Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грызловка алмашны бер атнада табачаклар


Борис Грызлов
Борис Грызлов

Русия дәүләт думасы рәисе Борис Грызлов парламенттан китүен белдерде. Аңа алмашка яңа рәисне бер атна дигәндә табарга вәгъдә итәләр.


Инде сигез ел дәвамында думаны җитәкләгән Борис Грызловның рәислектән китүе турындагы имеш-мимешләр соңгы вакытта күп йөрде. Менә чәршәмбе көнне Грызлов яңа сайланган думада депутат мандатыннан баш тартты. Аның сүзләренчә, кануни нигездә чикләүләр булмаса да, ул дума рәисе вазифасында өченче мөддәткә калуны дөрес түгел, дип саный.

Хәзер инде аны алмаштырырга мөмкин шәхесләр исеме арасында интрига бара. Яңа рәиснең исеме якын көннәрдә, ягъни 21 декабрьгә билгеләнгән думаның беренче утырышына кадәр билгеле булырга тиеш.

Мөмкин рәисләр арасында белгечләр беренче буларак беренче вице-премьер Виктор Зубков һәм вице-премьер Вячеслав Володин исемнәрен атаган иде. Ләкин алар икесе дә депутат мандатыннан баш тартып, инде имеш-мимешләргә нокта куйды.

Олег Морозов
Олег Морозов
ЛДПР фиркасе исә бу урынга Олег Морозов куелса, яхшы булыр иде дип саный. Партия вәкиле Максим Рохмистров сүзләренчә, Морозов инде күп кенә утырышларны алып барган кеше буларак бу өлкәдә тәҗрибәсе зур һәм ул фиркаләр арасында уртаклыкларны таба белә.

Быел да Татарстаннан сайланган Морозов думада инде аның оешуыннан бирле эшли. Бишенче чакырылышта ул дәүләт думасы рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкарды. Быел яз көнендә Чаллыда җәмәгатьчелек белән очрашу вакытында язучы Айдар Хәлим аңа татарларны борчыган мәсьәләләрне дә җиткергән иде. Ләкин әлегә кадәр Морозовның татарлар проблемнарын кайгыртып парламентта ниндидер сүз әйткәне ишетелгәне юк.

Морозовтан тыш, яңа рәис буларак вице-премьерлар Александр Жуков, Дмитрий Козак исемнәре карала.

Русия Олимпия комитеты президенты Жуков думада беренче, икенче, өченче, дүртенче чакырылышта депутат, шул исәптән беренче вице-спикер да булып торды.

Козак хакимияттә озак шәхес буларак билгеле. Ул хөкүмәт идарәсендә, президент хакимиятендә дә югары вазифаларны башкарды. Моннан тыш, президентның Көньяк федераль бүлгесендәге вәкиле иде, 2008 елдан бирле вице-премьер вазифасын башкара.

Атнакич исә интернет сәхифәләрдә думада яңа рәис итеп Русия президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин билгеләнергә мөмкин дигән хәбәрләр таралды. Нарышкин 2004 елны хөкүмәт идарәсен җитәкләде, аннары вице-премьер булды, ә 2008 елдан Кремль хакимияте җитәкчесе вазифасын башкара.

Әле яңа гына Үзәк сайлау комиссиясендә Нарышкин һәм Жуковның Дәүләт Думасы депутатлары мандатларын кабул иткәнен белдерделәр.

Шулай итеп Нарышкин Дәүләт Думасы спикеры, ә Жуков парламентның түбән пулатында “Бердәм Русия” фракциясе рәисе булырга мөмкин.

Думага эшкә китүче Нарышкин урынына президент идарәсе вазифаларын аның беренче урынбасары булган Владислав Сурков башкарачак.

Cергей Нарышкин
Cергей Нарышкин
Белгечләр исә дума рәисенең кем булуы ул кадәр мөһим дә түгел дип саный.

“Ник дигәндә, аның эше техник гамәлләр белән чикләнәчәк. Бу канун чыгаруга, кануннар кабул итүгә тәэсир итмәячәк. Анда барысын да “Бердәм Русия” үз контролендә тотачак”, ди Дәүләт стратегиясе институты җитәкчесе Станислав Белковский.

Шул ук вакытта яңа рәис думадагы оппозиция белән уртак тел таба белә торган шәхес булырга тиешлеген дә әйтәләр. "Хәтта сишәмбе көнне президент Дмитрий Медведевның яңа думага сайланган партия җитәкчеләре белән очрашуында бу мәсьәлә кискен торган", дип яза Прайм агентлыгы.

Нәкъ шунда ЛДПР һәм эсерлар Грызловны алмаштыру мәсьәләсен куйган. Грызловның китүе турында хәбәр икенче көнне “Бердәм Русия” фиркасенең интернет сәхифәсендә пәйда булды.
XS
SM
MD
LG