Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Миронов президентлыкка намзәт булып теркәлде


Сергей Миронов
Сергей Миронов
Русия үзәк сайлау комиссиясе “Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе Сергей Мироновны Русия президенты вазифасына намзәт итеп теркәде.

Аңа кадәр намзәт буларак “Бердәм Русия” фиркасе тәкъдим иткән премьер-министр Владимир Путин теркәлгән иде.

КПРФ һәм ЛДПР җитәкчеләре Геннадий Зюганов белән Владимир Жириновский да, шулай ук “Яблоко” фиркасен оештыручыларның берсе Григорий Явлинский да Үзәк сайлау комиссиясенә намзәт булып теркәлү өчен зарур документларны тапшырды.

Партия намзәтләреннән тыш бу сайлауда үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнашырга тели. Шуларның берсе эшмәкәр Михаил Прохоров.
XS
SM
MD
LG