Accessibility links

Татар сәнгатькәрләре арасында үз фикерен әйтүче бармы?


Юрий Шевчук халык алдында чыгыш ясый. Химки урманын яклау җыены, 22 август 2010 ел
Юрий Шевчук халык алдында чыгыш ясый. Химки урманын яклау җыены, 22 август 2010 ел

24 декабрьдә Русия шәһәрләрендә “Гадел сайлаулар өчен” шигаре астында урам җыены узачак. 4 декабрьдә узган сайлаулардан соң Русиядә канәгатьсезлек белдерүчеләр арта, аларга игътибар үзәгендә булган шәхесләр дә кушыла.


10 декабрьдә узган Мәскәү митингында сәнгать әһелләре, телевидение йолдызлары дә шактый иде. Араларында PR өчен чыгучылар да булгандыр, ләкин үз ватандашлык позициясен белдерүчеләр, гаделлек өчен көрәшүчеләр дә юк түгел.

Мәсәлән, рок-җырчы Юрий Шевчук һәрвакыт үз фикерен ачыктан-ачык әйтте, башкалар куркып торганда Путинның үзенә дә хаталарын атап, егетлеген күрсәтте.

Актерлар Олег Басилашвили, Лия Ахеджакова, Игорь Кваша да Путин хакимияте турында нәрсә уйлаганын әйтеп, халык арасында абруй казанды. Халык мәйданнарга агылганда, популяр урыс язучысы Борис Акунин да Париждан махсус Мәскәүгә кайтты.

Түрәләргә ышаныч калмаган заманда кешеләр бәйсез журналистлар, яраткан артистлар, язучылар фикерләренә күбрәк колак сала. Урыслар арасында андый абруйлы кешеләр бар, алар халыкка үз карашларын, фикерләрен җиткерә. Ә безнең татар язучылары, җырчылар, театр артистлары арасында үз фикерен әйтә алучылар бармы?

Зөлфәт Хәким, драматург, автор-башкаручы:

"Үз фикереңне белдерү -- зур әйбер. Мин, ирекле кеше буларак, Русия халкының кансыз, сугышсыз үз позициясен белдергәне өчен сөенәм генә. Халыкның ташкын булып бәрелешсез урамга агылуы -- факт.

Русия үзгәрешләр кичерәчәк, бу процесс башланды, ләкин мин бу вакыйгаларга татарча карарга мәҗбүрмен. Русиядә нинди генә үзгәрешләр булмасын, татарның хыялын тормышка ашырыр өчен киртәләр тудырып торачаклар. Татарга бу үзгәрешләр нәрсә бирер? Безне бөтенләй бетереп ташламаслармы дигән курку да бар.

Фикерләрен әйттеләр, ләкин узган урам җыенында милләтләрнең хәле турында берәр сүз булдымы? Чыгыш ясаучылырның сүзләренә колак салыгыз: милләтләрне саклау, үстерү турында кем әйтте?

Төрмәләрдәге мөселманнарны чыгарыгыз, аларга тимәгез дип, кем чыгыш ясады? Дагстанда чуалышлар турында берәрсе сөйләдеме? Мине, татар кешесен, киләчәктә Русиядә милли мәсьәләләрнең ничек хәл ителәчәге кызыксындыра.

Мәсәлән, “Россия для русских!” дип кычкырып йөрүчеләр сафында булган Навальныйга иярәсем килми. Ул чыгыш ясаган митингка бараммы инде? Әлбәттә, юк!

Тарихка күз салсаң, зур чуалышлар, инкыйлаблар Мәскәү белән Петербурда гына булды, Казанда халык артык зур активлык күрсәтмәде. 90 елларда без бәйсез дәүләт дип чыктык, ләкин әлеге вакытта безне исәпкә алучы да юк.

Казанда 10 декабрьдә урам җыенын рөхсәт итмәүләрен Путиннар каршында үзләренчә “перестраховка” ясаганнар дип уйлыйм. Митинг булмаса, җавап тоту уңайлырак бит. Аннары Казанда үз артыннан ияртә алучы, адекват фикерләүче лидерны күрсәтегез миңа? Алар бит юк.

Бер идея белән янучы кеше юк анда, 15 “дольщик” килсә, 20 кеше татар мәгарифе өчен дип шигар күтәрсә, өченчесе “Татарстанда урыс теле кысыла” дип барып басачак. Шәхсән үзем мэрны, президентны халык үзе сайларга тиеш дигән шигар белән уздырылган урам җыенына чыгар идем, чөнки минем бу хокукымны урладылар.

