Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: Русиянең авыл хуҗалыгы ни өчен артка кала?


"Безнең гәҗит"нең соңгы саны
"Безнең гәҗит"нең соңгы саны

“Безнең гәҗит”нең соңгы саны Русиягә җиләк-җимешләрнең, шул исәптән яшелчәләрнең дә чит илдән кайтарылуы турында яза. Мәкалә авторы авыл хуҗалыгының арта калып баруына, Русиядә акчаларның юк-бар програмнарга исраф ителүенә борчыла.


Автор Гафил Кәримов Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә маташуының көлке булып күренүе турында яза. Чит илдән кертелүче яшелчәләр күләме Русия базарының 20%ын тәшкил итә, тик менә җиләк-җимеш импорты базарның өчтән икесен алып тора. Димәк, халык сатып ала торган алманың да һәр икенчесе үзебезнең бакчадан җыелмаган, дип яза автор.

Җитмәсә, русиялеләр элегрәк елына 40 килограмм җиләк-җимеш кулланса, хәзер бу сан 70кә кадәр күтәрелгән икән. Белгечләр илебезнең яшелчә һәм җиләк-җимеш базары елына 10-15%ка артып бара, ди. Тик, ни кызганыч, файданы Русия җитештерүчеләре түгел, чит илнекеләр күрә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматына күрә, 2005 елдан бирле бездә бу тармакта бернинди алга китеш булмаган. Былтыр исә җитештерү бөтенләй кимегән, дип яза Гафил Кәримов.

Өлешчә моңа климат сәбәпче булырга мөмкин, чөнки Русиягә кертелгән җиләк-җимешнең күбесе бездә үсә алмый. Дөрес, әлеге вазгыятьне үзгәртү өчен теплица хуҗалыклары һәм яңа технологияләрне үстерү отышлы булыр иде, тик бу күп вакыт һәм миллиардлаган инвестицияләр таләп итә, ди автор.

Банан Эквадордан, бәрәңге Кытайдан...

Шулай да, алма белән кәбестә өчен шартлар бар, әмма Русия аларны чит илдән кайтара. Автор биредә “Management Development Group” корпорациясенең идарәче партнеры Дмитрий Потапенконың фикерен дә китерә.

Потапенко фикеренчә, бездә ике төрле проблем бар: артка калган авыл хуҗалыгы һәм яшелчә белән җиләк-җимешне саклауның заманча технологияләре булмавы. “Ә инде саклый алмагач, үзебезнең товар юк, товар булмагач, чит илнекен алабыз”, ди Потапенко.

Автор бирегә мисал өчен Африканың кечкенә генә иле – Эквадорны китерә. Ул Русиягә елына 1 миллион тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш сата, күбесе – банан. Быел гына ул илебезгә 300 миллион долларлык, 673 000 тонна банан керткән. Бу исә гомуми банан импортының 20%ы дигән сүз.

Кәримов язуынча, Эквадор күп кенә илләрне ананас, чәчәкләр һәм кофе белән тәэмин итә. Өстәвенә, ул кокаин да җитештерә икән. Русиягә анысы да керә, кайвакыт хәтта шул ук банан эчендә, дип яза автор.

Мәкаләдә әйтелгәнчә, Русиягә экспорт күләме нисбәтеннән Эквадор белән Төркия ярыша. Ул (Төркия) безгә иң күп яшелчә бирүче ил булып тора, ди автор.

Төркия йөземе импорты базарның 40%ын тәшкил итә икән. Шулай ук, әфлисун да аннан Русиягә зур күләмдә килә. Башка илләр дә калышмый, һәрберсенең үз “бренды” бар, ди ул.

Мисал өчен, Польша – алма, Марокко – мандарин, Кытай – бәрәңге һәм алма, Аргентина – лимон, Һолландия – бәрәңге, суган, Испания исә нектарин һәм персиклар белән тәэмин итеп тора. Ә бит Русиядә авыл хуҗалыгын үстерүнең махсус програмнары да эшләп килә, дип борчыла автор.

Алга китәргә корылык та комачаулады. Ярдәм тагын читтән килде, бу юлы бәрәңгене Беларустан кайтарттылар, дип яза Гафил Кәримов.

Авыл хуҗалыгы ник шундый хәлдә?

Авыл хуҗалыгы ник шундый хәлдә, дигән сорауга җавап бар, ди автор. Барысын бергә җыеп әйткәндә, Русиядә акчалар исраф ителә, юк-бар програм яки чараларга тотыла.

"Моның шулай икәнлегенә инану өчен районга кайтып, кәрәзле телефоннан шалтыратып карау да җитә, дип яза автор, ул әле күп урыннарда тотмаячак. Ә бит инновация турында сөйлибез. Эшләр болай барса, бакчадагы алабутаны да чит илгә барып утарбыз инде", дип тәмамлый язмасын Гафил Кәримов.
XS
SM
MD
LG