Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афинда эш ташлаган корыч коючыларга теләктәшлек җыены узды


Греция башкаласы Афинда коммунистлар яклы өч меңләп һөнәр берлеге активисты һәм студентлар корыч коючыларның эш ташлау чарасына теләктәшлек йөреше уздырды

Илнең иң зур хосусый корыч кою ширкәтендә эшләүчеләр хезмәткәрләр санын киметүгә һәм хезмәт хакларын төшерүгә протест белдереп 48 көн элек эш ташлаган иде.

Коммунистлар фиркасе эш ташлаучыларга матди ярдәм күрсәтә.

Грециядә 4 еллык икътисади төшенкелек чорында сәнәгать җитештерүе күләме 15 процентка кимеде.

Һөнәр берлекләре исәпләвенчә, икътисадның тагын да түбәнгә баруы һәм кырыс экономия чаралары нәтиҗәсендә 2012 елда илдә эшсезләр саны 20 проценттан артачак.
XS
SM
MD
LG