Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә “Яблоко” фиркасе “Чуров исемлеге”н төзи


"Яблоко" фиркасенең язуы.
"Яблоко" фиркасенең язуы.
Русиядә “Яблоко” фиркасе “Чуров исемлеге” дип аталучы исемлекне төзергә җыена. Аңа Русия думасына тавыш биргәндә җитди хәрәмләшүләр булган сайлау бүлекләре җитәкчеләренең исемнәре кертеләчәк. Әлегә 89 фамилия теркәлгән.

4 декабрьдә Русиядә думага сайлаудан соң ил буйлап протест дулкыны күтәрелде. Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә сайлау нәтиҗәләре белән килешмәгәннәрнең чаралары узды. “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган иң зур чара 10 декабрьдә Русия башкаласында үтте. Анда, кайбер мәгълүматларга күрә, 150 мең кеше катнашкан. Шул ук көнне илдәге күп кенә төбәкләрдә дә митинглар үтте.

Чираттагы протест чарасы 24 декабрьдә булачак. Facebook социаль челтәр аша 30 меңнән артык кеше Мәскәүдәге чарада катнашачагын белдерде. Бу чараны оештыручылар кичә “Президент сайлауда Владимир Путин өчен бер генә тавыш та бирмәскә” дигән яңа шигарь тәкъдим ите.
XS
SM
MD
LG