчен, губерналарда элек халык тарафыннан сайланган милли шуралар, сайланмаган тәкъдирдә губерна мәҗлесләре төзү, аларга һәр 5 мең кешедән бер әгъза сайлану (5 нче һәм 6 нчы маддә) һәм бу губерна мәҗлесләренең гомуми утырышында Милләт Мәҗлесенә депутатлар сайлау (14 нче маддә), кирәк икән башка губерналардан да депутатлар сайлану мөмкинлеге (17 нче маддә) турында карарлар кабул ителә. Шулай ук мөселманнар санының нисбәтен исәпкә алып, губерналарның кайсысы күпме депутат бирәчәге билгеләнә: Шулай итеп Уфадан 32, Казаннан 18, Oренбурдан 10, Самар белән Әстерханнан сигезәр, һ.б. Барлыгы - 98 кеше.

Болардан тыш мөселманнар яшәгән Петроград, Мәскәү, Касыйм, Харьков, Ростов, Петропавел (Кызыльяр), Семипалат (Сими), Иркутски, Благовещенск шәһәрләре һәм алар тирәсендә мөселман халкы берәр депутат сайларга тиеш була (24 нче маддә). Фронт сызыгындагы солдатларның депутат сайлавы эше һәр 50 мең солдаттан бер депутат сайлану шарты белән Мәркәзи Хәрби Шурага тапшырыла (23 нче маддә).

Шулай итеп, Милләт Мәҗлесенә 100-дән артык депутат сайланырга тиеш була һәм бу исәпләр шулай тормышка аша да, ягъни сайлаулар тулы уңыш белән тәмамлана. Маддәләрнең иң мөһиме бөтен җирдә сайлаулар 1(14) ноябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш дип кисәтә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG