Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИД авылларга да, төрмәләргә дә тарала


Чаллының СПИД үзәгендә узган киңәшмә
Чаллының СПИД үзәгендә узган киңәшмә

Чаллы СПИД үзәге мәгълүматларына күрә, Русиядә бүгенгә 660 мең кешедә ВИЧ-инфекция булуы ачыкланган. Белгечләр әйтүенчә, бу санны якынча 5кә тапкырларга кирәк. Нәтиҗәдә Русиядә мондый авырулар саны 2-3 миллионга җитеп, халыкның 2 процентка якынын тәшкил итә икән.


Моннан 3-4 еллар элек кенә Татарстанның Әтнә, Балтач кебек районнарында ВИЧ-инфекцияле кеше булуын белми идек. Хәзер инде бу районның берсендә – 7, икенчесендә 10 инфекцияле кеше бар, дип әйтелә.

Гомумән, Татарстанның теләсә кайсы районында ВИЧ-инфекцияле кешеләр яшәве билгеле. Авыл районнары саналган Азнакайда – 159, Норлатта – 124, Биектауда – 89, Сарманда 78 шундый авыру теркәлгән. Авырулар саны буенча Чаллы каласы Казаннан кала икенче урында. Биредә барлыгы 1808 авыру ачыкланган.

Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов сүзләренчә, алдагы елда СПИДка каршы көрәш темасына Бөтенрусия конференциясен Татарстанда уздыру фаразлана.

Әлеге авыруга каршы аерым кешеләрнең дә үгет-нәсихәт, вәгазьләр белән көрәш алып баруы мәгълүм. Шундыйларның берсе – Чаллының “Әбүзәр” мәчете имамы Али хәзрәт Баһаветдин. Ул югары уку йортларында, СПИД үзәгендә вәгазьләр укый.

Али Баһаветдин
Али Баһаветдин
“СПИД яшәреп килә, дигән сүзләр куркыта. Ул киләчәк белән бәйле. Моның сәбәбе – әхлаксызлык, динсезлек. Бу очракта милләт аска тәгәри. Саклану чарасы – дингә кайту, Аллаһтан курку.

Сөекле пәйгамбәребез моннан 1400 еллар чамасы элек әйткән: авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау яхшырак, дигән. Бүген табибләр СПИДны булдырмау өчен бушлай презервативлар, энәләр тарату, башка шундый ысуллар яклы.

Мин, дин әһеле буларак, моның белән риза түгел. Иң хәерлесе – дингә өндәү. Аллаһтан курыккан кеше мондый чирләрдән ерак була.

Бүген авылларга да тәртипсезлек, эчүчелек чире килде. Ике еллар элек Сарман якларында булдым. Мәчеткә йөриләрме, дип кызыксынам. Әй, хәзрәт, йөрмиләр: барысы да эчә, малларын, өйләрен сатып, аракы эчәләр, диләр. Әлбәттә, авылларга да мондый чирләр килгәч, бик кызганыч. Динсезлек халыкны бетерә”, дигән борчулы уйларын җиткерде Али хәзрәт Баһаветдин.

Татарстанда СПИД авыруыннан барлыгы 2630 кеше үлгән. 2076 кеше Татарстаннан читкә күчеп киткән. Татарстан төрмәләрендә ВИЧ-инфекцияле 1200гә якын тоткын исәпләнә.
XS
SM
MD
LG