Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча мультфильм яңа үрләр яулый


"Татармультфильм" хезмәткәрләре
"Татармультфильм" хезмәткәрләре

Шушы көннәрдә “Татармультфильм” оешмасында “Кисекбаш” мультфильмы кергән яңа китап басмага әзерләнеп бетте. Август аенда барлык 1нче сыйныф укучыларына бүләк ителгән “Тылсымлы сәхифәләр” китабыннан аермалы буларак, әлеге җыентыкка кирәкле акчалар хәзергә табылмаган.


«Татармультфильм» оешмасы 2009 елда Казанда төзелгән иде. Ул Татарстанда балалар өчен милли-мәдәни җирлек булдыруны максат итеп куя. Мультфильм ясаучылар үз халкына, үз иленә мәхәббәт хисләре белән тәрбияләнгән киләчәк буын үстерүгә өлеш кертергә тели.

Алар татар телендә мультфильмнар төшереп, милли анимация булдыру белән шөгыльләнә. Габдулла Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигыренә төшерелгән мультфильмнан башлап, ике ел дәвамында алар 30га якын фильм ясаганнар инде. Мультипликаторлар геройларын татар, урыс һәм инглиз телләрендә сөйләштерә.

Татарча мультфильмнан күренеш
Татарча мультфильмнан күренеш
“Татармультфильм” оешмасының техник директоры Марат Бәшәров “Азатлык” радиосына милли анимациянең тарихы, яңалыклары турында сөйләде: "Габдулла Тукай шигырьләре нигезендә барысы 16 мультфильм төшердек. Без, беренче чиратта, балалар өчен эшлибез. Беренче тамашачыларыбыз да – бала бакчаларында тәрбияләнүчеләр", диде ул.

“Татармультфильм” оешмасының баш режиссеры Сергей Киатров әйтүенчә, татар телендәге мультфильмнарны олы яшьтәге кешеләр дә бик яратып карый, алар балачакларында ишеткән, яратып укыган шигырьләрне мультфильм рәвешендә күреп, рәхмәтләрен белдерә икән.

Татарча мультфильмнарның яңалыгы нидә? Сез анимациядә яңа ысуллар, инновацияләр файдаланасызмы?

– Безнең яңалык – ул нәфис-анимацион басма. Мультфильмнарны китап һәм диск формасындагы бер яңа продукт итеп җиткерергә тырышабыз. Мәсәлән, “Тылсымлы сәхифәләр” дип аталган шигырьләр җыентыгы белән бергә дискта шул исемдәге мультфильмнар җыентыгы татар, урыс һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителә.

Әлеге китапны быел беренче тапкыр мәктәпкә килгән һәр беренче сыйныф укучысы бүләк итеп алды. Бу эшне гамәлгә ашыру өчен Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм вице-премьер Зилә Вәлиева зур ярдәм күрсәтте.

Шулай ук “Татармультфильм” оешмасының беренче көннәреннән үк Туфан Миңнуллин белән бергәләп эшлибез. 2011 елның җәендә бездә “Тылсымлы сәхифәләр” китабын эшләү фикере туды, һәм ике ай эчендә без бу проектны башкардык. Мультфильмнары алданрак эшләнгән иде, ә китабын тиз арада бастырдык.

Татар телендәге мультфильмның зур дәрәҗәләргә ирешкәне булдымы? Сезнең бүгенге көндә нинди казанышларыгыз бар?

– “Татармультфильм”ның иң дәрәҗәле эше – Габдулла Тукай әсәре нигезендә эшләнгән “Кисекбаш” мультипликацион фильмы. “Кисекбаш” – беренче милли тулы метражлы анимацион мюзикл. Ул 2011 елның маенда “Харьковская сирень” Халыкара фестивалендә “Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә беренче урынны яулады.

Булачак китап иллюстрациясе
Булачак китап иллюстрациясе
Әлеге фестивальдә хөкемдарлар Пьер Ришар һәм Жан-Поль Бельмондо иде. Алар безнең эшне югары бәяләде. Шулай ук Русиянең күренекле мультипликаторы, Чебурашканың авторы Леонид Шварцман безнең бу башлангычыбызны хуплавын әйтте.

Без “Кисекбаш” проектын да нәфис-анимацион басма итеп эшләүне башлап җибәрдек. Бүгенгесе көндә, “Кисекбаш”ны балаларга җиткерү өчен, меценатлар ярдәмен көтеп торабыз. Кызганычка каршы, радио аша бу китапларның матурлыгын тапшыру мөмкин түгел.

Киләчәккә планнарыгыз ниндирәк?

– Әлегә киләчәккә булган зур планнарыбызны ачып бетермәбез. Шунысын гына әйтә алам: якын арада татарча мультфильм караучыларны зур сюрприз көтә.

"Кисекбаш" халыкара танылу ала
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG