Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: “Киләсе елда сәяси активлык көчәер”


Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламентның матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Макуева
Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламентның матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Макуева

Дүшәмбедә Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып елга йомгак ясады. Парламент башлыгы депутатлар башкарган эшләргә нәтиҗә биреп, илдәге сәяси вәзгыять һәм 2012 елга карата үз фикерләрен белдерде.


Узган чакырылышлар белән чагыштырганда Татарстан парламентының 60%ы үзгәрде һәм яшь буенча да яшәрә төште, дип сүзен башлады Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын. Ел дәвамында парламент 10 утырыш үткәрде һәм 29 декабрь көнне быелның соңгы утырышын үткәрәчәкбез дип дәвам итте ул.

Аның сүзләренә караганда, парламентарийлар ел дәвамында 112 канун һәм 474 карар кабул иткән.

Татарстан парламенты эшчәнлеге белән ерак һәм якын чит ил вәкиллекләре дә якыннан кызыксынган. Әйтик Төркия, Чехия, Иран, Кыргызстан, Согуд Гарәбстаны, Германия вәкиллекләре, АКШның дәүләт сәркатибе ярдәмчесе Майкл Познер, Европа шурасы парламент мәҗлесе рәисе Җәүлет Чавушоглу кебек танылган шәхесләр килеп киткән.

Кем кемнән үрнәк алыр?

Фәрит Мөхәммәтшин кыскача шушы эшчәнлекләр белән таныштыргач журналистларның сорауларына да җавап бирде. Каләм ияләренең сораулары исә төрле юнәлештә булды. Әйтик “Татарстан” дәүләт радиосы баш редакторы Рәзин Нуруллин парламент рәисенә Татарстанның сайлау кануны белән Русия сайлау канунын чагыштырып, Русия президенты Медведевның юлламасыннан чыгып, киләчәктә Татарстан кайсы юлны сайлар икән, Русия бездән үрнәк алырмы, без Русиядәнме яисә өченче бер юлны сайларга кирәк булырмы, дигән сорау бирде.

Журналистның әлеге соравына җавап итеп Мөхәммәтшин, Русия дәүләт думасына сайлаулар партия исемлекләре нигезендә генә үтте. Без моңа карап үз кануннарыбызны үзгәртмәдек. Бездә депутатларның яртысы партия исемлеге белән сайлана, ә яртысы бер мандатлы округлардан сайлана, дигән фикердә бүген дә калдык. Русия безнең бу фикер белән уртаклаша дип уйлыйм, диде ул.

“Партия исемлегеннән сайлану халыктан ерагайта”

Мөхәммәтшин фикеренчә, партия исемлегеннән сайланган депутатлар ничектер халыктан ерагая. Ә үзе сайланган округтан сайланучы депутат, үзен җаваплы итеп тоя, халык белән очраша, халыкның фикерен җыя. Булган мәгълүматын җиткерә. Нәкъ менә шушындый юл, минем уйлавымча иң дөресе. Бер мандатлы округтан сайланган депутатлар хезмәтчәнрәк, файдалырак эшли. Русия дә шушы фикергә килде. Һәм җиденче Дума сайлаулары безнең система буенча көйләнер дип уйлыйм, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан журналистлары
Татарстан журналистлары
"Ватаным Татарстан" газеты журналисты Риман Гыйлемханов парламент рәисенең әйткән сүзләрен искә төшереп, фикер төрлелеген халыкка җиткерү мөһим һәм депутатларны халык үзе сайлап алырга тиеш, дип әйттегез, ә хакимият үзе моңа әзерме икән, дигән сорауга Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр җирлегендә халык сәяси яктан актив, сайлап алыр, әмма моның өстендә җирле үзидарә органнары белән бергәләп эшләргә кирәк, халык белән эшләп безгә шушы яңалыкны аңлатырга кирәк, халкыбызның үзенең җаваплылыгы арта бара, дип җаваплады.

Твиттер фикерләре Дәүләт шурасына үтеп керә

Дәүләт шурасы рәисе үз чыгышында Твиттердан еш файдалануын да белдерде. Декабрь башында мин Твиттер аша үзем элемтәдә торган кешеләргә 2012 елда Татарстан парламентының эшчәнлеге өчен үз тәкъдимнәрен кертүләрен сорадым, бу бик зур кызыксыну китереп чыгарды, диде ул. Бик күп кенә абсурд тәкъдимнәр булса да, күп кенә кызыклы тәкъдимнәр дә бар иде һәм без ул тәкъдимнәрне 2012 елда парламент утырышларында тикшерергә җыенабыз, дип белдерде ул.

Киләсе ел дигәннән, Фәрит Мөхәммәтшин 2012 елның сәяси яктан актив ел булачагын да бәян итте. Әмма бу сәяси активлыкны 1990-нчы еллар белән чагыштыра алмас идем, чөнки ул еллар артта калды инде, хәзер хакимият халыкка якынлашырга тырыша, дип тә өстәде парламент җитәкчесе.
XS
SM
MD
LG