Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 елның Нобель бүләкләре тапшырылды


2011 ел Нобель бүләге ияләре (сулдан): Тәвәккүл Карман, Эллен Джонсон Серлиф һәм Лейма Гбоуэ
2011 ел Нобель бүләге ияләре (сулдан): Тәвәккүл Карман, Эллен Джонсон Серлиф һәм Лейма Гбоуэ

10 декабрь, шимбә көнне Швециянең Стокһольм һәм Норвегиянең Осло шәһәрләрендә 2011 елның Нобель бүләкләрен тапшырү тантанасы үтте. Аларның ияләре октябрь башында игълан ителгән иде.


1895 елның 27 ноябрендә Альфред Нобель язып калдырган васыять нигезендә аның байлыгы биш өлешкә бүленеп, биш өлкәдә премия оештырыла. Алар физика, химия, физиология һәм медицина, әдәбият һәм тынычлык урнаштыру өлкәләрендә зур уңышка ирешкән кешеләргә тапшырыла. 1969 елдан башлап Швеция банкы карары белән икътисад өлкәсендә Нобель премиясе тапшырыла.

Премияләрнең бишесе Стокһольм шәһәрендә тапшырыла. Тынычлык өлкәсендә Нобель бүләге иясен Ослода тәбриклиләр.

Фән һәм әдәбият

Физика, химия, медицина, әдәбият һәм икътисад өлкәләрендә Нобель бүләкләрен шимбә көнне швед башкаласының Концертлар залында тапшырдылар. Швеция патшасы Карл XVI Густав бүләк ияләренә диплом, Нобель медален һәм акчалата бүләк күләмен раслаган документ тоттырды.

Бүләкнең акчалата күләме быел якынча 1,4 млн. доллар тәшкил итә. Медицина өлкәсендә бүләкнең өченче лауреаты, вафат булган Ральф Стейнман премиясен аның хатыны алды.

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, 1400 чакырылган кунак өчен мәҗлес оештырылды.

Тынычлык бүләге

110 ел тарихы булган тантана өчен “беренче тапкыр” сүзен куллану беренче карашка урынсыз кебек. Тик Нобель тынычлык бүләге быел беренче тапкыр берьюлы өч хатын-кызга бирелде.

Норвегия патшасы Һаральд V бу бүләкне Йәмән журналисты Тәвәккүл Карман, Африкада беренче хатын-кыз президент, либерияле Эллен Джонсон Серлиф һәм хокук яклаучы Лейма Гбоуэга тапшырды.

Джонсон-Серлиф озак еллар дәвамында Либериянең элекке президенты Чарльз Тэйлорга каршы көрәшкән. Тэйлор хәзерге вакытта БМОның халыкара трибуналы алдында җавап тота.

Лейма Гбоуэ хатын-кызларның тынычлык өчен хәрәкәт иткән WIPNET оешмасын оештыруда катнашкан. 2003 елда Либериядә ватандашлар сугышын тәмамлау өчен ул күп көч түккән.

Тәвәккүл Карман – Йәмәндә тынычлык һәм иреклек өчен актив көрәшкән журналист. Күп янаулар, кулга алуларга карамастан, ул протест чараларын оештыруны дәвам иткән.
XS
SM
MD
LG