Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Барлык Русия халкы канун бозучы була алмый"


Рәфис Кашапов (сулда), Владимир Кауров
Рәфис Кашапов (сулда), Владимир Кауров

10 декабрьдә Чаллыдагы урам җыенын уздыруны үз өстенә алган Владимир Кауровны әлеге чара тәмамлануга шәһәрнең Автозавод эчке эшләр бүлегенә алып китәләр. 11 декабрьдә Рәфис Кашапов та шунда китерелә.


Владимир Кауровны да, Рәфис Кашаповны да полиция идарәсендә озак тотмыйлар. Аларга карата канунсыз урам җыены уздыруда һәм анда катнашуда гаеп белдерелеп, беркетмә төзелә. Шушы беркетмә белән таныштырып, 12 декабрьдә буласы мәхкәмә утырышына чакыру кәгазенә кул куйдырып, азат итәләр.

Мәхкәмә башланасы сәгатьтә бинада ут юк иде. Көн яктырган, электриклар утны ясаган арада без урам җыенын оештыручы Кауров белән әңгәмә корабыз.

“Әлеге чара 54нче федераль канунга туры килми. Аны әлеге канунга туры китереп уздырып та булмый иде. Чөнки урам җыеннарын уздыру өчен 10 көн алдан гариза бирү зарур.

Без моны 30 ноябрьләрдә эшләргә тиеш булганбыз. Каршылык килеп чыгасын беркем дә белмәде бит. Кешеләрнең күбесе урам җыенына санкция булырга тиешлеген белми дә. 2005 елда әбиләрне трамвайлардан куып төшерә башлагач, бөтен Русия урамга чыккан иде.

Әйе, мин – оештыручы. Иртәме-соңмы Эчке эшләр министрлыгы җирле полициядән санкциясез урам җыены уздырттыру хакында сораячак иде. Полициянең үз алымнары бар: алар бу урам җыенында катнашкан теләсә кем янына килеп, сез федераль канунны бозасыз, шуңа моннан китәсез яки 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салабыз, дия ала иде. Җыенда катнашкан һәр кешегә шушы штрафны сала алалар.

Оештыручыларга 1000 сумнан 2000 сумга кадәр каралган. Әмма урамнарга чыккан барлык Русия халкы канун, хокук бозучы була алмый бит инде” дип, бу көннәрдә туган вазгыятькә үз карашын белдерде Владимир Кауров.

“Алда президент сайлавы тора. Анда “Бердәм Русия” һәм хөкүмәт Владимир Путинны президент итәргә тели. Бу сайлауда алдашулары күренде һәм алар киләчәктән куркалар. Тагын шундый алдашулар булса, халык күтәрелеп чыгар дип шикләнәләр.

Бу чарада күп фиркаләр, оешма-җәмгыятьләр, хәтта скинхедлар катнашуын белә идем. Әмма, урам җыеннарында тәҗрибә туплаган кеше буларак, митингта катнашуны кирәк санадым”, диде Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов.

12 декабрьдә булган мәхкәмә Владимир Кауровтан – 1000, Рәфис Кашаповтан 500 сум күләмендә штраф түләтү хакында карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG