Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәнфәгать һәм демократия


24 декабрь көнне Казанда үткән урам җыенында татар телендә бердәнбер шигарне урыс активисты Владимир Беляев күтәреп чыкты
24 декабрь көнне Казанда үткән урам җыенында татар телендә бердәнбер шигарне урыс активисты Владимир Беляев күтәреп чыкты

Хуш, сайлаулар үтте. “Бердәм Русия” бу юлы думада азрак урын алды. Ләкин “единорослар” өчен бу әллә ни зур югалту түгел, чөнки милли проблема, кораллану һәм башка принципиаль мәсьәләләрдә бөтен депутатлар да бертөрле җырлаячак.

Хәзер урам җыеннарында төрле көчләр сайлау нәтиҗәләрен яңадан карарга чакыра. Ләкин милли мәсьәләләр чишелгәнме, юкмы икәнен ачыкларга теләүчеләр түгел бу. Әле генә бу теманы Башкортстаннан Марат Колшәрипов күтәреп чыкты һәм аның фикерләре белән өлешчә килешергә була. Бигрәк тә, республикаларга үз мәнфәгатьләрен бергәләп якларга кирәк дигән тезис белән. Сүз милли мәнфәгатьләр турында бара. Ләкин моның өчен әле аларның теләге булырга тиеш. Ә менә монысы юк инде. Үзәкнең һәр кушканын “ләббәйкә”, “баш өсте” дип кенә күтәреп алу – милләтнең мәнфәгатьләрен аяк астына салып таптау бара.

Монда бер “ләкин” бар: милли сәясәт демократия белән бәйле. Әлбәттә, урыс демократиясе түгел, чөнки ул үле туган бала белән бер. Ник дисәң, әле без Русиядә аның исемен генә чыгарып карадык, баксаң ул инде күптән карачкыга әйләндерелгән икән. Советлар вакытында ук социалистик илләр - демократик илләр дип аталды бит, ләкин без аңардан баш тарттык. Чөнки ул вакытта ук демократия идеясен пычраткан идек. Ничекме? Безнең генсеклар, министрлар һәм башкалар, патшалар кебек үз постларыннан үлмичә китмәделәр. Ул вакытларда компартия башында торучылар даими рәвештә партия программасын һәм уставын боздылар, кадрлар алмашыну, яңартылу принцибыннан баш тарттылар. Ә алмаштырырга кирәк булган очракларда моны горкомнар, обкомнар һәм югарырак кабинетларда гына башкардылар. Ә demos, ягъни халык, аларга ышанып, тырышып-тырышып коммунизм төзеде. Дөрес, соңрак коммунизм өчен әзерләнгән матди-техник байлык юкка чыгарылды. Хәзер дә шул традиция дәвам итә, хәтта, шул ук коммунистлар фиркасендә дә.

Ә бармы ул – чын демократия? Әллә ул безнең хыялларда гынамы? Ләкин милли мәсьәләләрне хәл итү өчен башка юллар ябыктыр, ахры. Әлеге сайлау нәтиҗәләре шуны күрсәтә: Русия думасына үткән бер партия дә үз өстенә милли мәсьәләләр чишүне алмый дип әйтергә була. Һәм шулай ук тамырдан башланган демократик үзгәрешләр кертергә теләүче дә юк.

Аларның бар белгәне – икътисад, социаль проблемалар, сәясәт, кораллану, коррупциягә каршы көрәшү, террорны бетерү, модернизация. Болар бар да кирәк, әлбәттә, ләкин монда да уңышлар юкка тигез. Һәрберсе ниндидер вәгъдәләр бирә, болай итәргә кирәк, тегеләй, дип акыл өйрәтә, без моны төзәтәчәкбез, дип күкрәк кага. Соң нигә дистә еллар буе власть башында утырып та, бу эшләрне эшләмәдегез, төзәтмәдегез дип сорыйсы килә. Ләкин файдасыз, бу сорауга җавап булмаячак, аны ишетмәячәкләр дә.

Бу галәмәтләрнең сәбәбе – Русия халкының наданлыгы, гражданлык позициясе булмавы, сәяси беркатлылыгы, ә милли проблемнарга кагылганда – милли рухның, горурлыкның булмавы, миләтнең язмышына карата тулысынча битарафлык. Кызганычка каршы, бу юлда без агым уңаена гына йөзәбез, агымга каршы барырлык көчебез юк.

Ләкин котылуга юл бар дип әйтәсе килә. Ул да булса – тагын шул демократия, ягъни, халык хакимияте. Русиядә демократия кертергә теләгән берәр партия бармы? Без азмы-күпме программаларын белгән партияләргә демократия кирәкми. Чөнки ул вакытта, Алла сакласын, аларны себереп атарга да күп сорамаслар. Ләкин без “Яблоко” белән таныш түгел. Чөнки ул һәрвакыт тибелеп кенә йөри, тавышы чыкмый, аның ниләр майтарырга тырышканын халык белми. Икенчедән, исеме дә җитди түгел, менә шундый җимеш инде ул. Ә хакимият һәм аларга куштанланып, ялагайланып, алар кушканны күрсәтеп һәм язып кына кесә калынайткан мәгълүмат даирәләре ул партияне күптән тизәккә буяды, көлкегә калдырды. “Яблоко”га халык белән эшләргә кирәк. Турыдан-турымы, интернет ашамы – төрлечә. Гомуми традицияне бозып, кадрларны алмаштырырга, Явлинский урынына яңа, абруйлы кеше сайларга.

Илдә чын демократия булса, милләтләр бу карчыга тырнагыннан котылачак. Әле император Александр III әйткән, Русиядә демократия кертү белән үк, ул “актарыла” башлаячак, дигән. 1917 һәм 1991 елларда ярты Русия таралды да бит инде.

Русия халкы уяна башлады, безгә дә вакыттыр, туганнар!

Илдус Хуҗин
Красноуфимски шәһәре
XS
SM
MD
LG