Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Татарстан вәкиллеген тәкъдим иттеләр


Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Түгәрәк өстәл сөйләшүе

Башкортстанда Татарстан вәкиллеген тәкъдим итү чарасы узды. Чарада ике дистәгә якын татар зыялылары катнашты. Алар башлыча фән, мәдәният, сәнгать әһелләреннән гыйбарәт иде.


Вәкиллек республиканың сәнәгать министрлыгы утырган бик матур бинада урнашкан. Вәкиллек җитәкчесе Альберт Максютов башта эш юнәлешләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, эшчәнлек сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-һуманитар юнәлештә барачак. Вәкиллектә ике хезмәткәр, шуңа өстәп дүрт кеше хезмәттәшлек итә.

Альберт Максютов
Альберт Максютов
Вәкиллек эшчәнлеге белән танышканнан соң милли проблемалар турында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Башкортстан татар телле язучылары берлеге җитәкчесе, профессор Рәиф Әмиров сүзләренә караганда, алдагы елда Башкортстандагы татар әдәбияты турында фәнни-гамәли конференция уздырырга кирәк. Шулай ук республика татарлары энциклопедиясен эшләргә вакыт.

Башкортстан педагогия университетының элекке ректоры, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының элекке җитәкчесе Эдуард Хәмитов Татарстан һәм Башкортстан галимнәре берлектә татар-башкорт тарихын кабат язарга тиеш дип исәпли. Аның сүзләренчә “чын тарихны” язарга кирәк. Ул шулай ук Татарстан, Башкортстан телевидениеләрендә республикалар турында күбрәк мәгълүмат бирү дә кирәк дип исәпли.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар башка көнүзәк мәсьәләләр хакында да сөйләште, Альберт Максютовка кыю булырга, республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмалары белән кулга-кул тотынып эшләргә чакырды.
XS
SM
MD
LG