Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшәр Әсад оппозициягә каршы көч кулланмавын әйтте


Бәшәр Әсад
Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад Американың “ABC” телеканалына, хакимияткә каршы чыгучыларга көч кулланырга фәрман бирмәвен әйтте. Бу хакта ул элегрәк тә белдергән иде.

Әсад белән әңгәмә барышында БМО-ның соңгы мәгълүматлары китерелде. Анда Сүриядәге каршылык чараларында дүрт меңгә якын кеше һәлак булуы һәм шул ук оешманың Димәшкне кешелеккә каршы җинаять кылуда гаепләве телгә алынды. Сүрия президенты БМО-ны ышанычсыз оешма дип атады. Аның фикеренчә, хокук сакчылары Сүриядәге хәлләрдә бары бераз хата җибәрде.

Бәшәр Әсад белән әңгәмә АКШ-ның илчесе Роберт Фордның Димәшккә кайтуы билгеле булгач эфирга чыкты. Бер көн алдан Сүриягә Франция илчесе кире кайтты.
XS
SM
MD
LG