Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: “Җиңгән партия җиңелде”


"Безнең гәҗит"нең соңгы саны
"Безнең гәҗит"нең соңгы саны

“Безнең гәҗит” соңгы санында, узган сайлаулар нәтиҗәдә халыкның хакимияткә ышанмавының дәлиле булды, дип яза. Хакимлек итүче фирканең җиңүе, киресенчә, аның җиңелгәнен исбатлады, диелә газетта.


49,5% сайлаучы тавыш бирү хакимият фиркасенең илдә абруйлы, күпчелек халык тарафыннан яклана торган көч икәнен күрсәтми, ди язма авторы Наил Вахитов. Монда сүз 2007 елдагы күрсәткечләрнең 1,5 тапкыр түбән тәгәрәвендә генә түгел, ә хаким фирка эшенең тез астына сугуга тиң булуы, диелә язмада.

Автор язуынча, КПРФ һәм “Гадел Русия”нең мандатлар саны икешәр тапкыр арттырылуы, Жириновский тарафдарларының да 16 депутатка күбәюе хакимияттәгеләргә хәвефле сигнал булып тора. Кайбер өлкәләрдә, мәсәлән, Новосибирскида “Бердәм Русия”нең бөтенләй икенче урында калуы искәртелә язмада.

Гомумән, сайлаулар нәтиҗәсе сәяси көчләр нисбәтен күрсәтә дигән сүзләр белән берничек тә килешеп булмый, ди автор.

Вахитов, хакимият фиркасе җыйган 49%ның башлыча административ басым нәтиҗәсе булуын әйтә. Ул муниципаль транспорт оешмасында эшләүче дустына 4 декабрьдә өч тапкыр шалтыратып, сайлау көне икәнен “исенә төшерүләрен”, хәләл җефете белән “ирекле рәвештә”, ягъни югарыдан әйтеп торучы булмауга карамастан, сайлауга баруларын күреп, күршеләренең гаҗәпләнүе турында яза.

Шулай да “Бердәм Русиягә” теләктәшлек белдерүчеләрнең күпчелеге – хакимият органнарында эшләүчеләр, студент халкы һәм пенсионерлар икәне мәгълүм, ди автор.

"Хакимияткә табыну канга сеңгән әйбер"

"Пенсионерларның күпчелеге исә барлы-юклы пенсия бирүләренә шөкерана кылучылар, яисә хакимияткә каршы килүне гөнаһ санаучы әби-бабайлар булуын исәпкә алмыйча булмый", ди Вахитов. Бу сүзләрне ул өлкән буынны кимсетү, сәяси наданлыкта гаепләү нияте белән язмавын искәртә, хакимияткә табынуның гомер-гомердән канга сеңеп килүе турында әйтә.

Шушы өлкәннәргә сайлауга барырга мәҗбүр ителгән дәүләт оешмалары хезмәткәрләрен, уку йортлары студентларын да кушсак, Путин һәм Медведев әйткән активлык, “югары гражданлык җаваплылыгын күрсәтү” кебек сүзләр, ким дигәндә, күзгә төтен җибәрү булып кабул ителә, ди язма авторы Вахитов.

Ул сайлаучыларның 40%ының тавыш бирүдә бөтенләй катнашмавын һәм санның 2007 ел күрсәткечләренә карата шактый югары булуын дәлил итеп китерә.

Әлеге күрсәткечләр хакимиятнең абруе төшүен, халыкның буш вәгъдәләр белән туендыручы, ришвәтчелеккә баткан хакимияткә ышанмавын исбатлый, ди ул.

Биредә автор шулай ук “Бердәм Русия”нең башкалардан күбрәк тавыш җыюын җиңү түгел, киресенчә, хаким фирканең җиңелүе булуы турында әйтә.

Һәм хакимияттәгеләр 2012 елдагы президент сайлауларында административ басым белән генә җиңеп чыгу кыен булачагын аңламадылар түгел, ди язма авторы.
XS
SM
MD
LG