Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Зәңгәр шәл” ник популяр?


"Зәңгәр шәл" спектакленнән күренеш
"Зәңгәр шәл" спектакленнән күренеш

7 ноябрьдә Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле янәдән театр репертуарына кайтты. Әлеге спектакль турында театр сөючеләр клубының икенче очрашуында фикер алыштылар.


Спектакльне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры репертуарына режиссер Фәрит Бикчәнтәев кертте.

“Спектакльнең премьерасы берничә көн рәттән барса да, зал һәрвакыт шыгрым тулы иде. Билетлар тиз арада сатылып бетә. Халык “Зәңгәр шәл”гә кызыксынып килә”, дип белдерде Камал театрының администраторы Резедә Гобәева.

Театр сөючеләр клубының икенче очрашуы нәкъ “Зәңгәр шәл” спектакле хакында фикер алышуга багышланган иде. Очрашуга килгән кешеләр белән беррәттән, театр әһелләре дә үз фикерләрен уртаклашты.

Театр сөючеләр клубының икенче очрашуыннан күренеш
Театр сөючеләр клубының икенче очрашуыннан күренеш
Очрашуда театрның директоры Шамил Закиров, “Зәңгәр шәл” спектакленең һәм театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, музыка бүлеге мөдире, дирижер Фоат Әбүбәкеров, театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов, спектакльдә Мәйсәрә ролен башкарган Гүзәл Минакова, Булат ролен уйнаган Ришат Әхмәдуллин, Ишан ролен башкаручы Әсхәт Хисмәтов катнашты.


Булатны алыштырганнар

“Булат ролен уйнаган Ришат Әхмәдуллин” дип әйтү бер дә ялгыш түгел. Спектакльнең беренче премьера көннәрендә Булат ролен Ирек Кашапов башкарса, 19 ноябрь көнне Ирек кинәт авырып китү сәбәпле, аның урынына тиз арада яңа кеше табарга туры килгән. Ришат Әхмәдуллин Камал театрына сентябрь аенда гына эшкә алынган иде.

Спектакль режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Ирек урынына Ришатны куюны үзенчә аңлатты:

“Бер яктан бу бик экстремаль булды, икенче яктан спектакльне куярга әзерләнгәндә үк мин Ришатка “Карап, күзәтеп йөр, җырларын өйрән” дип әйткән идем. Ул барлык вокал дәресләренә дә йөрде, репетицияләрне залдан күзәтеп утырды. Ә ул үзе спектакльдә күмәк сәхнәдә катнаша.

Бу бик экстремаль иде: бер сәгать ярым вакыт эчендә Булат роленә кереп кит әле син! Беренче пәрдәнең репетицияләре шул 1,5 сәгать барды. Икенче пәрдәне тәнәфес вакытында...”

Дирижер Фуат Әбүбәкеров: “Безгә инфаркт була язды. Бер тапкыр да оркестр белән репетициясе булмады”, диде. Алай да Ришат Әхмәдуллинның студент чагында Булат ролен уйнап караганы булган икән:

“Беренчедән, артистларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар ягыннан ярдәм бик күп булды. Бу бит көтелмәгән вакыйга булды. Ләкин шул ук вакытта шатлыклы хәбәр иде. Күңелдә ниндидер дулкынлану да, каушау да булды.

Спектакльгә килгәндә, без аны студент чакта икенче курста өлешләп сәхнәгә куйган идек. Шунда мин Булатны уйнаган идем. Шул тәҗрибә миңа булышты да. Без анда “Сабан туе” пәрдәсен куйган идек, шуңа мин ул өлешне бик яхшы уйнап чыктым. Ә “качкыннар” күренешендә бераз дулкынлану бар иде”.

Спектакль ни өчен уңышлы?

Очрашуга килгән татар яшьләренең активисты Рүзәл Әхмәдиев “спектакльдә диннән артык күп көлгәннәр” дигән фикерен җиткерде. Моңа әсәрнең гасыр башында – мәйданга җәдитчеләр чыккан вакытта язылганын онытмаска кирәк, дигән җавап яңгырады.

