Accessibility links

Кайнар хәбәр

FT: Хакимиятнең дума сайлавындагы хаталары


Петербурда бер протест белдерүче Путин битлеген киеп чыккан
Петербурда бер протест белдерүче Путин битлеген киеп чыккан

"Financial Times" газеты "хакимиятнең бу сайлаудагы хаталары Путинга язын президент булып сайлануны кыенлаштырачак" дип яза.


Шимбә көнне Русия башкаласында үтәчәк протест җыенында сайлау нәтиҗәсе белән килешмәүче дистәләрчә мең кеше катнашыр дип көтелә. Хакимият ризасызлык дулкынын бастыру өчен ашыгыч чаралар күргәндә, протест белдерүчеләр саны арта гына бара. “Financial Times” газеты хакимиятнең сайлаудагы һәм аннан соңгы хаталары турында мәкалә бастырып чыгарды. Нил Бакли мәкаләсе 1990нчы еллар башыннан бирле Мәскәүдә мондый зур ризасызлык чараларының булмаганлыгын искә алудан башлана. Бу уңайдан Кайберәүләр инде Украинадагы Әфлисун инкыйлабын яки быелгы Гарәп язы күтәрелешен искә ала башлады.

Шулай да җыелучылар Каһирәнең Тәхрир мәйданында яки Киевның Бәйсезлек мәйданында булган халык белән чагыштырырлык санда түгел. Шулай ук ачык аерылып торган бер җитәкче дә күренми. Демонстрациячеләрнең күбесе сайлаудагы күпсанлы хәрәмләшүләргә ачу белдерсә дә, хәзерге хакимиятне бәреп төшерү турында уйламый.

"Әмма, хакимиятләр анда дорфа кыланса, бу Русия язы башлануга сәбәп була ала, хәзер булмаса да, киләсе март аендагы президент сайлаудан соң булырга мөмкин", дип яза Баклей һәм хакимиятнең берничә хатасын сурәтләүгә күчә.

Беренче хата - 24 сентябрьдә Владимир Путинның киләсе елда Дмитрий Медведев белән урыннарын алмашып, кире президент кәнәфиенә кайтуын игълан итүе. Дәүләт җитәкчесе урынында тагын 12 елга шул ук йөзне күрү мөмкинлеге хәтта Путинның күп кенә элекке тарафдарларының да күңелен кайтарды. Бу шулай ук әле генә сайлау яшенә җиткән яңа буынга ил язмышын хәл итүдә үзләренә никадәр кечкенә роль бирелүен күрсәтте.

Икенче хата – хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау алды көрәшен бик күңелсез итеп һәм үз-үзенә артык зур ышаныч белән оештыруы. Бакли Русиядәге “идарә ителә торган демократия” белгече Эндрю Уилсонның "Кремль бернинди мавыктыргыч сюжет та уйлап чыгармаган" дигән сүзләрен һәм 2003 елда Михаил Ходорковскийны кулга алу тирәсендә куертылган “олигархларның хакимияткә кайту омтылышы” белән куркыту мисалын да китерә.

Өченче хата - заманча технологияләрнең сайлаудагы пычрак алымнарны фаш итү мөмкинлекләрен тиешенчә бәяли алмау. Ялган бюллетеньнәр ташлауны хәзер смартфонга яздырып берничә секунд эчендә YouTube-ка чыгарып була.

Тагын бер хата - мондый пычрак алымнарны Мәскәүдә ачыктан ачык куллану. Тавыш бирү урынындагы ике бәйсез сораштыру нәтиҗәләре “Бердәм Русия” өчен тавыш бирүчеләрнең 27,6 һәм 27,5 процент булуын күрсәтә. Рәсми нәтиҗә исә 46,5 процент булды.

Бакли үз мәкаләсендә «Newsweek» журналының элекке баш мөхәррире Михаил Фишманның “Мәскәү хәзер Путинның шәхси дошманына әверелде” дигән сүзләрен дә куллана.

Моның ничек шулай килеп чыгуы бик аңлашылмаса да, “Бердәм Русия”гә илнең башка зур шәһәрләрендә җиңелү мөмкинлеге бирелде. Илнең икенче зур шәһәре Петербурда ул 36 проценттан кимрәк тавыш җыйды. Русиянең дүртенче зур шәһәре Екатеринбурда хакимият фиркасе 32 процент җыйды. Екатеринбурның кайбер районнарында, шулай ук Волгоград, Новосибирски һәм Владивостокта рәсми нәтиҗәләр 30 проценттан түбән булды.

Фишман, "күрәсең, хакимият Мәскәү мондый түбәнсетүче саннар күрсәтә алмый дип уйлап, яки “Бердәм Русия”нең парламенттагы күпчелеген югалтуыннан куркып гадәттән тыш чаралар күрергә карар иткән", ди. Ә тиз генә өстәмә тавышлар “табу” өчен иң уңайлы урын исә башкала.

Бакли фикеренчә, сайлау нәтиҗәләренә рәнҗү хисе дүшәмбе кичендә күп кенә яшьләрнең һәм урта сыйныф вәкилләренең урамга чыгуына сәбәп була ала.

"Әмма хакимият моннан соң да хаталар ясауны дәвам итте", ди ул. Шуларның берсе - дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә ризасызлык белдергән берничә йөз кешене тоткарлау. Тагын бер хата – Мәскәүгә гаскәр кертеп, су сиптергечләр китереп һәм һавага боралаклар күтәреп халыкны куркытырга маташу. Барлык бу хаталар шимбә көнне үтәчәк протест җыенына чыгарга теләк белдереп Facebookта теркәлүчеләр санының пәнҗешәмбе киченә 30 меңгә җитүенә ярдәм итте.

"Вакыйгаларның алга таба кайсы юлдан китүе хакимиятнең шимбә протест чарасында ничек эш итүенә бәйле булачак", ди Бакли. Шимбә протест чарасын рөхсәт итү ризасызлык хисләренең бераз суынуына китерә ала, әмма шул ук вакытта хакимият бу чара оппозиция сафларына яңа кешеләр җәлеп итәр дип курка.

"Протест белдерүчеләрне көч белән куып тарату кешеләрне туктата... яки киресенчә, ачуларын кабарта ала. Бары тик көч кулланмау фәрманы гына корбаннарга китерердәй вазгыятьтән коткарачак, шуннан соң вазгыять контрольдән ычкынып тагын да катлауланачак", ди Бакли.

Аның фикеренчә, Кремль вазгыятьне алдагы берничә көн эчендә контрольгә алса да, киләсе елның мартындагы президент сайлауда хакимиятне проблемнар көтәчәк. Путин һәрвакыт “Бердәм Русия”дән популяррак булып килде һәм ул сайлауда аның көчле көндәше булмаячак. Әмма оппозиция дума сайлавындагы алымны кулланып, “Бердәм Русия”дән башка фиркаләргә тавыш бирерә үгетләгән кебек сайлаучыларны Путиннан башка теләсә кемне якларга чакыра ала. Шул ук вакытта сайлау нәтиҗәләренә ышанмау моңарчы беркайчан да күрелмәгән дәрәҗәдә көчле булачак.

"Путинга бәлки беренче тапкыр үз сайлау алды кампаниясен алып барырга һәм хәтта телевидение дебатларында да катнашырга туры килергә мөмкин. “Идарә ителә торган демократия” бәлки әле үлмәгәндер, әмма ул зур тизлек белән җимерелә бара", ди Нил Бакли.
XS
SM
MD
LG