Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә протест чарасында резолюция кабул ителде


Мәскәүдә Сахаров урамында каршылык чарасында катнашучылар
Мәскәүдә Сахаров урамында каршылык чарасында катнашучылар
Мәскәүдә Сахаров урамына җыелган халык парламентка сайлауны яңадан үткәрү һәм Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Владимир Чуровны эшеннән алу таләбе белән резолюция кабул итте.

Документка оппозициядәге фиркаләрне теркәү һәм сәяси тоткыннарны азат итәргә дигән таләп тә язылган. Чыгыш ясаучылар белдерүенчә, бу таләпләр 10 декабрь көнне булган каршылык чарасында да куелган, әмма хакимиятләр аны үтәмәгән.

Мәскәүдә, Русия Дәүләт думасына сайлауда алдашуларга протест белдереп, оештыручылар әйтүенчә, Сахаров урамына 120 меңләп кеше җыелган.

Митингта чыгыш ясаучылар арасында язучылар Борис Акунин, Дмитрий Быков, сәясәтчеләр Борис Немцов, Гарри Каспаров, Владимир Рыжков, Григорий Явлинский, Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин, блогер Алексей Навальный да бар иде.
XS
SM
MD
LG