Журналист Римма Бикмөхәммәтова бу спектакльнең бүгенге көндә дә популярлыгы нәрсә белән аңлатыла, дигән сорау күтәрде:

“Рүзәл, яңа буын вәкиле буларак, пьесага яңачарак карый. Һәм ул XXI гасыр ислам динен тоткан кеше буларак фикерли. Минем үземә дә кызык: ни өчен совет заманы чәчәк ата башлаган вакытта Кәрим Тинчурин диннән көлемсерәп әсәр язган? Ни өчен “совет заманы калдыгы” булып санарлык әсәрне бүгенге көндә дә карыйбыз?

Аның феномены нәрсәдә икән? Ни өчен иске карашлы классик әсәр һаман да театрның “йөзек кашы” буларак тәкъдим ителә? Һәм чыннан да халык аны ихластан яратып карый бит.”

Тамашачылар
Тамашачылар
Театр белгече Нияз Игъламов бу сорауга аңлатмалар бирде:

“Мин бу әсәрне совет чоры белән көчле бәйләнештә булган әсәр, дип санамыйм. Чөнки “Чик сакчылары” дигән Риза Ишморатның әсәре бар, Таҗи Гыйззәтнең әсәрләре бар. Бүгенге көндә ул әсәрләрне укып булмый диярлек.

Тинчурин – бик тәҗрибәле автор. Аның белән бер рәткә куярлык татар әдәбиятыннан бүтән бер авторны да әйтә алмыйм. Әдәби юлын ул “Беренче чәчәкләр”дән башлады. Аның бу әсәре – шул кадәр җитди, ниндидер зур мәсьәләләр күтәргән әсәр. Һәм ни өчендер Тинчурин шундый “җиңел” “Зәңгәр шәл” әсәрен яза...

“Зәңгәр шәл” – Тинчурин һәм Сәйдәш тарафыннан бергәлектә тудырылган әсәр. Ул вакытта бу әсәр яңа жанрны тудыру, барлыкка китерү буларак язылган. Һәм ул жанр безнең халыкка бик туры килә. “Зәңгәр шәл” – музыкаль драматик әсәр.

20-50 елларда әсәр мелодрамага тарткан. Бүгенге көндә сатирик, комедик элементлар беренче планга чыга. Миңа Мәйсәрәне дә, Җиһаншаны да жәл түгел. Мин бу әсәрдә берсен дә жәлләп карамыйм. Бу әсәрдә татар халкы милли фикерләре чагылган: бигрәк тә икенче өлештә – “Качкыннар” күренешендә.

Минемчә бу әсәрдә ике план бар: беренче – Мәйсәрә, Булат, Ишан һәм башкалар, икенче – татар халкының мәңгелек иреккә омтылу фикере."

Мәңгелек әсәр


Театр директоры Шамил Закиров та әсәр турында үз фикерләрен җиткерде:

"Әсәрнең сюжеты да әллә ни катмарлы түгел. Анда 3 сюжет бар. Өчесе дә өч төрле. Аларны бергә бәйләп дә булмый.

Әсәр 1926 елда куелган. Аның премьерасы 85 ел элек булган. Һәм бүгенге вакытта 2011 елда да бу әсәр премьера буларак куела. Бүгенге тамашачы зәвыгы бик югары. Ләкин ул барыбер әсәрне ничек бар шулай кабул итә.

20нче елларда ишаннардан көлү гадәти әйбер булган. Бәлки Тинчурин ягыннан да булгандыр. Ишан – ул бары тик бер персонаж. Яхшы динчеләрне бит без беләбез.

Ә бу ишан ел саен чыгып китә. Мин аңа әллә ни басым ясамыйм. Аны дин кешесе дип кабул да итмисең. Ләкин аны берничек тә әсәрдән алып ташлап булмый. Аны диннән көләләр дип карарга кирәкми.

Бу пьеса – әйбәт пьеса. Яхшы кабул ителә. Мин аның биш куелышын хәтерлим. 50нче еллардан бирле карап киләм бу спектакльне. Яңасы аның чыннан да оригиналь. Әгәр төптән уйласаң, аның мәгънәсе тирәнрәк.”

Театр сөючеләр клубына килгән тамашачы спектакльдә яңгыраган җырларга һәм артистларның милли киемнәренә зур игътибар бирде. Күпчелек, бу классик әсәр татар театры репертуарында һәрвакыт булырга тиеш, дигән фикер җиткерде.
XS
SM
MD
LG