Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Новосибирски татар оешмалары эшчәнлеге


“IV Себер татар яшьләре фестивале"нә җыелган яшьләр
“IV Себер татар яшьләре фестивале"нә җыелган яшьләр

Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәге һәм өлкә милли-мәдәни мохтарияте тырышлыгы белән өлкәдә төрле фестивальләр, Сабантуйлар, очрашулар, бәйгеләр һәм башка чаралар оештырылды.


Новосибирскида үткәрелгән чараларның кайберләре соңгы елларда өлкә күләменнән, төбәкара һәм халыкара яссылыкка чыкты. Катншучылар һәм кунаклар Новосибирски өлкәсеннән генә түгел, Алтай краеннан, Хакасиядән, Бурятиядән, Кемерово, Омски, Барнаул, Томски, Тубыл, Төмән һәм башка шәһәрләрдән, Татарстан һәм Казакъстаннан да килүчеләр булды.

Милли хәрәкәткә яшьләр килде

Кайбер төбәкләрдә милли хәрәкәттә күбрәк өлкән буын кешеләре булса, Новосибирски татар оешмаларында яшьләр күп. Башта татар үзәгенә килгән яшьләр чараларда катнашучы булдылар яки күзәтеп кенә тордылар. Тора-бара алар чараларның төп оештыручыларына әйләнделәр.

Тарихка күз салсак, Новосибирски яшьләре эшчәнлекләрен 2000нче елларда башлап, 2002 елда өлкә мәдәният үзәге каршында “Алтын йолдыз” оешмасы төзегән иделәр. Шуннан бирле алар ел саен “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләре, “Себер татар яшьләре фестивале”, “Чәк-чәк бәйрәме”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Фото-йөгереш” кебек чараларны үзләре үткәрәләр.

“Алтын йолдыз” клубы җитәкчесе Дамир Зарипов сүзләренчә, 2011 елны алда санап киткән чарларның барысы да оештырылган. Аннан тыш, яшьләр өлкә татар мәдәният үзәге оештырган чараларда да актив катнашканнар, концертлар белән татар авылларында булганнар, Җиңү көне алдыннан, өйләренә барып, Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләгәннәр, яшьләр өчен бию кичәләре һәм башка күп төрле чаралар оештырганнар.

Балалар студиясе эшли

Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге каршында “Балалар татар сәнгате студиясе” эшли. Анда 4 яшьтән 14 яшькәчә булган балалар шөгыльләнә. Студиядә татар теле, җыр, бию, сәхнә осталыгы һәм кулланма сәнгать буенча дәресләр бирелә.

2011 елда да студия уңышлы эшләде. Дәресләрдә өйрәнгәннәрен балалар бәйрәм кичәләрендә һәм хисап концертларында күрсәтәләр. Быел, мәсәлән, балалар белән Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләренә нигезләнгән тамашалар әзерләнде. Тамаша өлкә мәдәният үзәге оештырган милли чараларның кайберләрендә һәм Сабантуйларда күрсәтелде.

Татар теле дәресләре

Өлкә татар мәдәният үзәге каршында татар теле факультативы да эшли. Дәресләрдә балалар татарча сөйләшергә, укырга-язарга өйрәнәләр, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышалар.

Дәресләрне югары белемле алман һәм татар теле белгече Мөдәрис Абакиров алып бара. Аның тел өйрәтү ысулы алман методикасына нигезләнгән. Мөдәрис әфәнде: “Туган телегезне шулай-шулай өйрәнегез”, дип өндәми, ә кино-фото материаллар күрсәтеп, анда күргәннәр хакында татар телендә фикер йөртергә чакыра. Фикерләрдә әйтелгән әхлакка, тәрбиягә кагылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлата, аларны хәтердә калдырырга куша.

Балалар ислам нигезләрен өйрәнә

Мөдәрис Абакировның мәгариф өлкәсендә Русиянең кайбер төбәкләрендә үткәрелгән экспериментта да катнашкан.

Мөдәрис әфәнде әлеге эксперимент белән таныштырып узды: “Мәгариф системасы эксперимент үткәрә. Мәктәпләрдә “Основа религиозных культур и светской этики” дигән дәресләр бирелә. Аның эчтәлегенә төрле модульләр керә. Мәсәлән христианнар үз динен өйрәнә, мөселманнар ислам динен өйрәнәләр, буддизм бар, “Основы светской этики” дигән модуль бар. Безнең шәһәрдә яһүд лицее бар. Алар шунда үз диннәрен укыталар. Күп мәктәпләрдә христиан динен укыталар. Буддизмны сайлаган мәктәпләр юк. Ислам динен ике татар авылында сайладылар. Кайбер татар авыллары сайлады “Основы светской этики” дигән модульны”.

Мөдәрис әфәнде экспериментта катнашкан авылларның берсендә – Новосибирскидан 130 чакрым ераклыкта булган Колыван районының Юрт-Акбалык мәктәбендә “Ислам дине нигезләре” дәресләре бирә. Дөрес, дин дәресләренә вакыт күп бирелмәгән. IV һәм V сыйныфларда уку елының берәр чирегендә атнасына бер сәгать ислам нигезләре укытыла. “Вакыт аз булса да, балаларга мин ислам нигезләрен аңлатырга тырыштым,” ди Мөдәрис әфәнде.

