Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Русиядә сивил җәмгыять оешты


Ризасызлык митингы.Мәскәү, 24 декабрь, 2011 ел
Ризасызлык митингы.Мәскәү, 24 декабрь, 2011 ел

2011 ел ахыры Русиядә сивил җәмгыять барлыкка килүнең кайбер ишарәләрен күрсәтте. Үткәнгә кире кайту инде мөмкин күренми.


Александр Горбачевның күренекле сәясәтче белән фамилия уртаклыгыннан башка бер бәйләнеше дә юк. 27 яшьлек Александр башка яшьтәшләре кебек гомеренең күпчелек өлешен сәясәттән читтә уздырган.

2001 елда Мәскәүгә күченеп килеп Русия дәүләт һуманитар университетын тәмамлый һәм популяр “Афиша” журналының һәм аның интернет порталының баш мөхәррир урынбасары булып эшли башлый.

“Мин һәрвакыт үзебез турында тарихи мөмкинлектән мәхрүм буын дип уйлый идем”, - дип яза ул күптән түгел сайлау гаделсезлекләренә каршы протест демонстрациядә катнашу сәбәпләренә багышланган мәкаләдә.

“Узган ун елга әллә ни зарым юк. Минем эшем, карьерам, сәламәтлегем һәм уңайлыклар бар... Әмма һәркемнең кайчак үзеннән зуррак буласы килә – бигрәк тә синнән 150 миллион мәртәбә зуррак территориядә. Үзеңнең бу территориянеке булуны гына түгел, ә бу территориянең дә синеке булуын тоясы килә башлый”, - дип яза ул.

Сәясәттән читтә торган Горбачевтагы бу үзгәрешләр белән мәйданга протест белдерергә чыккан башка меңнәрчә яшь кеше арасында охшашлыклар шактый.

2011 елда Русиядә сивил җәмгыять төрле юллар белән уянып авыз сала башлады. Моңа шәһәрдәге урта сыйныфка каршы яңа сәяси чикләүләр кулланылу да өлеш кертте.

Эдуард Лукаш
Эдуард Лукаш
Британиянең “The Economist” журналы хезмәткәре, «Яңа салкын сугыш» китабы авторы, Русиядәге хәлләрне күптәннән күзәтеп баручы Эдуард Лукаш “Мәскәү һәм Петербурдагы урта сыйныф үзенең шәхси тормышында сайлауга һәм өстенлекләргә ияләшкәннән соң үзенең җәмәгать тормышында, җәмәгать тауарларын куллануда сайлау мөмкинлегенә дә, өстенлекләргә дә ия булмавын аңлый башлады – бу мәсьәлә дәүләт карамагында булып кала. Дәүләт исә чыннан да үз эшен бик начар башкара”, - ди.

Дәүләт думасы сайлавындагы гаделсезлекләр урамнарга Советлар берлеге җимерелгәннән бирле күрелмәгән санда кешенең протест белдерергә чыгуына китерде. Бигрәк тә Владимир Путинның 12 еллык хакимияте чорында моңарчы мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде. Әмма хакимияттәге коррупция һәм аның җәзаланмавы нәтиҗәсендә халыкның ачуы елдан-ел җыела килгән иде.

Шәһәрдәге профессионаллар сыйныфының милке һәм ышанычы арту, аларның интернет аша оешу мөмкинлеге барлыкка килү, дөньяда Гарәп язы һәм Уолл Стритны басып ал хәрәкәте нәтиҗәсендә гомуми протест рухы күтәрелү барысы бергә Русиядәге бу хәлләргә тәэсир итте.

АКШның хәрби диңгез көллиятендәге эчке сәясәт профессоры һәм Русия белгече Николас Гвоздев, югары даирәләр моңарчы бу үзгәрешләргә күз йомып килде һәм инде артык соңарды, ди.

Николас Гвоздев
Николас Гвоздев
“Бу искиткеч давыл булды. Һәм аны алдан белеп була иде дип уйлыйм. Әмма системадагы кешеләр аңа йә кечерәйтеп карады, йә игътибар итмәде, йә аның аша җиңел генә үтәрбез дип уйлады”, ди Гвоздев.

Моның сәбәпләрен аңлау кыен түгел. Әле күптән түгел генә Русиянең шәһәрләрдәге урта сыйныфы Путин артыннан бара иде, кайбер сәяси хокуклардан баш тарту хисабына булса да, аларга ныгу мөмкинлеге биргән тотрыклылык өчен рәхмәтле иде. Әмма 1980нче еллар ахырында Көньяк Кореяда, Тайвань яки Чилида булган кебек, ышаныч һәм уңайлыкларны тоя башлау белән урта сыйныф сәяси хокуклар да таләп итә башлый.

Гвоздев, бу яктан караганда Путин үз уңышының корбанына әверелде, ди.

1999 һәм 2000 елда Путин кай юнәлештә барырга җыенуын күрсәтте һәм хәзер ул үзенең ул карашлары китергәннең уңышын татый: оешканрак һәм заманчарак урта сыйныф. Хәзер ул аның белән йөзгә-йөз очраша. Мондый тәрәккыят өчен тырышу, игътибар үзәгенә икътисадны кую, урта сыйныфка, яки кимендә урта керемлеләрнең артуы нәтиҗәсендә хәзер инде башка нәрсә өмет ителә һәм халык ул өметләрнең аклануын тели”, - ди Гвоздев.

Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә 10 һәм 24 декабрьдә булган зур урам җыеннары беренче чиратта Facebook һәм ВКонтакте кебек социаль челтәрләр аша оештырылды. Берничә ел элек моны әле күз алдына да китереп булмый иде.

2011 елда Русиядә интернет үтеп керү дәрәҗәсе 43 процентка җитте, бу инде 60 миллионлап кеше интернетка тоташа дигән сүз. Зур шәһәрләрдә исә ул 70 процентка җитә дип санала. Өстәвенә, NewMediaTrendWatch.com белдерүенчә, Русия халкының социаль челтәрләрдә иң озак утыручылар булуы ачыкланган.

Декабрь сайлавыннан соң иң югары ноктасына җиткән ризасызлык елларча күтәрелә килгән иде. 2008 елның декабрендә Владивостокта, 2010 елның җәендә Калининградта зур демонстрацияләр үтте. Калининградта губернатор вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.

Экологлар Химки урманы аша юл салуга каршы Кремльгә шактый озак каршылык күрсәтеп килде.

Элекке милиция офицеры Алексей Дымовский кебекләр җитәкчелектәге коррупцияне интернет аша фаш итте. Түрәләрнең кирәксә-кирәкмәсә дә махсус ут тамгалары белән йөреп башкаларның хәрәкәтенә комачаулавы, канун бозып юл казаларына сәбәп булуына ризасызлык буларак "Зәңгәр чиләкләр" хәрәкәте күтәрелде.

Noize MC, Юрий Шевчук, Алексей Девотченко кебек сәнгать ияләре ачыктан-ачык Путин режимына каршы чыгышлар ясый башлады.

Күп кенә күзәтүчеләр, Путинның Дмитрий Медведевка Кремльдә икенче мөддәткә калу мөмкинлеге бирмичә, тагын президент кәнәфиенә кайту карары халыкның хакимияткә ризасызлыгын көчәйтеп җибәргән төп сәбәп, дип исәпли.

Күпләр бу карар Медведев президентлыгы чорында реформалар, модернизация турында сөйләшүләрнең буш сүз булганлыгын күрсәтте дип исәпли. Күпләр шулай ук Медведев белән Путинның урыннарын алмашып утырачагын игълан итүне үзләренә карата мыскыллау буларак кабул итте.

Нью-Йорк университетындагы Дөнья мәсьәләләре профессоры һәм Русия белгече Марк Джалеотти, 24 сентябрьдә Бердәм Русия корылтаенда бу хәбәрнең кисәк игълан ителүе зур хата булды, аны җәмәгатьчелеккә алданрак, акырынлап ишарәләр белән сиздергән булсалар, ул бу кадәр үк ризасызлык уятмыйча, йомшаграк кабул ителгән булыр иде, ди.

Соңгы атналардагы демонстрацияләргә күз йома алмыйча, хакимият ризасызлыкны киметү өчен кайбер адымнар ясарга мәҗбүр булды. Дмитрий Медведев төбәк башлыкларының халык тарафыннан сайлануын һәм сәяси фиркаләрне теркәүне җиңелләштерүне вәгъдә итте.

Әмма бу үзгәрешләр хәзерге сайлауларга инде тәэсир итә алмый. Дума сайланды, Путин президент булып сайланса, Кремльдә тагын алты ел утырачак.

Джалеотти, Путин Михаил Горбачевның үзгәртеп кору чорын кичергән кеше буларак, һәртөрле чын сәяси реформалардан курка, ди.

“Ул реформалар тырышлыгының, Коммунистлар фиркасен коткарып калу омтылышының җимерелүгә китерүен күргән кеше. Шуңа күрә, минемчә, ул, әгәр дә зур үзгәрешләр башласаң һәммә нәрсә ишелеп төшәргә мөмкин дип уйлый. Һәм, минемчә, ул хаклы. Аның башка җавабы юк та. Путинның мөмкинлекләре бик нык чикләнгән. Ул кулында булган кәртләр белән генә уйнарга мәҗбүр һәм ул нәтиҗә бирер дим өметләнәм”, - ди Джалеотти.

Әмма Гвоздев, ризасызлык арта барганда, һәм ризасызлык хәрәкәте урамнарга дистәләрчә мең кешене чыгара алуын күрсәткәндә, Путинның алар белән берәр төрле килешүгә барудан башка чарасы юк, дип исәпли.

“Җен шешәгә өлешчә кире керә ала, әмма моның өчен шешәнең формасы үзгәрергә тиеш. Һәрнәрсәне 2008 елгы сайлауга кадәр булган хәлгә кайтырга мәҗбүр итеп булмый, чөнки андый очракта шартлау булачак”, - ди Гвоздев.

Шул ук вакытта ул, күп нәрсә демонстрациячеләрнең һәм гомумән, сивил җәмгыятьнең хакимияткә басымны дәвам итә алуына бәйле, ди.
XS
SM
MD
LG