Әйе, урыс сәнгатькәрләре арасында үз позициясен белдерүчеләр бар, батыр кешеләр. Бездә андый шәхесләр күп түгел. Әдәбиятчылар Язучылар берлегенә карап тора, аның җитәкчесе күзләре мәдәният министрына төбәлгән, анысы премьер-министр ни дияр дип уйлый, премьер президентка ымлый, ә илбашы Мәскәүгә карый...

Ничек иҗат кешесе үз фикерен әйтсен инде?! Мескен, фәкыйрь бит ул. Мин әйтә алам: шөкер, кодалыктан, әшнәлектән азатмын. Ләкин редакциядә эшләгән кеше шул бер хезмәт хакына бәйле бит. Ә үз фикерен әйткән кешене кысу ысуллары бик күп.

Ныклы рух белән дә ерак китеп булмый. Артында олигарх, социаль “крыша”сы булмаса, урыслар арасында батырлар күп булмас иде. Журналист та нормаль аналитик тикшеренү алып барырга курыкмасын өчен яклаучысы, бер көч булырга тиеш".

Зиннур, җырчы:

"Халыкның урамга чыгуын, үз фикерен белдерүен уңай бәялим. Кешеләрнең барнәрсәне дә йотып баруы дөрес түгел. Де-факто демократия, сүз иреге бар икән, кеше үз фикерен әйтергә курыкмаска тиеш, бу нормаль күренеш.

Чит илдә шулай бит. Эш хаклары белән канәгать түгел икән, урамга чыгалар, профсоюзлар кеше хокукларын шундук яклый башлый.

Безнең үз фикеребезне әйтергә хокукыбыз бар. Үз илебездә яшибез, үзебезне шушы дәүләтнең ватандашы итеп саныйбыз, димәк, аның бүгенгесенә, киләчәгенә битараф булырга тиеш түгелбез.

Мәсәлән, мин илнең алга китүен, гаделлек белән эш итүләрен телим икән, “Бу – минем дәүләт яисә шәһәр” дип, чын хуҗаларча үз сүземне әйтергә хаклымын. Һәр кеше яшәешнең яхшы якка үзгәрүе өчен көчен салырга тиеш. Мин уңай карыйм, ләкин тәртип сакланырга тиеш. Кибетләр җимерү, Мисырдагы кебек университетлар, китапханәләр яндыру эш түгел.

Казандагы митинг рөхсәт ителмәгән булса да, анда теләгән кеше килде. Чыкмаган икән, димәк, әйтер сүзе юк. Урыс җырчылары, йолдызлары митингларга чыга икән, алар ни беләндер канәгать түгел. Мин үзем “Аллага шөкер” дип яшим, кычытмаган җирне кашып йөрү миңа килешми, минем өчен барысы да тәртип дип саныйм.

Сәяси система белән канәгать түгелмен дип әйтүдән берәр нәрсә үзгәрәме? Канәгатьсезлек белдергәндә тәкъдим итәргә кирәк. Кызганычка каршы, башка альтернатив юлны тәкъдим итә алмыйм".

Равил Шәрәфиев, Камал театры артисты:

"Мин басымга каршы кеше, ә Русиядә халык куркытыла, көчле басым астында яши. Гаделлек юк бит. Соңгы сайлауларны карасак та, авылларда “Бердәм Русия” өчен 100% тавыш бирелде дип, матур итеп сызып куялар. Адәм көлкесе!

Халык бер түзәр, ике түзәр, аннары сабырлыгы бетә башлый. Кешеләр арасында сарык булырга теләмәүчеләр бар, менә алар үз фикерләрен әйтә. Әгәр дә Русия хакимиятендә илнең таркалмавын теләгән кешеләр утыра икән, ул хокуклары тапталган халыкның фикеренә колак салырга, сәяси системага үзгәрешләр кертергә тиеш. Әгәр бу юк икән, Путинны да, Медведевне да Мөәммәр Каддафи язмышы көтә. Халыкны озак алдап булмый.

Илдә үзгәрешләр булачак, мин аны күптән көттем. Җәмгыятьне алдадылар, куркыттылар, таладылар, ыштансыз калдырдылар, хәзер җимешләрен күрә башлаячаклар.

Безне, артык сүз сөйләмә, килешмәгәнне ычкындырма, башка кешедән өстен булма, шөкер итеп яшә дип тәрбияләделәр. Куркып үстек, куркып яшәдек. Бездә хакимият кешеләреннән курку бар, бу коллык психологиясе күренеше.

