Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атамбаев Кыргызстан президенты вазифасына кереште


Алмазбәк Атамбаев
Алмазбәк Атамбаев

Атамбаев илнең киләчәге өчен төрле сәяси көчләрне берләшергә чакырды, тотрыклылык һәм илнең берлеген сакларга вәгъдә итте.


1 декабрьдә 55 яшьлек Алмазбәк Атамбаев Кыргызстан президенты вазифаларына керешеп ил халкы алдында ант итте. Кыргызстанның төп кануны – ил Конституциясенә уң кулын куеп ул алты ел дәвам итәчәк җитәкчелеге вакытында тотрыклылык һәм илнең берлеген сакларга вәгъдә итте.

“Мин, Алмазбәк Атамбаев Шаршенович, Кыргызстан республикасы президенты вазифасына керешкәндә, Ходайның һәм илем халкы алдында кеше һәм ватандашларым хокукларын яклау өчен, Кыргызстан Конституциясенә тугрылыклы булырга, дәүләт башлыгы вазифаларын гадел үтәргә һәм шулай ук ил берлеген, дәүләт бөтенлеген һәм иминлеген сакларга ант итәм”, диде Атамбаев.

Атамбаев Отунбаеваны алыштырды

Кыргызстанда ике тапкыр премьер-министр булып эшләгән Атамбаев октябрь аенда үткән президент сайлауда 63%-лап тавыш җыеп җиңү яулаган иде.

Атамбаев инаугурациясенә җыелганнар сәхнәгә күтәрелүче Отунбаеваны сәламли
Атамбаев инаугурациясенә җыелганнар сәхнәгә күтәрелүче Отунбаеваны сәламли
Атамбаев, узган ел апрель аенда элекке президент Корманбәк Бакиев вазифасыннан читләштерелгәч, ил белән идарә иткән оппозиция лидеры Роза Отунбаеваны алыштырды.

Отунбаева җитәкчелек иткән вакытта кыргызлар белән үзбәкләр арасында кан коюга китергән низаг та булып алды, илнең сәяси төзелешен үзгәртүче президент идарәсеннән парламент идарәсенә күчүгә китергән референдум да үтте. Отунбаева илнең яңа кануны нигезендә президентлыкка намзәт була алмый һәм шуңа күрә вазифаларыннан китте.

Соңгы берничә ай эчендә Кыргызстандагы вазгыять чагыштырмача тыныч иде. Атамбаевны хакимияткә китергән тавыш бирү дә халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан чагыштырмача уңай бәяләнде.

Илдә сәяси һәм этник кытыршылыклар әле дә бар

Әмма Атамбаев әлегә илдәге сәяси, этник һәм төбәкара бүлгәләнүләр чорында президентлык вазифаларына керешә.

Ант итүен тәмамлагач булган чыгышы вакытында ул советлардан калган мирастан баш тартырга һәм шул исәптән, паспортларга милләтне язудан туктарга чакырды. Ул шулай ук Кыргызстанның киләчәге уңышлы булсын өчен төрле сәяси көчләргә берләшү кирәклеген дә әйтте.

Соңгы берничә ел эчендә Көнбатышка юнәлеш тоткан Кыргызстан Атамбаев президентлыгы вакытында Русиягә якынаерга мөмкин. Атамбаев чыгышында Русияне стратегик партнеры дип атады һәм киләчәктә илне Беларус, Казакъстан һәм Русия таможня берлегенә кушу юнәлешендә эш алып барачагын да әйтте.

“Дәүләтнең тышкы сәясәте берсүзсез халык теләгеннән торырга тиеш. Кыргызстан бөтен илләр һәм халыкара оешмалар белән хезмәттәшлеген дәвам итәргә әзер. Әлбәттә, безнең стратегик партнерыбыз булып Русия тора. Без таможня берлегенең тулы хокуклы әгъзасы булырга җыенабыз. Мин ышанам, бу адым безнең сәнәгатьне тернәкләндерәчәк, иминлегебезне ныгытачак. Күршедәге илләр белән чикләр ачык булу халкыбызның тормыш хәлен яхшыртачак. Безнең Русия һәм күршедәге дәүләтләр белән тарихыбыз да һәм киләчәгебез дә бер”, диде Атамбаев.

Тантанага Русиянең беренче түрәләре килмәде

Русиянең беренче түрәләре – президент Дмитрий Медведев та, хөкүмәт башлыгы Владимир Путин да Атамбаевның инаугурация тантанасында катнашуны кирәк санамады. Медведев хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин чакырылганнар исемлегендә булса да, ул да тантанада күренмәде. Кыргызстандагы бу чарада Русиядән иң зур түрә – Конституция мәхкәмәсе башлыгы Валерий Зорькин иде.

Шулай ук Кыргызстанның күршесе Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев та тантанага килмәде. Нефтькә һәм башка табигый ятмаларга бай ил белән егерме елдан артык идарә итүче Назарбаев төбәктә парламент демократиясенә юл алган Кыргызстаннан читләшергә тырыша.

Атамбаев Кыргызстан бәйсезлеккә ирешкәннән соң тыныч юл белән ил җитәкчелегенә килгән беренче президент булды. Корманбәк Бакиевка кадәр президент булган Әскәр Акаев 2005 елда булган демократик Лалә инкыйлабы вакытында хакимияттән читләштерелгән иде.
XS
SM
MD
LG