Accessibility links

Башкортстанда сайлау алдыннан канун бозулар арта


Уфа урамында сайлауалды плакаты
Уфа урамында сайлауалды плакаты

Русия дәүләт думасына сайлауларга санаулы көннәр калып бара. Сайлау кампаниясенең кызуы югары ноктасына җитте, шуның белән канун бозулар да арта. Шулар арасындагы иң шау-шу күтәргәне президент хакимиятенең район һәм шәһәрләргә кулланмалар җибәрү вакыйгасы булды.


Башкортстан президенты хакимиятенең ул кулланмасында сайлау алды агитацияләрен алып бару өйрәтелгән. Атап әйткәндә, нәрсәгә өстенлек бирү, ничек итеп халык белән уртак тел табу, аңа якынаю ысуллары өйрәтелгән. Бит ярымлык ул кулланмада чыгыш ясаучыга халыкны нәрсә борчуын белешергә, нинди проблемалар чишү кирәклеген сорарга диелгән. Аннан соң хакимиятнең эш планнары белән таныштырырга, аны халыкныкы белән чагыштырып, җәмәгатьчелектән кайсына өстенлек бирүне сорарга, кыскасы, халыкка таяну, аның сүзенә колак салу кирәклеге әйтелгән.

Әлеге кулланмада халык яхшырак яшәсен өчен федераль хакимиятне яклап, шуның өчен аннан күбрәк акча сорау мөмкинлегенең нәкъ “Бердәм Русия”гә тавыш бирү кирәклеге белән аңлатылган.

Инде әлеге кулланма белән файдаланулар турында да хәбәрләр бар. Мәсәлән, Нефтекама шәһәрендә үткән чара шул сценарийда узган. Анда чыгыш ясаучы шәһәр җитәкчесе башта, вазгыятьнең үзгәрүе, хакимиятнең халыкка йөз белән борылуы турында сөйләгән. Азак, планнары белән уртаклашкан, халыктан киңәшләр сорашкан. Акча капчыгы өстендә нәкъ “Бердәм Русия” утыруы сәбәпле, халыкның яхшы яшәргә тиешлеге аңлатылып, шушы фиркагә тавыш бирергә чакырылган. Федераль үзәкнең “Бердәм Русия” күбрәк тавыш җыйган төбәкләргә күбрәк акча бүләчәге ассызыкланган.

Кеше хокуклары хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы Леонид Чернов та бу хәлләрне ишетүен әйтте: “Район һәм шәһәр хакимияте җитәкчеләренең халык белән очрашуларда шундый сценарий файдалануларын ишеткән идем. Дөрес, ул кулланма кулга килеп эләкмәде. Ләкин берничә районда узган чараларны чагыштырып та кулланма эшләвен ачыкларга була. Чөнки ул очрашулар барысы да бертөрле. Аларда халыкның авырткан җирләрен белешеп, шуларда уйнау, яхшы булып күренергә тырышу, алдап тавышларны сатып алу тырышлыклары ясала".

Хакимият телефоннары да тыңлана

Сайлауларга кагылышлы чираттагы шау-шу – президент хакимияте телефоннарының тыңлануы. Башкортстан президенты хакимияте көч структураларына эш урыннарындагы мәгълүматларның читкә чыгуы уңаеннан мөрәҗәгать иткән. Аңа караганда, телефон аша сөйләшүләр тыңлана һәм алар бәйсез мәгълүмат чараларына чыгарыла.

Шундый язмаларның берсендә Башкортстан президентының республика татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе Рамил Бигнов сөйләшүе хакында сүз бара. Кайбер бәйсез интернет сәхифәләр ул сөйләшүнең стенограммасын да чыгарды. Анда президент Рамил Бигновның праймеризда җиңелүен сәясиләштермәскә чакыра.

Чыннан да, соңгы чорда Рамил Бигнов чыгышларында һәрдаим праймеризның гадел үтмәвен белдереп килә. Эш шунда, ул праймеризларда Бигнов тавышны күбрәк җыюга карамастан, аларның бер өлеше югалган иде. Нәтиҗәдә Рамил Бигновның “Халык фронты”ннан Русия парламентына сайланачаклар исемлегенә керергә тавышы җитмәде. Башкортстан президенты алда республика парламентына һәм шәһәр шурасына сайлаулар да булачагын искә төшерә. Бизнесы барлыгын ассызыклап, праймеризны сәясиләштермәскә чакыра.

ТИҮ “Яблоко”ны якларга булды

2007 елда узган сайлауларда Башкортстанда “Бердәм Русия” 89,4% тавыш җыйган иде. Аналитиклар бу юлы тавыш азрак булачагын фаразлый. Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге әлегә аерым бер фиркагә тавыш бирү турында карар чыгармады. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге “Яблоко” фиркасен якларга булды. ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов болай диде:

“Яблоко”га өстенлек бирү, беренчедән, аның программасында милли мәсьәләләр дә булуы, икенчедән, программаның һәм фирканең башкалардан демократрак булуы сәбәпле”.
XS
SM
MD
LG