Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия президенты Израиль эшмәкәрләрен ярлыкады


Михаил Саакашвили
Михаил Саакашвили
Президент Михаил Саакашвили Грузия төрмәсендә утыручы израильнең ике эшмәкәрен ярлыкады. Алар якын арада иреккә чыгарга тиеш.

Рони Фукс һәм Зеэв Френкель узган елның көзендә тоткарланган иде. Алар югары дәрәҗәдәге грузин түрәсен сатып алырга теләүдә гаепләнеп, алты ярым һәм җиде елга төрмә җәзасына хөкем ителде.

Сәламәтлекләре начараюны һәм Израильнең үтенечен искә алып Грузия президенты ярлыкау карары кабул итте, ди Саакашвилиның матбугат үзәге.
XS
SM
MD
LG