Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Навальныйны җавапка тартырга телиләр


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Русия башкаласында, сайлау нәтиҗәләренә каршылык чарасында Мәскәү полициясе тарафыннан кулга алынган Илья Яшин башкаланың Тверь мәхкәмәсенә китерелде. Якын арада Алексей Навальныйда шунда җибәреләчәк дип хәбәр итте тышкы эшләр министрлыгы.

Каршылык акциясендә катнашучыларга адмистратив җәза бирелергә мөмкин. Алар полиция хезмәткәрләрен тыңламауда гаепләнде. Әлегрәк адвокатлар Яшин һәм Навальный белән күрешә алмауларын әйткән иде.

Дәүләт думасы сайлауындагы хәрәмләшүләргә каршылык белдергән дистәләгән кеше Мәскәүнең төрле полиция бүлекләрендә ябылуда утыра. Халыкара хокук яклаучылар тиз арада оппозиция тарафдарларын иреккә чыгаруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG