Accessibility links

Зөлфия Камалова 11 декабрьдә Казанда концерт куя


Зөлфия Камалова
Зөлфия Камалова
11 декабрьдә Казанның “Сары кофта” клубында Зөлфия Камалованың концерты үтәчәк. Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы катнашында бүген Татарстан башкаласында матбугат очрашуы узды.

“Мин читкә киткәч, татар музыкасын, тамырларымны искә төшердем һәм моның үзем өчен никадәр мөһим икәнлеген аңладым”, ди Камалова.

Якшәмбе үтәчәк концертта татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкарылачак.

Камалова сүзләренчә, хәзерге вакытта татар телендә музыкаль альбом чыгару өстендә эшли. Җырчы соңгы елларда этник музыкантларның беренче унлыгына кергән, анда алтынчы урынны били. Әмма моңа үзе зур мәгънә бирми.

2003 елда Казанга беренче тапкыр концерт белән килгән җырчы – тумышы белән Удмуртиянең Сапарул шәһәреннән.
XS
SM
MD
LG