Accessibility links

Омскида иҗтимагый оешмаларга дәүләт ярдәме бар


Фестивальдә катнашучылар
Фестивальдә катнашучылар

Мәгълүм ки, Русиядә милли һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге дәүләт бюджетыннан финансланмый. Оешма җитәкчелеге дә, вәкилләре дә эшләрен иҗтимагый рәвештә, хезмәт хакы алмыйча гына алып баралар.


Дөрес, соңгы елларны хөкүмәт иҗтимагый оешмаларга грантлар һәм субсидияләр аркылы берникадәр күләмдә ярдәм күрсәтә. Оешма агымдагы елда башкарырга ниятләгән чара проекты белән субсидияләр бәйгесендә катнаша ала. Проектларны тикшерүче комиссия чараны әһәмиятле һәм кирәкле дип тапса, аны тормышка ашыру өчен бюджеттан билгеле бер күләмдә акча, ягъни субсидия бирергә карар чыгара.

Субсидияләр бәйгеләре

Омскида да субсидия бәйгеләре оештырыла. Бәйгеләрне өлкә һәм шәһәр хакимиятләре аерым рәвештә үткәрәләр. Оешмалар проектлары белән бәйгеләрнең икесендә дә катнаша ала. Тәкъдим ителгән һәрбер проект та уңышка ирешми. Быел, мәсәлән, апрель аенда шәһәр хакимияте оештырган субсидияләр бәйгесенә 314 проект тәкъдим ителгән иде, аларның 180-енә генә субсидия бирелде.
“Сәйлән” төркеме
“Сәйлән” төркеме

Субсидия бәйгеләрендә татар оешмалары катнашлыгы

Омски шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте дә бу бәйгедә “Иртыш буе балалары һәм яшьләре үз мәдәниятләрендә” дигән проект белән катнашып, уңышка иреште. Мохтарияткә субсидия буенча 150 мең сум бирелде. Бу акча балалар Сабантуе оештыру, “Өмет” төркеме балаларына милли киемнәр тегү һәм баян алу өчен тотылды.

Мохтарият ел ахырында өлкә хакимите оештырган бәйгедә дә катнашты. “Өлкәдә нәшер ителүче “Татар дөньясы” газетасына ярдәм күрсәтү” проекты комиссия тарафыннан кирәкле дип табылды һәм аны тормышка ашыру өчен мохтарияткә 100 мең сум бирелде. Бу акча редакциянең техник җиһазларын яңарту һәм компьютерга яңа программалар алу өчен тотылды.
Шаян бәйге
Шаян бәйге

Бәйгеләрдә авыл-район коллективлары да катнаша

Өлкә хакимияте оештырган субсидияләр бәйгесендә авыл һәм район оешмалары да катнаша. Уңышка ирешүчеләр арасында Большеречье районының “Мәдәният” исемле алман милли-мәдәни мохтарияте дә бар. Бу оешмага “Без бердәм чакта” дип исемләнгән милли мәдәниятләр фестивале үткәрү өчен 100 мең сум бирелде.

Проект авторы, чараның төп оештыручысы Алман милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Марина Зелицская: “Милли мәдәниятләр фестивале безнең районда беренче мәртәбә үткәрелә. Төрле милләт вәкилләре биредә үз халыкларының мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтә ала”, ди.

Большеречье алманнарына субсидия бирелде

24 декабрьдә Большеречье район мәдәният йортында әлеге фестиваль узды. Оештыру эшләрендә Алман милли-мәдәни мохтарияте вәкилләреннән тыш, район җитәкчелеге һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Милли оешмалардан анда рус, татар, казакъ, украин, латыш, алман һәм кайбер башка халыклар оешмалары булды.
Марина Зелицкаяга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хаты тапшырыла
Марина Зелицкаяга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт хаты тапшырыла

Фестиваль узу рәвеше

Фестиваль мәдәният йорты фойесында оештырылган милли оешмалар күргәзмәләре белән танышудан башланып китте. Милли коллективлар, үз почмакларын булдырып, тамаша кылучыларны үз халыкларының мәдәнияте, йорт кирәк-яраклары, милли ризыклары, киемнәре, җыр-биюләре һәм кайбер уеннары белән таныштырдылар.

Олыкүл авылыннан килгән казакъ кардәшләребез Рәхимә һәм Ермек Джуматаевлар үз почмакларын казакъ тирмәсе рәвешендә бизәгән иделәр. Өстәлдә милли ризыклар да мулдан булды.
Казакъ оешмасы почмагы
Казакъ оешмасы почмагы

Фестивальдә катнашкан татар коллективлары актив булдылар

Татар мәдәниятен анда Үләнкүл авылының “Наза” ансамбле һәм “Сәйлән” балалар төркеме күрсәтте. “Сәйлән” төркеменә кушылып җырлаучылар да булды.

Татар оешмалары почмагында Үләнкүл мәктәп музееннан алып килгән борынгы кием-салымнар, йорт кирәк-яраклары куелган күргәзмә эшләде. Өстәлдә чәк-чәк, бәлеш, коймак кебек милли ризыклар куелган иде. Алардан авыз итү мөмкинлеге дә булды.

Үләнкүл сәнгатькәрләре Сабантуй бәйрәменең бер ярышын – авызга йомырка салган кашык кабып йөгерү бәйгесе оештырдылар. Ярышта балалар белән бергә өлкәннәр дә катнашты.

Аннары фестиваль мәдәният йорты сәхнәсендә милли коллективларның чыгышлары белән дәвам итте. Сәхнәдә төрле халыкларның җырлары, биюләре күрсәтелде. Ахырда фестивальдә катнашкан коллективларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
“Ләйсән” төркеме чыгышы
“Ләйсән” төркеме чыгышы

Фестивальгә карата фикерләр

Соңыннан кайбер оештыручыларның һәм катнашучыларның узган чарага карата булган фикерләре белән танышу мөмкинлеге дә булды.

Маһирә Шәмсетдинова
Маһирә Шәмсетдинова
Үләнкүл мәктәп музее мөдире, күптән түгел Район татар мәдәният үзәге рәисе булып эшли башлаган Зәлифә Рахмангулова фестиваль уңышлы узды дип саный.

Большеречье җирлеге хакимияте башлыгы Маһирә Шәмсетдинова: “Төрле илләрдә милләтара киеренкелек арткан вакытта Омски төбәгендә милләтара дуслык мөнәсәбәтләрен саклап калуда мондый чараның әһәмияте зур”, ди.
XS
SM
MD
LG