Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митингка тентеп керттеләр


Коммунистлар хакимият фиркасен урлашуда гаепли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

18 декабрьдә Казанның “Ирек” мәйданында Татарстан коммунистларының Русия думасын сайлау нәтиҗәләренә карата ризасызлык митингы үтте.

Кичә Казанның Ирек мәйданында Татарстан коммунистларының Дума сайлаулары нәтиҗәләренә карата ризасызлык митингы үтте. Шәһәр хакимияте белән килешенеп оештырылган урам җыенында 300ләп кеше катнашты.


Бу митингта коммунистлар белән беррәттән “Яблоко”, “Правое Дело” фиркаләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре һәм гади халык катнашты. 18 декабрь салкынча булуга карамастан, Ирек мәйданында коммунистлар оештырган митингка килүчеләр 300дән артык кешене тәшкил итте. Шунысы гаҗәп – Ирек мәйданында үткән башка митинглардан аермалы буларак, монысына тәртип сакчылары алдан ук хәстәрләнгән булып чыкты.

Халык ни өчен тентелде?

Килгән һәрбер кеше башта магнитлы капкадан уздырылды. Һәм бу җиһаз аша узучылар кабаттан тимер эзләү җиһазлары белән тикшерелеп, полиция хезмәткәрләренең тентүеннән үтте.

Митингка килүчеләр
Митингка килүчеләр
Һәрбер кеше тәртип сакчыларына кесәләрендәге өй һәм машина ачкычларын да чыгарып күрсәтергә мәҗбүр ителде. Тәртип сакчылары моны, шулай булырга тиеш, безгә шулай кушылды, дип аңлатты.

Шуны да әйтергә кирәк, мәйданга бара торган машина юллары алдан ук ябылып, мәйдан яны тимер рәшәткәләр белән уратып алынган иде, килгән һәрбер кеше магнитлы капкаларга юнәлтелде. Ә эчкә узучыларны видеога төшереп торучылар да күренде, күрәсең, иминлекне саклауның башка чаралары да алдан “уйланылган” иде.

Чарага килгәндә, митинг алдан билгеләнгәнчә үз вакытында – сәгать бердә коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгышы белән башланып китте.

Ленин һәйкәле алдына җыелган чыгыш ясаучылар тавыш көчәйткечләр аша 4 декабрьдәге сайлауларда үз тавышларының урлануын, сайлауларның гадел үтмәвен бәян итте.

Ленин һәйкәле янында язу күтәреп торучылар
Ленин һәйкәле янында язу күтәреп торучылар
Җыелган халык чыгыш ясаучыларны тыңлап, Ленин һәйкәле янында тезелеп баскан кешеләр күтәргән язуларны укыды. Чарада “Халык – хайван түгел! Халыкка ирек”, “Татарстан – едростан түгел! Кабаттан сайлаулар уздырылсын”, “Сайлаулар кануны барнәрсәдән дә өстен”, “Ялганчы түрәләрне – зинданнарга”, “КПРФ Дума сайлаулары нәтиҗәләрен танымый” дигән шигарләр күренде.

​Шулай ук күп кенә кешеләрнең кулларында “Мине алдадылар” ("Меня надули"), дигән язулы шарлар да күзгә чалынды. Кайберәүләр ак тасмалар да таратты.

Митингка килүчеләргә коммунистлар партиясе вәкилләре мөрәҗәгать тә өләште. Әлеге мөрәҗәгатьтә дистәгә якын таләп урын алган:

- Без сайлауларның легитим булмавын белдерәбез.

- Демократия һәм гаделлекне, кеше хокукларын саклау өлкәсендә барлык оппозиция фиркаләрен, иҗтимагый оешмаларны берләшергә чакырабыз.

- Русия конституциясенә күрә, хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның халкы.

- Оппозиция партиясе Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуровның гадел һәм чиста сайлаулар уздыруны оештыра алмаганы өчен эшеннән азат ителүен сорый.

- 10 декабрьдә Казанда узган митингтан соң 100дән артык кешене тоткарлаган Казандагы хокук сакчыларын тәнкыйтьлибез.

Яше дә, карты да митингта

Чыгыш ясаучылар
Чыгыш ясаучылар
Чарада төрле катлам вәкилләрен очратырга мөмкин булды. Яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә сайлаулардагы гаделсезлекләргә карата үз ризасызлыкларын белдерде.

Кайберәүләр Ленин һәйкәле янына чыгып, халыкка үз фикерләрен белдерсә, кайберләре аларның сүзләрен җөпләп теләктәшлек күрсәтте.

Шуларның берсе, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Дамир Шакиров, мине монда барлык гаделсезлекләргә карата йөрәк әрнүе китерде, ди.

“Безнең кандидатларны урладылар”

"Хәзерге вакытта күпме завод-фабрикалар ябык, колхоз-совхозлар, авыллар бетте. Минем барлык боларга йөрәгем елый. Русиядә 40 миллион гектар җир буш ята, сукаланмый, урылмый-чәчелми. Мин монда барлык әлеге гаделсезлекләргә ризасызлык күрсәтү өчен килдем", ди ул.

Шакиров сайлауларның дөрес уздырылмавын сөйләде, без сайлаган кандидатларны урлау эше булды, дип белдерде. "Халык бердәм булса, без отар идек, барыбер. Әмма безнең халыкта бердәмлек юк", ди ул.

"Ә иң кызганычы – бездә халыкның 40%ы сайлауларга йөрми. Әгәр сайлауларга катнашу күбрәк булган булса, без – халык хакимияте бу сайлауларда откан булыр идек", дип өсти лаеклы ялдагы Казанлы Дамир Шакиров.

“Безне ялганга каршы чыгу берләштерә”

Митингка килгән икенче бер Казанлы, җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк та, "Татарстанда “Бердәм Русия” фиркасенең 78% тавыш алуы – ялганның ялганы", диде һәм халыкны сайлауларда бердәм булырга өндәде.

"Мин үзем беркайчан да коммунист булмадым, әмма бүгенге митингка таякка таянып булса да барыбер чыктым. Чөнки бөтен Русия буйлап гаделсезлек, ялган хөкем сөрә. Хәзер миллионлаган кеше “Бердәм Русия” фиркасенә үз каршылыгын күрсәтә. Ә алар имеш Татарстанда 78% тавыш җыя алган.

Бу бит ялган һәм бу ялганны халык күптән белә инде. Әмма аны фаш итү өчен халык никтер бердәмлек күрсәтә алмый.

Сәясәтче сәясәткә вакытында килеп, вакытында китә белергә тиеш. Халкына файда китерә икән, ул аны бер мөддәттә дә, ике мөддәттә дә эшли ала. Әгәр гел хакимияткә ыргыла торган сәясиләр була икән, алар комсыз кешеләр санала", ди ул.

Шарның да мәгънәсе бар
Шарның да мәгънәсе бар
Бүген монда коммунистлар белән бергә “Правое дело”, “Яблоко”, урыс милләтчеләре вәкилләре күренде. Безне монда берләштергән нәрсә – ялганга каршы чыгу, ди Казанлы, җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк.

Чираттагы ризасызлык митингы 24 декабрьгә билгеләнгән. Тик анысының Казанның кайсы мәйданында һәм сәгать ничәдә булачагы әлегә билгеле түгел. Әмма "бу митинг һичшиксез булачак, без үз сүзебезне әйтергә тиешбез", дип белдерде хокук яклаучы Игорь Веселов
XS
SM
MD
LG