Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский Сахаров премиясенә тәкъдим ителгән


"Ходорковский" киносы игъланы
"Ходорковский" киносы игъланы
ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский Андрей Сахаров премиясенең “Журналист буларак кылган гамәл өчен” бүләгенә тәкъдим ителгән.

Русиянең хәбәрдарлык фонды премиясе язмаларында чын тормышны чагылдыручы, кеше хокуклары, демократик җәмгыять турында язучыларга бирелә. Финалга чыгучылар арасында Ходорковскийдан тыш тагын 13 кеше бар.

Номинантлар һәм премия алучыларның исемнәре 15 декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк бүләкләү тантанасында әйтеләчәк.

Михаил Ходорковскийның берничә әңгәмәсе һәм язмалары матбугат чыганакларында басылды. Соңгы вакытта ул "The New Times" журналының махсус баганасына яза.

Ходорковский моннан сигез ел элек кулга алынган иде. Башта ул финанс эшчәнлегендә алдашуларда, ә соңыннан нефть урлау һәм акча юуда гаепләнде.
XS
SM
MD
LG