Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сурков "гаепле" губернаторларны киңәшмәгә җыя


Владислав Сурков
Владислав Сурков

Сайлауда "Бердәм Русия"гә яклау белдермәгән төбәкләрнең башлыкларын ашыгыч рәвештә Мәскәүгә, президент идарәсенә чакырталар.

Дума сайлавының тәгаен нәтиҗәләре әлегә игълан ителмәсә дә, моңарчы билгеле булган саннар инде әллә ни үзгәрмәс кебек. Хакимият фиркасе 50 проценттан кимрәк тавыш җыйды. Сайлауда ялган бюллетеньнәр, хәрәмләшүләр турында шикаятьләр күп булган төбәкләрдә “Бердәм Русия” тавышлары күбрәк булса, Ярославль өлкәсендә хакимият фиркасен яклаучылар 30 проценттан артмады, дистәләгән төбәктә 35 процентка да тулмады.

Русия шәһәрләрендә сайлаудагы хәрәмләшүләргә киңкүләм ризасызлык чаралары әзерләнеп ятканда, президент идарәсе “Бердәм Русиягә” ныклы яклау белдермәгән төбәкләрнең җитәкчеләрен ашыгыч рәвештә Мәскәүгә чакыртты.

Әлеге сөйләшүдә катнашучы Вологда өлкәсе губернаторы Вячелсав Позгалев: “Мине чакырдылар. Киңәшмә Сурковта үтәчәк”, - дип белдерде. Вологда өлкәсендә хакимият фиркасенә 33,4 процент яклау белдергән иде.

Русия президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владислав Сурков белән сөйләшүгә барлыгы 15 губернаторның чакырылуы турына хәбәр ителә.

Төньяк-Көнбатыш федераль бүлгесендәге тагын бер губернатор тирәсендәге чыганак “Известия” газетына “Бары ачуланырлар гына дип көтәбез. Куркытулар булыр, әмма вазифадан алулар булмас дип көтәбез. Президент оештыру эшләренә нәтиҗә ясау турында әйтә, икенче дәрәҗә җитәкче исә карарларның президент сайлаудан соң гына булачагын әйтә”, - дип белдергән.

Медведев сайлаудан соң Горки утырмасында үз тарафдарлары белән очраша
Медведев сайлаудан соң Горки утырмасында үз тарафдарлары белән очраша
​Русия президенты Дмитрий Медведев дүшәмбе көнне үк сайлау нәтиҗәләренә йомгак ясаганда “Бердәм Русия” “ватандашларыбыздан нәкъ булган кадәр яклау алды, артык та түгел, ким дә түгел” дип белдергән иде. Медведев, яңа Думада “Бердәм Русия” күпчелекне алса да, бу әле бернинди нәтиҗә ясарга кирәкми дигәнне аңлатмый”, - дип әйтте. Русия президенты хакимият фиркасенә ныклы яклау белдермәгән төбәкләргә игътибар юнәлтергә кирәклегенә басым ясап: “Бу җирле хакимиятләрнең без теләгәнчә эшләмәвен аңлата. Әмма бу инде оештыру эшләренә нәтиҗә ясау мәсьәләсе һәм аны президент буларак мин ясарга тиеш булам, мин губернаторларны бу турыда кисәткән идем инде”, - диде.

Вологда өлкәсе губернаторы Вячелсав Позгалев исә: “Борчылырга сәбәп юк, минем намусым чиста. Элек миңа бар халык сайлавында яклау белдерәләр һәм мин тыныч була идем. Ә хәзер югарыдан билгеләүче җитәкче бар... Президент ни кушса шулай булачак ди.

Сайлауда хакимият фиркасе өчен иң яман нәтиҗә (29,04%) Яраслау өлкәсендә булды. Өлкә 2007 елда “Бердәм Русия”гә ныклы яклау белдермәгән өчен ул чакта губернатор Анатолий Лисицин кәнәфиен югалткан иде. Хәзерге губернатор Сергей Вахруков исә халык арасында шактый популяр җитәкче санала һәм шуңа күрә аны вазифасыннан алмаслар кебек.

Сурков янына сөйләшүгә чакырылганнар арасында шулай ук Архангельски өлкәсе губернаторы Илья Михальчук (өлкәдә БР 31,9 % җыйды), Мурманиски өлкәсе башлыгы Дмитрий Дмитриенко (32,2%) Карелия башлыгы Андрей Нелидов (32,6%), Приморье башлыгы Сергей Дарькин (32,09%) да бар. БРны 31 процент тавыш белән яклаган Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин машина казасыннан соң хастаханәдә булу сәбәпле Сурков янына чакырылмаган.

Күзәтүчеләрнең бер өлеше Сурков үткәргән киңәшмә кайбер губернаторлар өчен вазифадан китү белән тәмамланачак дип фаразласа, икенчеләре 3 айдан мөһим тавыш бирү, президент сайлавы көтелгәндә, Мәскәү мондый адымга бармас, ди.

Ул арада төбәкләрдә җитәкчеләрнең вазифаларыннан китүе инде башланды. Ульяновски мэры Александр Пинков белән Әстерхан өлкәсенең Актүбә районы башлыгы Амән Нәүрүзбаев вазифаларыннан китүен игълан итте. Ульяновскида да, Актүбә районында да “Бердәм Русия” аз тавыш җыйган иде.
XS
SM
MD
LG