Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа дума сайланды. Эчтәлеге шул ук


Русиядә думага сайлау үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

4 декабрь сайлавы абруе төшә барган хакимият партиясе өчен җитди сынау булды. Оппозиция күпсанлы хәрәмләшүләр турында хәбәр итә. Сайлау көнендә Мәскәү һәм Петербурда хакимияткә каршылык белдерүчеләр тоткарланды.

4 декабрьдә Русиядә дәүләт думасына сайлау үтте. Беренчел нәтиҗәләргә күрә, анда дүрт партия үткән. "Бердәм Русия" җиңсә дә, бу юлы аның тавышлары күпкә азрак. Бәйсез күзәтүчеләр тавыш бирү вакытында күпсанлы канун бозулар турында хәбәр итә.


Якшәмбе көнне Русиядә үткән сайлауда парламентның түбән пулатындагы 450 урынга җиде партиянең вәкилләре дәгъва итте. Беренчел нәтиҗәләргә күрә, яңа думада, элеккесендә шикелле, шул ук дүрт партиянең әгъзалары утырачак: "Бердәм Русия", коммунистлар, "Гадел Русия" һәм ЛДРП. Аерма шунда: бу юлы алар, яңа тәртип нигезендә, дүрт түгел, биш елга сайланды.

Оппозиция вәкиле Борис Немцов үзенең сайлау кәгазенә "Сайлауларны кайтарыгыз, хәшәрәтләр!" дип язып куйган
Оппозиция вәкиле Борис Немцов үзенең сайлау кәгазенә "Сайлауларны кайтарыгыз, хәшәрәтләр!" дип язып куйган
Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров тавышларның 70% чамасы саналганнан соң мондый нәтиҗәләр игълан итте:

"Бердәм Русия" – 49,93% (дүрт ел элек 64.3% иде);
Коммунистлар партиясе – 19,43% (11,57% иде);
"Гадел Русия" – 12,97% (7,74% иде);
ЛДРП – 11,87% (8,14% иде).

"Яблоко" (2,81%), "Правое дело" (0,57%) һәм "Русия патриотлары" (0,96%) бу юлы да думага үтмәячәк.

Бәйсез күзәтүчеләр бу сайлауда хакимият ресурсының чамадан тыш нык кулланылуы, тавыш бирү вакытында канун бозулар турында хәбәр итә. Сайлаучылар хокукын яклаучы бәйсез "Голос" оешмасы тавыш бирү башланганчы ук күпсанлы канун бозулар турында хәбәр итте. Андый хәлләр тавыш бирү көнендә дә күзәтелгән.

Мәскәүнең Кызыл мәйданы cайлау көнендә полиция белән тулы иде. Кызыл һәм Манеж мәйданнары керү тыелды. Ризасызлык белдерүчеләр тоткарланган.

Сайлау көнендә Кызыл мәйданы халыктан сакладылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

"Голос" оешмасының Татарстандагы вәкиле Олег Белгородский белдергәнчә, тавыш бирү көнендә аларның күзәтүчеләрен республикадагы кайбер сайлау бүлекләренә кертмәгәннәр.

“Кайбер сайлау урыннарында “Голос” вәкилләреннән нәкъ шул бүлектә күзәтергә җибәрелгән дип язылган кәгазь таләп иткәннәр. Әмма канун нигезендә аны сорарга тиеш түгелләр, күзәтүчеләр бер урыннан икенче урынга ирекле күчеп йөри ала”, диде Белгородский.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Наилә Алтынова әйтүенчә, Башкортстанда да кайбер хокук бозуларның теркәлүе хакында да мәгълүматлар алынган. Мәсәлән, Уфаның Дим районындагы бер сайлау үзәгендә сайлау тартмасына өстәмә бюльлетеннәр ташлау омтылышы булган.

Сайлау белән бәйле канун бозу очракларын фаш итүче видеоязмалар интернетта да урын ала. Мисал өчен, Youtube'та урнаштырылган шундый видеоларның берсендә Амур өлкәсендә вакытыннан алда тавыш бирү вакытында тупас рәвештә канун бозу очрагы китерелгән.

Кешеләр тавышларын боралакта утырып барганда, бернинди кабиналарга кереп тормыйча гына бирә. Бер ханымга тавышын "Бердәм Русия"гә бирергә тәкъдим итәләр. Икенче бер кеше бу апа өчен бюллетеньдә "Бердәм Русия" дигән урынга тамга куя.



Хәрәмләшүнең тагын бер киң таралган ысулы "карусель" дип атала – алдан ялланган кешеләр төрле урыннарда берүк партия өчен берничә тапкыр тавыш биреп йөри. Интернетта бу ысулның да тәфсилле мисаллары китерелгән:



Хөрмәтле укучылар! Сез дә сайлау вакытында канун бозу очракларына юлыксагыз, бу турыда Азатлык форумында хәбәр итә аласыз.
XS
SM
MD
LG