Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият үзен саклаучыларга хезмәт хакын арттыра


Мәскәүдә полициянең махсус бүлеге хезмәткәрләре сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдереп протест чарасында катнашучыларны тоткарлый. 6 декабрь 2011
Мәскәүдә полициянең махсус бүлеге хезмәткәрләре сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдереп протест чарасында катнашучыларны тоткарлый. 6 декабрь 2011

Русия җитәкчелеге полициянең махсус көчләренә хезмәт хакларын ике тапкыр арттыра. Укытучылар һәм пенсионерларның тормыш хәле ничек фәкыйрь булган, шул килеш кала.


Думага сайлау алды кампаниясе барган вакытта Русия җитәкчеләренең хезмәт хаклары артачак һәм тормыш рәтләнәчәк дип вәгъдә итүенә илдәге халыкның күбесе ышанмый.

Казандагы полиция хезмәткәре Илдар Галиев югары белемле лейтенант. Үзе әйтмешли, оперативкада, ягъни кылынган җинаятьләргә иң беренче булып барып, аларны тикшерү бүлегендә эшли. Үзе шикеллеләрнең бүгенге көндә 12-13 мең сумлап акча алуларын, әмма аның тормыш алып бару өчен бик аз булуын әйтә. Киләчәктә хезмәт хаклары артачагына ышанып та бетми ул.

“Оперативникларның да, шулай ук участковыйларның да хезмәт хаклары артачак дип әйттеләр. Белмим инде, кеше сүзе генә әле ул. Ул акчалар кулга кермичә, күпмегә артачагын да әйтеп булмый”, ди Галиев.

Шулай да ул Казанда полициянең махсус көчләре (элекке ОМОН) хезмәткәрләренең инде бүген үк хезмәт хаклары 7 мең сумга артканлыкны әйтә.

РБК daily сәхифәсе исә, Русия хөкүмәте карарына күрә, 1 гыйнвардан кайбер тәртип саклаучыларның хезмәт хакларының 100 процентка кадәр артуын хәбәр итә. Иң беренче чиратта бу акчаларны махсус көчләр хезмәткәрләре һәм илнең эчке эшләр министрлыгының баш идарәсендә утыручылар алачак.

Шулай итеп, Русия җитәкчелеге полициядә турыдан-туры халык иминлеген саклаучыларның түгел, ә хөкүмәткә ризасызлык белдергәннәрне, оппозицияне бастыручыларның күңелен күрә булып чыга. Аларны хакимияттәге “Бердәм Русия” фиркасенә тугры итәргә тырыша.

Полиция көчен сынап карады инде

4 декабрь сайлауларыннан соң полициянең махсус көчләре Русия шәһәрләрендә үткән “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган, хакимиятләр белән килешенмәгән протест чаралары вакытында үзенең куәтен күрсәтергә өлгерде инде. 5 декабрь көнне Мәскәүдә йөзләрчә кеше тоткарланды. Алар арасында оппозициядәге Илья Яшин, хакимияттәгеләрнең коррупциягә батканлыгын фаш иткән Алексей Навальный да бар иде. Күрүчеләр әйтүенчә, ул көнне каршылык чарасына килгәннәрне йөзләре белән асфальтка егып салганнар, башларын полиция автобусларына бәргәннәр.

10 декабрь көнне думага сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдереп Казанның Ирек мәйданына җыелганнар арасыннан да йөзләп кеше тоткарланган иде. Бу хакимиятләр белән килешенмәгән протест чарасында катнашучыларны тоткарлаган вакытта яшьләрнең кычкыруы полициянең үзен бик дорфа тотуына дәлил булып тора.

Элекке тикшерүче, юридик фәннәр докторы Андрей Скоробогатов фикеренчә, Русия җитәкчеләре полициянең махсус көчләре хезмәткәрләренең акчасын арттырмыйча булдыра алмый, алар соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, хакимияттәгеләр өчен төп терәк буларак кирәк.

Арзанлы ризык эзләп аяклар арып бетә

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче пенсионерлар да Русия җитәкчелегенең полициягә шулкадәр зур акчалар бирүенә бик аптырый. Үзара сөйләшкән вакытта да алар милицияне полиция итеп үзгәртер өчен генә дә дөнья акчалар тотылды, әмма гади халыкның хокукларын саклау әз генә дә яхшы якка үзгәрмәде дип әйтә.

