Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жаңаөзендә тәртипсезлекләрне оештырган дип шикләнүчеләр тоткарланды


Казакъстанның Жаңаөзен шәһәрендә узган атна ахырында булган тәртипсезлекләрне оештырган дип шикләнелгән биш кеше тоткарланды. Бу хакта “Интерфакс”, Жанаозен шәһәре коменданты Аманжола Кабылов сүзләренә таянып, хәбәр итә.

Кабылов әйтүенчә, соңгы мәгълүматларга күрә, тәртипсезлекләр вакытында 14 кеше һәлак булган, 99 кеше яраланган.

Казакстанның Жетыбай шәһәрендә Жаңаөзен шәһәрендәге хакыйкатьне ачуны таләп итеп җыелган митингны хакимиятләр куып тараткан дигән хәбәрләр дә бар.

Элгәре Казакъстандагы оппозиция, тәртипсезлекләрнең сәбәпләрен тикшерергә теләгән җәмәгать төркемен, хакимиятләр белән алдан килешенүгә карамастан, Жаңаөзенгә кертмәгәннәрен хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG