Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер Казанда ике митинг кайнармы?


Ирек мәйданында узган каршылык чарасы. 10 декабрь 2011 ел
Ирек мәйданында узган каршылык чарасы. 10 декабрь 2011 ел

24 декабрьгә билгеләнгән Русиякүләм ризасызлык митингы Казанда ике урында узарга мөмкин.


24 декабрь көнне Дума сайлаулары нәтиҗәләренә ризасызлык митингы уздыру өчен ике оештыру төркеме Казанның ике аерым урынында рөхсәт алган. Бу урыннарның берсе Меңъеллык мәйданы булса, икенчесе исә “Казан” милли-мәдәни үзәге каршысындагы мәйдан.

Дума сайлаулары нәтиҗәләренә ризасызлык күрсәтү максатыннан оештырылган митингларның беренчесе Казанда 10 декабрьдә үткән иде. Әмма бу көнге митингны хакимият канунсыз дип бәяләп, Ирек мәйданында үткән чарадан соң анда катнашучы 100дән артык кешене полиция тоткарлаган иде.

Шушындый хәлләр 24 декабрьдәге ризасызлык митингында да килеп чыкмасын өчен, бу митингларны оештыручылар алдан ук Казан шәһәре җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Ирек мәйданында урам җыены уздыру өчен рөхсәт сорады. Әмма бу көнне Ирек мәйданында чара уздыру өчен “Бердәм Русия” фиркасенең дә мөрәҗәгать иткәне ачыкланды.

24 декабрьдә Казанның ике урынында митинг узачак

Ризасызлык митингы уздырырга теләүчеләргә “Казан” милли-мәдәни үзәге каршысындагы мәйдан тәкъдим ителде. Тик шушы көннәрдә мондый ризасызлык митингы уздыру өчен икенче бер төркемнең дә мөрәҗәгать иткән булуы ачыкланды.

Бу төркемгә дә Казанда шул ук көнне митинг уздырырга рөхсәт бирелүе билгеле булды. Әмма монысына Меңъеллык мәйданы тәкъдим ителгән булуы ачыкланды.

Шулай итеп, 24 декабрь көнне Казанның ике мәйданында – “Казан” милли-мәдәният үзәге каршысында һәм Меңъеллык мәйданында сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык күрсәтү планлаштырыла.

“Рөхсәтле митинглар булырга тиеш”

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, ниһаять, каршылык чараларына карата үз фикерен белдерде. Чәршәмбе көнне ул республиканың мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлар белән очрашып, 2011 елга нәтиҗә ясады һәм каләм ияләренең сорауларына җавап бирде.

Әлеге очрашуда ул митингларга уңай каравын, ләкин рөхсәт алынмаган митингларга каршы булуын белдерде. Аның фикеренчә, әгәр дә кемнең дә булса әйтер сүзе бар икән, ул аны әйтергә тиеш. Ә инде хакимияткә килгәндә, хакимият мондыйлар белән диалог урнаштырырга тиеш, дип белдерде ул.

Кайсы мәйдан уңайлы?

24есендә Казанда үтәчәк әлеге ике митингны оештыручыларга килгәндә исә, Меңъеллык мәйданындагысына хокук яклаучылар Игорь Веселов, Айрат Җәмилов һәм Артур Гыйбадуллиннан торган оештыру төркеме рөхсәт алган.

Ә “Казан” милли-мәдәни үзәге каршысындагы мәйданда митинг уздырырга исә Илья Карев, Алексей Топоров, Николай Коновалов теләк белдергән. Шулай ук бу төркемгә дә шәһәр хакимиятеннән рөхсәт бирелгән.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге ике төркем хәзер үзләренә теләктәшлек күрсәтүләрен сорап, “ВКонтакте” интернет-сайты аша кешеләр җыя. Мәгълүматларга караганда, бу төркемнәрнең беренчесенә – 2 мең кеше, икенчесенә исә 2 мең ярым кеше үз хуплавын белдергән.

Беренче төркемнең активисты Игорь Веселов сүзләренә караганда, Меңъеллык мәйданы митинг уздыру өчен кулайрак санала. Чөнки анда теләсә кайсы транспорт чарасы белән барып җитәргә була. Һәм үтеп китүчеләр дә аларны күрә алачак.

Икенче төркемнең активисты Алексей Топоров исә Меңъеллык мәйданының бернинди өстенлеген дә күрми. Киресенчә, ул мәйдан бик тавышлы, җилле һәм уңайсыз. Ә менә “Казан” милли-мәдәни үзәге янында ышык һәм уңайлы урын, дип белдерә ул. Моннан тыш “Казан” милли-мәдәни үзәге янында 24сендә митинг булачагын күпләр алдан ук белә, дип өсти ул.

Тик барлык боларга карамастан, ике төркем дә үзара килешеп, бер урында гына митинг уздыру фикерен дә кире какмый.

“Аерым митинглар уздырудан зыян юк”

Ризасызлык чарасын ике җирдә үткәрергә теләү, әлбәттә, хакимиятне дә канәгатьләндерә. Политолог Сергей Сергеев сүзләренчә, мондый бүленү 10 декабрьдә Мәскәүдәге митинг алдыннан да күзәтелгән. Әмма Казанда ике урында да митинг була кала икән, моны трагедия итеп кабул итмәскә кирәк. Хакимият оппозицияне икегә бүләргә тели. Әгәр бу бүленү булмаса, сәер булыр иде, дип өсти ул.

Шулай итеп, моңарчы көне билгеле, әмма урыны билгеле булмаган митингка шәһәр җитәкчелеге рөхсәт бирде. Әмма хәзер инде бу ризасызлык митингы икегә бүленгән рәвештә узарга мөмкин. Шулай да аларның ике көн эчендә бер чарага әйләнеп кую ихтималы да бар.
XS
SM
MD
LG