Казанның Мәскәү базары янында акча җитешмәгәнгә сатуга чыккан пенсионерлар
Казанның Мәскәү базары янында акча җитешмәгәнгә сатуга чыккан пенсионерлар
Думага сайлау вакытында өлкән яшьтәгеләрнең күбесе “Бердәм Русия”не түгел, ә башка бер фиркане сайлаган. Тавышлары дөрес саналганга да шик белдерә алар.

Яшел Үзәндә яшәүче Миңзифа Хафизова фикеренчә, пенсионерларның акчаларын тагын арттырабыз дип сөйләү - күзгә чираттагы төтен җибәрү генә. "Илдәге инфляция пенсияне күтәрүгә караганда күпкә тизрәк арта бара", ди ул. Халыкның хәзерге җитәкчелектән канәгать булмавын да әйтә.

“Бер тәңкәгә арзанрак әйберне эзләп өч-дүрт кибетне әйләнәбез. Кайда нәрсә 50 тиенгә арзанрак икәнен белгәч кенә, шул әйберне алабыз. Февраль аенда пенсияләр җиде процентка арта дип әйтәләр. 10 мең сум алган кешегә ул 700 тәңкә булып чыга. Гыйнвар аенда исә бөтен фатир түләүләр иң кимендә 20%-ка артырга тиеш. Аларның үзләренең биргәннәре менә шул фатир түләүләренә китеп бара да инде. Халыкка яшәү өчен бернинди файдасы да юк аның. Мин 10 мең алдым да, өч меңен фатир өчен итеп бирдем. Калган акчаны хастаханәсенә дә, даруына да бирергә кирәк. Без күп вакытта шул ботка белән торабыз инде. Мин пенсиягә чыкканнан бирле өстемә-башыма бернәрсә дә алганым юк. Шул искеләрне киеп бетереп, шуның белән үләргә генә кала инде”, ди Миңзифа апа Хафизова.

Укытучылар мәктәптән китә башлаган

Русиядәге укытучылар да җитәкчелекнең телевизордан хезмәт хакларыгыз артачак дип сөйләнүләре ачуны гына китерә дип белдерә. Казандагы 165-нче мәктәптә эшләүче, исемен белдерергә теләмәгән бер укытучы сүзләренчә, хакимият укытучыларны соңгы вакытта сайлау булсын, башка төрле иҗтимагый чараларга ешрак куллана башлаган, әмма ничек тормыш итүләре турында уйлап та карамый.

“Мәктәп директоры киңәшмә башында 2012 елның октябрендә хезмәт хакыбыз 6%-ка арта дип әйткән иде, укытучыларның ризасызлыгыннан киңәшмәсен дә үткәрә алмады. Акчаларыбыз артты дип әйтерлеге юк, бала-чага үстергән, үзе генә яшәгән, йә булмаса тормышы мәктәп белән генә бәйле кешеләргә бик тә авыр”, ди әлеге укытучы.

165-нче мәктәптә быелның сентябрь аеннан гына да дүрт тарих укытучысы киткән. "Эшкә урнашалар да, хезмәт хаклары әз булганга түзеп тора алмыйлар, китәләр", ди ул.

Русиянең гади халкы ил хакимиятендә “Бердәм Русия” җитәкчеләре булганда тормыш рәтләнәчәгенә инде тәмам өметләрен өзгән булып чыга. Вәгъдә ителгән хезмәт хакларының артачагына да ышанычлары беткән.

Белгечләр, Русиянең хәзерге җитәкчелеге дәүләт думасы һәм президент сайлавын уздыргач, ил ярык тагарак янында калачак, дип кисәткән иде. 2012-14 елларга федераль бюджетта да социаль тармакларга чыгымнарны нык киметү, ә кораллану һәм иминлек саклау хезмәтендәгеләргә арттыру каралган. Аларның да барсына да түгел, хакимияткә турыдан-туры кирәк булганнарына - халыкның каршылык чараларын бастыручы махсус көчләр хезмәтендәгеләргә генә хезмәт хаклары мулдан булачак.
XS
SM
MD
LG