Accessibility links

Тәһран сәфәре турында Казан буталчык белдерүләр ясый


Татарстан һәм Иран вәкилләре меморандумга кул куя.
Татарстан һәм Иран вәкилләре меморандумга кул куя.

Узган атна ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Иранга барып, нефть табу өлкәсендә бер миллиард долларлык килешү төзеп кайтуы хәбәр ителгән иде. Тик хәзер “Татнефть” оешмасы да, Иранның нефть министрлыгы да мондый килешү төзелүне кире кага. Татарстан фәннәр академиясе бу өлкәдә хезмәттәшлек меморандумына гына кул куелды, очрашуда акча турында сүз бармады, дип белдерә. Иранга каршы халыкара санкцияләр кертелгән мәлдә Татарстан нефть ширкәтләренең бу ил белән хезмәттәшлек итүе урынлы булырмы дигән сораулар туа.


Якшәмбе көнне Татарстанның “Татнефть” оешмасы белән Иранның National Iranian Oil Company ширкәте арасында Фарсы култыгы буендагы Загы төбәгендә авыр нефть ятмаларын табу буенча килешү төзелүе хәбәр ителгән иде. Бу хакта Иран нефть министрлыгы мәгълүматына нигезләнеп Иран телевидениесе һәм Shana хәбәр сайты белдерде.

Иран белдерүен белдерә, ә Татарстан кире кага башлады

Әмма сишәмбедә, ягьни 20 декабрь көнне “Татнефть” ширкәте мондый килешү төзелү хәбәрен кире какты. Ширкәт үзенең интернет сайты аша “Татнефть” ширкәте бернинди килешүгә дә, контрактка да кул куймады һәм Иранда нефть-газ проектлары өлкәсендә үз өстенә бернинди дә йөкләмәләр алмады" дигән белдерү язып элде.

Татнефть” ширкәте матбугат үзәге рәисе Нурия Вәлиева да мондый килешү төзелмәвен тәгаенләде.

Исемнәрен әйтергә теләмәгән кайбер белгечләр: "Татарстан нефть ширкәте Иран белән кызыксынмый, чөнки Иранга каршы халыкара санкцияләр кертелгән. Мондый чикләүләр вакытында зур суммалы контрактларга кул куелса, Татарстан нефть ширкәтләре чыннан да халыкара банклардан зур зыян күрергә мөмкин", дип белдерә.

Сәүдә килешүе шыпырт кына хезмәттәшлек меморандумына әйләнде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иранда
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иранда
Тик ни генә булса да, чынбарлык чынбарлык булып кала. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур гына делегация узган атнада Иранга барды, анда ике республика арасында хезмәттәшлек меморандумына кул куелды.

Әлеге меморандум нигезендә Иран дәүләт нефть компаниясе белән “Татнефтехиминвест-холдинг” ширкәтләре Загы төбәгендә нефть ятмаларын эзләүдә хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта Татарстан президентының интернет сайты да хәбәр итте.

Тик мондый хезмәттәшлек алга таба ничек барыр икән дигән сорау күпләрне борчый. Интернет форумнарда бу хакта кызу бәхәсләр куерганнан-куера бара. Халыкара басым ясалган бер ил белән хезмәттәшлек килешүләре төзү алга таба Татарстанның үзен авыр хәлдә калдырмасмы дигән сораулар күтәрелә.

Әхмәт Мазһаров: "Бер миллиард долларлык килешү түгел"

Әлеге сорау һәм гомумән ике республика арасында кул куелган килешүне аңлатуын сорап "Азатлык" Татарстан фәннәр академиясе президенты, академик Әхмәт Мазһаровка мөрәҗәгать итте. Ул үзе дә Татарстан президентының Иран сәфәренә катнашкан кеше буларак бу темага ачыклык кертте.

"Әгәр “Татнефть” ширкәте андый протоколга кул куйган булса, зыян күрер иде. Хәзер “Татнефть”кә Иран белән килешүләр төзергә ярамый. Чөнки “Татнефть” халыкара банклардан кредитлар ала. Алганнары да бар, алга таба да алачак. Шуңа күрә Иранда “Татнефть” эшли алмый. Нәкь менә бу сәбәптән Иран белән меморандумга “Татнефтехиминвест-холдинг” оешмасы кул куйды. Аны иҗтимагый оешма дисәк тә була. Аннан соң әлеге оешма кул куйган меморандум бик кечкенә документ булып тора. Бу меморандумда Татарстанның Иранда авыр нефть тапканда фәнни ярдәме турында сүз бара. Акча турында сүз бармый. Кичә телевизордан бер миллиард долларлык килешү дип әйтелде. Бу дөрес түгел", диде Мазһаров.

“Меморандум үз эченә фәнни хезмәттәшлекне ала”

"Президент киңәшчесе Искәндәр Мөфлиханов әле Иранда калды. Ике республика арасындагы меморандумның тексты бик йомшак итеп язылачак. "Бу меморандумда нефть табу өлкәсендә фәнни ярдәм, киңәшләшү генә телгә алына", ди Мазһаров.

Бер ун көн чамасы элек АКШ нефтехимия тармагында яңа санкцияләр кертте. Хәзер эшләгән эшкә акчаны алу ике-өч мәртәбә күбрәк вакыт таләп итә. "Безнең акчалар Германия банклары аша йөри иде, бу юл хәзер ябылды. Без моңарчы яхшы эшли идек. Анда безнең лицензиялар, безнең технологияләр буенча 20ләп завод төзелергә тиеш иде. Хәзерге вакытта зыян күрәбез инде", ди ул.

"Андый зыян булгач, ни өчен Татарстан һаман да Иранга керергә, нефть өлкәсендә һаман да хезмәттәшлек итәргә тели?" дигән сорауга Мазһаров, "бу Татарстан нефть ширкәтләренең Иранга беренче мәртәбә генә аяк басуы түгел, без Иран белән 15 ел буе хезмәттәшлек итәбез", дип белдерде.

Аның сүзләренчә, әлеге хезмәттәшлек күбрәк фәнни-тикшеренү эшләреннән гыйбарәт. Ә Иранда якшәмбе көнне кул куелган меморандум, күбрәк дипломатик вакыйга булды. Әлеге документ буенча Татарстан беркемгә дә бер тиен дә акча бирми. "Бу килешүне фәнни хезмәттәшлек өлкәсендәге бер килешү дип бәяләргә була", дип белдерде Татарстан фәннәр академиясе президенты, академик Әхмәт Мазһаров.
XS
SM
MD
LG