Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миронов президентлыкка дәгъва итәргә җыена


Сергей Миронов
Сергей Миронов
“Гадел Русия” лидеры Сергей Миронов, фирка теләктәшлек күрсәтсә президент сайлавында катнашырга әзер булуын белдерде.

Бу хакта ул Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында әйтте. Шул рәвешле “Известия” газеты хәбәре кире кагылды, анда Миронов президент сайлавында катнашмаячак дип язылган иде. Әлеге мәгълүматның “Бердәм Русия” фиркасе тәэсирендә язылу мөмкинлеге әйтелде.

“Гадел Русия” фиркасе рәисе Николай Левичев, Мироновның президент сайлавында катнашу мөмкинлеге югары, дип белдерде. Төгәл мәгълүмат 10 декабрьдә - фирканең корылтаенда билгеле булачак.
XS
SM
MD
LG