Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 елның Нобель атнасы нәтиҗәләре


Узган атнаны елның иң фәнни атнасы дип атарга буладыр. Нобель бүләге ияләрен игълан итү атнасында сугышлар, инкыйлаблар, кан коешлар турында онытып торып, фән, ачышлар һәм тынычлык турында сөйләшәләр.


Нобель бүләге – данлыклы фәнни тикшеренүләр, зур ачышлар яки җәмгыятьнең һәм мәдәниятнең үсешенә зур өлеш керткән өчен тапшырылган иң абруйлы халыкара премия. Ул 1901 елдан бирле тапшырылып килә.

Халыкара абруйдан тыш, Нобель премиясенә лаек булган галимнәргә эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеген тудыру максатыннан зур күләмле акчалата бүләк тә бирелә. Мәсәлән, 2011 елда ул якынча 50 миллион сум тәшкил итә.

Физиология һәм медицина

Брюс Бойтлер, Жуль Һоффман, Ральф Стейнман
Брюс Бойтлер, Жуль Һоффман, Ральф Стейнман
3 октябрь көнне елның беренче Нобель бүләге ияләре ачыкланды. Физиология һәм медицина өлкәсендә тапшырылган бүләк АКШтан Брюс Бойтлер, Люксембургтан Жуль Һоффман һәм Канададан Ральф Стейнманга бирелде. Алар бу мәртәбәле бүләккә иммунология өлкәсендәге казанышлары өчен лаек булдылар.

Нобель комитеты әгъзалары фикеренчә, әлеге галимнәр инфекцияләрне һәм яман шеш авыруларын алдан кисәтү һәм дәвалау өчен яңа ысуллар ачкан.

Бүләкнең акчалата өлеше икегә бүленәчәк. Беренче яртысы Бойтлер һәм Һофманга агулы микроорганизмнарны танучы рецепторлар ачкан өчен, икенче өлеше, Стейнманга, кешенең иммунитетын әүземләштергән күзәнәкләрне ачкан өчен каралган иде.

Тик, бүләк ияләрен игълан иткәннән соң, АКШның Рокфеллер университеты профессоры Ральф Стейнманның вафат булганы ачыкланды.

Нобель кагыйдәләренә күрә, бүләк кешегә үлгәннән соң бирелмәсә дә, быел искәрмә ясалды. Моңа кадәр искәрмәләр ике тапкыр гына ясалган булган: 1931 елда шагыйрь Эрик Аксель Карлфельдт һәм 1961 елда БМО генераль секретаре Даг Һаммаршельд өчен.

Физика

Сол Перлмуттер, Адам Райсс һәм Брайан Шмидт
Сол Перлмуттер, Адам Райсс һәм Брайан Шмидт
4 октябрьдә физика өлкәсендә Нобель бүләгенең галәмне өйрәнүче галимнәргә – АКШтан Сол Перлмуттер, Адам Райсс һәм Австралиядән Брайан Шмидтка биреләчәге игълан ителде.

Бүләк галәмнең киңәю барышының тизләнүен дәлилләгән һәм “кара энергия” дип аталган күренешне ачкан өчен бирелә.

“Кара энергия” дигән төшенчә шактый тәнкыйтькә дә дучар булды. Чөнки, бер яктан караганда, ул кешенең галәмне тулысынча белеп бетермәвен аңлата. Бу хәл мәгълүмат чараларына “Белмәү өчен бирелгән Нобель бүләге” дип чәйнәргә форсат бирде.

Химия

Даниэл Шехтман
Даниэл Шехтман
5 октябрьдә быел химия өлкәсендә иң зур ачыш ясаган галим игълан ителде. Ул Израиль галиме Даниэл Шехтман булып чыкты.

Шехтман моңа “квазикристаллар” ачкан өчен лаек булган. Бишенче тәртиптәге симметрия күчәрле квазикристалларны ул инде 1984 елдан бирле тикшерә.

Әлеге ачыш нанотехнология дөньясында зур мөмкинлекләр ачар дип көтелә. Фәннең бу өлкәсендә эшләүче галимнәр тере булмаган табигатьне тере табигатькә якынайта.

Әдәбият

Томас Транстремер
Томас Транстремер
Фән өлкәсендәге бүләкләр өләшенеп беткәннән соң, 6 октябрьдә әдәбият өлкәсендәге бүләк иясе аталды. Нобель комитеты бу бүләкне быел швед шагыйре Томас Транстремерга бирергә карар итте.

Томас Транстремер – XX гасырның иң күренекле швед шагыйре. Төп белгечлеге белән психолог, төрмәдә утыручылар һәм авыр җәрәхәтләр алган кешеләр белән эш иткән кеше.

Нобель комитеты фикеренчә, Транстремер үз шигырьләрендә бай эчтәлекле, җиңел аңлаешлы образлар белән чынбарлыкка яңа караш тудыра. Әдип – 12 шигырь һәм проза җыентыклары авторы.

Тынычлык

Иң зур шау-шу тудырган бүләк – Тынычлык бүләге. Бу бүләкне алган кешеләрне берәүләр тәнкыйтьләсә, икенчеләре мактый.

Соңгы вакытта бу бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасында Миңтимер Шәймиев, Мостафа Җәмилев, Нурсолтан Назарбаев исемнәре дә телгә алынды.

Джонсон Серлиф, Тәвәккүл Карман, Лейма Гбоуэ
Джонсон Серлиф, Тәвәккүл Карман, Лейма Гбоуэ
Быелгы бүләк исә өч хатын-кызга – Либериядән Эллен Джонсон Серлиф һәм Лейма Гбоуэга, һәм Йәмәннән хатын-кызлар хокукларын яклаучы Тәвәккүл Карманга бирелде.

Нобель комитеты әйтүенчә, бу өч ханым әлеге бүләккә тынычлык урнаштыру, хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәшкән өчен лаек булган.

Тапшыру

Югарыда әйтелгән шушы биш бүләк Альфред Нобель калдырган васияттә күрсәтелгән. 1969 елдан бирле Швеция банкы икътисад өлкәсендә дә бүләк тапшыра. Аның быелгы иясе 10 октябрь көнне игълан ителәчәк.

Бүләкләрне тапшыру тантанасы 10 декабрьдә, Альфред Нобель вафат булган көнне, Стокһольм һәм Ослода үтәчәк.
XS
SM
MD
LG