Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия һава һөҗүмендә тыныч халык үлгән булырга мөмкин


Төркиянең көньяк-көнчыгышында, Гыйрак чиге янындагы Сирнак виләятендә хәрби һава көчләренең һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә 35 кеше һәлак булды.

Бу турыда җирле хакимият белдерә. Төркия хәрби җитәкчелеге әйтүенчә, көрд сепаратистлары базалары утка тотылган.

Әмма Төркия киңкүләм мәгълумат чаралары, шаһитләр әйткәннәргә таянып корбаннарның Гыйрактан рөхсәтсез ягулык ташыган котрабандистлар булганлыгын әйтә.

Төркия парламентындагы көрд фиркасе җитәкчесе Сәлахетдин Демирташ хәрбиләр тыныч халыкны, шул исәптән балаларны үтергән дип белдерде.

Хәрбиләр тикшерү үткәрергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG