Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный дөньяның 100 фикерләүче исемлегенә керде


Foreign Policy сәхифәсе
Foreign Policy сәхифәсе

Халыкара сәясәт һәм икътисад темаларын яктыртучы Foreign Policy журналы «2011 елның төп 100 фикерләүчесе» дигән исемлек төзеде. Анда АКШ, Төркия, Германия, Франция кебек илләрнең җитәкчеләре кергән. Русиядән бер генә вәкил – танылган блоггер һәм оппозиция активисты Алексей Навальный.


Foreign Policy (“Тышкы сәясәт”) исемле абруйлы американ журналы халыкара мәйданда яки үз илендә иленең үсеше, иреклеге өчен башкарылган эшләргә нигезләнеп «2011 елның төп 100 фикерләүчесе» дигән исемлек бәян итте.

Быелгы исемлек башына “Гарәп язы” активистлары куелган. Беренче урында Мисыр язучысы Галәә әл-Асуани. Журнал язуынча, “Кефая” исемле сәяси оешма җитәкчесе Асуани, мисырлы яшьләрнең ришвәтчелеккә нокта кую һәм демократик җәмгыять оештыру таләбе белән Тәхрир мәйданына агылуының сәбәпчесе булып тора.

Мисырдагы күтәрелеш вакытында Асуани “Инкыйлаб – мәхәббәт кебек. Син берәрсенә гашыйк икән, тагын да яхшырак кешегә әйләнәсең. Инкыйлабта катнашасың икән, син тагын да яхшы кешегә әйләнәсең”, - дигән сүзләре белән җәмәгатьчелек хәтерендә калды.

Асуани белән бергә исемлектә беренче урынны шулай ук Мөхәммәд әл-Барадеи һәм Уаэль Гоним кебек Мисыр активистлары бүлешә. Басма аларны бу урынга “полиция дәүләтенә каршы тору һәм шуңа миллионлаган кешене илһамландыру” өчен куйган.

11дән алып 14нче урыннарда Барак Обама, Дик Чейни, Кондолиза Райс кебек американ сәясәтчеләре һәм Microsoft ширкәтен оештыручы миллиардер Билл Гейтс. Foreign Policy аларга бу урыннарны “без бүген яшәгән дөньяны булдырган өчен” биргән.

16нчы урынны Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган һәм тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу “бүгенге дөньяда Төркиянең яңа роль уйный башлавы өчен” алган.

Төрек сәясәтчеләреннән соң 17нче урында Facebook һәм Тwitter челтәрләрен оештыручы Марк Цукерберг һәм Джек Дорсей кебек интернет әһелләре килә. “27 яшьлек һәр егетнең дә миллиардлаган долларлык корпорация төзергә, технология инкыйлабы оештырырга, үзенең эше белән дөньяның төрле почмакларда чын үзгәрешләргә сәбәпче булырга, үзенә багышланган Һолливуд фильмының төп герое булырга мөмкинлеге юк. Марк Цукерберг моның барысын да булдыра алды», - дип яза журнал.

Алексей Навальный
Алексей Навальный
Исемлеккә кергән бердәнбер Русия вәкиле – 24нче урында торган адвокат, ришвәтчелек белән көрәшүче Алексей Навальный. “Русиядә хакимиятнең “пычрак эшләрендә” казынучылар гадәттә һөҗүмгә яки хәтта үлемгә дучар була. Блоггер Алексей Навальный ришвәтчелек белән көрәшүче RosPil.info сайтын булдырды, аны тиз арада популярлаштырды һәм дәүләт акчасын үзләштерүче комсыз түрәләрнең чын дошманына әйләнде. Навальный быелның көзенә дәүләт бюджетында якынча 7,7 млн рубль саклап калды һәм Русиядә ришвәтчелек белән көрәшү хәрәкәтен җанландырып җибәрде”, – дип яза журнал.

Сүз уңаеннан, Навальный дүшәмбедә көнне Мәскәүдә узган оппозиция митингында кулга алынды. Мәхкәмәгә тартылган адвокат хәзер 15 көнен рәшәткә артында уздырырга мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG