Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республикан Митт Ромни Барак Обаманы сайлаучылар хуплавында узды


Массачусетс штатының элекке губернаторы, Республиканнардан президент кәнәфиен дәгъваларга җыенучы Митт Ромни сайлауга ун ай кала сайлаучылар хуплавында президент Барак Обаманы беренче мәртәбә узып китте.

Расмуссен фикер белешү хезмәте үткәргән илкүләм сораштыру нәтиҗәсенә караганда, Ромнины американнарның 45 проценты, Обаманы 39 проценты яклый.

Бер атна элек кенә Ромни президенттан өч процентка калыша иде.

Республиканнар намзәте булырга җыенучы җиде сәясәтче турында үткәрелгән фикер белешүләр дә Ромниның алда баруын күрсәтте.
XS
SM
MD
LG