Халыкның чыгасы килә икән, чыксыннар, ник халыкны куркытырга, зинданнарга ябарга? Безнең зыялылар арасында да үз фикерен ярып салып әйтүче күпме генә калды соң? Күбесе куркак, калган өлеше “стукачлар”. Ирекле кеше юк, аптыраш: сөйләшер, аралашыр кеше калмады. Сөйләшсәң дә ачылып бетмиләр, уйлаганын әйтмиләр.

Мәскәүдәге хәлләрне яхшы беләбез, ә Татарстан матбугат чаралары үзебездә булган хәлләр турында мәгълүмат җиткерми. Журналистлар да үз эшен намус белән башкармый: нәрсә әйтәләр -- шуны эшлиләр.

Илсөя Бәдретдинова, җырчы:

"Стабильлек бар иде, тагын җимерелер дип куркам. Инкыйлабтан соң беркайчан да яхшылык килмәгән, халык һәрвакыт корбан булып калган, бу юлы да шулай булыр дип уйлыйм.

Әлбәттә, мин сәяси система белән риза түгел. Түрәләр хакимияте үзгәреш кичерергә тиеш, ләкин бу урам җыены рәвешендә эшләнергә тиешлегенә шикләнәм. Башка тагын нинди юллар белән моңа ирешеп булганын әйтә алмыйм, белсәм, мин депутат булып утырыр идем.

Мәскәүдә башка халык, казанлылар белән чагыштырып булмый. Аларның башка ихтыяҗлары, безнең тормыштан ерак тора, татарларга нәрсә кирәклеген белмиләр дә, аңларга да теләмиләр. Безнең проблемнарны белми. Алар “Эш хакым 6 мең доллар иде, ник 5 мең доллар түли башладыгыз?” дип баш күтәрергә мөмкин. Алар татар үз телендә белем аламы, юкмы икәненә төкереп бирә.

Казанда узган урам җыенына килгәннәренең саны меңгә дә җитмәде, миллион ярым халык яшәгән шәһәр өчен көлкеле сан. Килүчеләрнең дә күбесе кызык эзләп килүче яшьләр, алар сәясәтнең, аның артында кем торганын аңламый.

Тулаем алганда, халык канәгать дип уйлыйм, безнең халык сак булырга өйрәнде, ул урам җыенына чыгаргамы-юкмы дип, кат-кат уйлаячак. Шуңа күрә Казанда зур күтәрелеш булыр дип уйламыйм.

Татар үз-үзен кайгыртырга тиеш. 20 ел элек Казанда бер татар мәктәбе дә юк иде, бүген улыбызны кайсы татар мәктәбенә бирик икән дип сайлап утырабыз, өчесе дә якын, өчесе дә уңайлы. Ә күрше чеп-чи татар баласын урыс мәктәбендә укыта, “татарчаны болай да белә бит ул” ди. Менә шуларга ачу килә: булганны да куллана белмибез!

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Камал театры артисты:

"Чуан чыкса, аны дәваласаң, беразга туктатып торып була, ләкин аны дәваламыйсың икән, тулышып шартлый. Бу да шулай, үзгәрешләр булмый, хаталар төзәтелми икән, халык аның чараларын үзе күрә башлый.

Халыкны ишетмиләр, кешеләр югарыдагыларга үз авазын ишеттерергә тели. Бүгенге вазгыять 90 еллардан да катырак булырга мөмкин. Үзгәрешләр булачак, бусы котылгысыз, ләкин аларның канкоешсыз булуын теләр идем.

Халыкны тыеп булмый, хәзер иреклек заманы, сайлаулардагы хәрәмләшүләрне дә яшерә алмыйлар, халык интернетта утыра. Телевидениегә ышаныч юк, алар без ишетергә теләмәгән мәгълүмат җиткерә, сөзеп алып кына сөйли. Фикерли белгән кеше үзенә кирәкле мәгълүматны интернетта таба.

Кеше көрәш өчен туган, үзенең тормышын яхшы якка үзгәртергә теләсә, хәрәкәтләнергә тиеш. Тормышлар яхшырсын өчен, хөкүмәттә үзгәрешләр булырга тиешлеген әйтергә тиешбез, диалог булсын иде. Дәүләттә халык һәм хакимияттәгеләр аралашып яшәргә тиеш. Митингларны яратмыйм, боларында бигрәк тә урыс милләтчеләре чыгыш ясаганга күңелем кайтты".
XS
SM
MD
LG