Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур сәхнәсендә Мольер комедиясе куелды


“Плутни Скапена” комедиясеннән күренеш
“Плутни Скапена” комедиясеннән күренеш

16 декабрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрында данлыклы француз комедиографы Мольер әсәре буенча “Плутни Скапена” яки “Хәйләкәр уеннары” спектакленең премьерасы тәкъдим ителде.


Мольерның бу әсәрен бөтен дөньяга танылган сәхнәләрдә куялар, ә комедияләре урта гасыр классикасы буларак таныла. Оренбур татар театры сәхнәсендә Жан-Батист Мольерның әсәре – ул гади премьера гына түгел. 20 ел эшләү дәверендә бу – театрның чит ил классигының әсәрен куюда беренче тәҗрибә. Әле дә ниндие! “Плутни Скапена” ны сәхнәләштерү – Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаевның күптәнге хыялы була.

“Плутни Скапена” комедиясеннән күренеш
“Плутни Скапена” комедиясеннән күренеш
“Әлеге спектакль белән без үзебезне, актёрларны сынап карарга булдык. Безнең өчен бу җитди адым булуы белән бергә кызыклы эш тә булып чыкты”, диде Рөстәм Абдуллаев. Пьесаны татар теленә танылган драматург Фоат Садриев тәрҗемә иткән.

Мольерның фантазиягә, тапкырлыкка, үткен акыллылыкка, шаянлыкка, ачык образларга бай, хәзерге заманда да актуаль булып торган, әсәрләре туктаусыз дөньякүләм сәхнәләрдә уңыш белән уйнала һәм тамашачыларны таң калдыра.

“Плутни Скапена” спектакле беренче тапкыр 1670 елда куелган. Ул вакытта хәйләкәр ялчыны Мольер үзе уйнаган. Бүген инде танылган Оренбур артистлары белән бергә сәхнәгә беренче адым ясаучылар да чыга.

Спектакльдә уйнаучыларның күпчелеге яшь артистлар. Мәсәлән, Скапенны берничә ел элек театрга килгән Алмаз Мостафин башкара, чегән кызы Зербинеттаны Нәзия Дибаева уйный.

Быел гына Оренбур сәнгать институтын тәмамлап театрга килгән Нәзия Дибаева өчен бу әле икенче генә роль, җитмәсә татар телен дә шомартасы бар.

“Мольерны уйнау – берьяктан, зур уңыш булса, икенчедән – җаваплылык. Әле бит режиссёрның да ышанычын аклыйсы бар”, дип сөйләде яшь актриса.

Тамашачылар да дулкынлана. Гадәти булмаган тамашаны күрер өчен авыллардан да килгәннәр. Тамашачы Лина Әхмәмәтова:

“Без Беляевка районы Алабайтал авылыннан автобус белән килдек. Авыл халкы театр белән тыгыз элемтәдә тора: һәр премьераны карарга тырышабыз, еш кына театр артистлары да гастрольләр белән авылга килә”, диде.

Тамашачы чын күңелдән алкышлады, көлде. Димәк, спектакль уңышлы үтте: тамашачы Мольер әсәрен яхшы кабул итте, спектакльне тәнкыйтьчеләр дә югары бәяләде.
“Плутни Скапена” комедиясеннән күренеш
“Плутни Скапена” комедиясеннән күренеш
XS
SM
MD
LG