Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель бүләге ияләре Гейм һәм Новоселов “сэр” исемен йөртәчәк


2010 елның физика өлкәсендә Нобель бүләген алган Манчестер университетында эшләүче ике галиме Андрей Гейм һәм Константин Новоселов патшабикә исеменнән бирелә торган Британия дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бу хакта бүләкләнүчеләр исемлегенә таянып агентлыклар хәбәр итә.

Чыгышлары белән Русиядән булган бу ике галим Нобель бүләген “графен” дип аталган матдә ясап чыгарган өчен алды. Графен – бер атом калынлыгында үтә юка итеп җәелгән углерод тукымасы. Бу тукымага берничә сыйфат хас: беренчедән, ул җир йөзендә иң ныклы материал санала. Икенчедән, электр үткәрә. Өченчедән, үтә күренмәле.

Киләчәктә графен сизгер экраннарда, гомумән, электроника тармагында киң кулланыш табар дип көтелә.

Хәзер Гейм һәм Новоселов уңышлары Бөекбританиядә дә югары дәрәҗәдә танылган. Икесе дә рыцарь-бакалавр исеменә лаек булды һәм “сэр” атамасын йөртәчәк.
XS
SM
MD
LG