Мөдәрис әфәнде үзе мәктәпләрдә дин дәресләренең шундый рәвештә бирелүе белән килешми. “Основы светской этики” модуле балаларда толерантлык хисе тудырырга тиеш дип уйлыйлар. Әмма минемчә, ул дөрес түгел. Толерант булу өчен кеше әүвәл үзен татар дип табарга тиеш, кем икәнлеген аңларга тиеш, динен аңларга тиеш. Ә монда өйрәнгән вакытта, ул эчтәлеген өйрәнеп өлгерми дә, чөнки эчтәлеге бик киң. Өстәмә дин өйрәнү яхшы түгел. Төрле дин кануннары белән берьюлы танышканда, балалар диннәрне бутый башлыйлар, аңламыйлар.

Татарларга активлашырга кирәк. Русия мәгариф министрлыгы каршында шура төзелергә тиеш. Шурага ислам дине вәкилләре дә керергә тиеш. Укучы балаларга әти-әнисе рөхсәтеннән башка үз диннәрен өйрәнергә тәкъдим итәләр. Бу дөрес түгел, канун буенча дин модулен сайлаганда, баланың да, әти-әнисенең дә рөхсәте булырга тиеш. Без дә бу процесста катнашырга тиеш, битараф булмаска тиешбез. Активлашырга кирәк, югыйсә, безне христиан диненә җәлеп итүләре ихтимал”, ди Мөдәрис Абакиров.

Өлкә татар мәдәният үзәге эшчәнлеге

Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге 1990 елның ноябрендә оешкан иде. 21 ел буена үзәк даими эшләп тора.

Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова: “Эшчәнлегебезне без өлкәдә яшәүче татар халкын берләштерүгә, үзаңын үстерүгә, туган җиребезгә мәхәббәт хисләре уятуга, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, татар булганыбыз өчен горурлык хисләре уятуга, татар гаиләләрен булдыруга юнәлтәбез. Новосибирски татарларын дөнья күләмендә танытасыбыз килә”, ди.

2011 елда өлкә татар мәдәният үзәге тарафыннан бу юнәлешләрдә күп кенә эшләр башкарылды. Аларның кайберләрен санап киткәндә, үзәк тырышлыгы белән Новосибирскида “IV Себер татар яшьләре фестивале”, өлкә- шәһәр, һәм авыл-район Сабантуйлары, концерт-очрашулар, кичәләр, түгәрәк өстәлләр һәм башка күп төрле чаралар үткәрелде.

Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте

Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте 2000 елда рәсми теркәлеп эшли башлады. Шунысы әһәмиятле, үзенең эшчәнлеген мохтарият өлкә татар мәдәният үзәге белән берлектә алып бара. Барлык милли һәм мәдәни чараларны да алар кулга-кул тотынып бергә башкаралар.

Дөрес, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенең өстәмә вазифалары да бар. Өлкә һәм шәһәр хакимиятләре, Татарстан һәм башка төбәкләр, төрле иҗтимагый һәм милли оешмалар белән бәйләнешләр урнаштыру, чараларны матди яктан тәэмин итү, перспектив план булдыру кебек эшләр өчен җаваплылыкны мохтарият үз өстенә алган.

Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев: “2011 ел безнең өчен уңышлы булды. Күп төрле чаралар үткәрдек, Русия күләмендә оештырылган чараларда катнаштык. Гел беренче булмасалар да, уңышка ирешүчеләребез дә булды. Яшь җырчыбыз Әлфия Нигъмәтуллина халыкара “Татар моңы” бәйгесендә катнашты, аерым җырчыларыбыз Екатеринбур шәһәрендә узган “Урал сандугачы”, Казакъстанның Семей шәһәрендә узган “Иртыш моңнары” бәйгеләрендә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар”, ди.

“Әмма эшебездә авырлыклар да бихисап. Иҗтимагый оешмаларга дәүләт ягыннан ярдәм булмаса, эшләргә авыр булачак”, ди Әмир әфәнде.

“Ләйсән” ансамбленең Татарстанга сәяхәте

Үзенең чыгышлары белән Новосибирскида гына түгел, Себер ягы төбәкләренең күбесендә яхшы танылган “Ләйсән” ансамбле 2011 елның ноябрендә концертлар белән Татарстанда булып кайтты. Әмма новосибирскиларның сәяхәте уңышлы үтте дип әйтеп булмый. Программада каралган концертларның барысы да куелмады, булган очракта да залда тамашачы күп булмады.

“Безне Апас районының Балтай авылында һәм Әтнәдә бик матур каршыладылар”, дип сөйләде өлкә татар мәдәният үзәге мөдире, “Ләйсән” ансамбле җырчысы Роза Тихомирова. “Апас район үзәгендә буласы концертка тамашачы бөтенләй килмәде. Югыйсә, концерт турында алдан хәбәр ителгән иде,” ди ул борчылып.

Казандагы концерт Кәрим Тинчурин театры бинасында узган. Анда да тамашачы артык күп булмаган. “Билет акчасы юл чыгымнарын каплауга түгел, театр залының аренда бәясен түләргә дә җитмәде,” ди Роза ханым.

Алдагы елда да Новосибирски татарлары активлыкларын югалтмаслар, милләтебезне саклап калуда үз өлешләрен кертерләр дип өметләнәсе килә.
XS
SM
MD
LG