Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (59)


Кыңгырау кабат шалтырый һәм Мохтарият һәйәте рәисе Садри Максуди (алгы планда) мөнбәргә килеп нотыгын сөйли бышлый.
Кыңгырау кабат шалтырый һәм Мохтарият һәйәте рәисе Садри Максуди (алгы планда) мөнбәргә килеп нотыгын сөйли бышлый.

Милләт Мәҗлесен ачу, 20 ноябрь 1917 (II)

Милләт Мәҗлесе рәсми игълан ителгән датадан соң өч көн узгач ачыла. Алдагы көнне, ягъни 19 ноябрьдә (2 декабрь) “Госмания” мәдрәсәсендә зур гына җыелыш була. Анда чыгыш ясаучылар ачылу мәрасиме тантаналы булырга тиеш дигән фикерне белдергәннең соңында кабат Башкорт автономиясе темасына кайталар. Оренбурдан килгән һәм андагы вакыйгаларның шаһиты булган депутатлар сүзенә караганда, Башкорт федерациясе, (автономиясе) һичнинди әзерлек эшләре алып барылмастан, игълан ителгән. Зәки Вәлиди баштан ук татарлар белән берләшүгә каршы чыгып, аларны яһудиләргә охшаткан. Кыскасы, Оренбур җыелышында ул башкортларны татарлардан аера. Башкорт мәсьәләсе алга таба да Милләт Мәҗлесе әһелләренең башын авырттырачак әле.

Ачылу тантанасы

Милләт Мәҗлесе карамагына Уфаның Александровская һәм Малая Казанская урамнары чатында урнашкан, көньяк-көнбатышка карап торган өч катлы бина бирелә. Аның хуҗасы мануфактура белән сәүдә иткән Сабирҗан Шамгулов исемле эшкуар була. Бинаның төп ишеге өстенә кызыл хәрефләр белән “Эчке Русия вә Сибирия мөселманнарының Милләт Мәҗлесе” дигән сүзләр язылган такта куела.

20 ноябрь (3 декабрь) көнне сәгать 9 тирәсендә Сабирҗан Шамгулов йорты алдында гаять күп кеше җыела.

Бинаның беренче катында канцелярия һәм фракцияләр өчен бүлмәләр була, икенче катта буфет һәм уң якта Милләт Мәҗлесенең гомуми утырышлары өчен махсус зал әзерләп куела. Аның кыйблага караган тарафында югарырак урында шәрекъ келәме белән капланган президиум өстәле һәм ораторлар кафедрасы урнаштырыла. Аларның бер ягында журналистларга, икенче ягында стенографистларга махсус өстәлләр куела. Кафедра (мөнбәр) каршында депутатлар өчен өстәлләр урнаштырылган була. Шулай ук, күзәтүчеләр (читтән килеп тыңлаучылар) өчен депутатлар артында махсус урын әзерләнә.

Халык 9.30да Мәҗлес бинасына керә башлый. Ачылу тантанасына килүчеләр бик күп булса да, күзәтүче-тыңлаучылар өчен урын җитәрлек булмау сәбәпле, һәр депутат берәр күзәтүчене генә залга кертә ала.

Беренче утырышта 90-100 депутат катнашуын исәпкә алсак, бу залда шул ук чамада күзәтүчеләр дә булган дип уйларга кирәк. Залда җыелган кешеләрнең күңелләрен бәхет һәм өмет хисләре били. Сәгать 12дә кыңгырау тавышы яңгырый һәм 5 минут эчендә бөтен депутатлар урыннарына утыра. Кыңгырау кабат шалтырый һәм Мохтарият һәйәте рәисе Садри Максуди мөнбәргә килеп, түбәндәге нотыкны сөйли.

Эчке Русия вә Сибириядә яшәгән төрк-татар кавемнәренең вәкилләре! I Милләт Мәҗлесе делегатлары!

Өч ай элек II Казан корылтае төрк-татар кавемнәренең идарәсен үз кулына алырга карар биреп, милли-мәдәни мохтариятне игълан иткән иде. Бу игълан ителгән милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә кую өчен 12 кешедән гыйбарәт һәйәтне дә сайлаган иде.

Әфәнделәр!

Бүген хисап көне түгел. Милли һәйәт башкарган эшләр өчен хисап бирмәячәкмен. Монда бары шуны сөйләүне кирәкле табам: Казан корылтае һәйәткә өч төрле вазифа йөкләгән иде:
  1. Милли мохтариятне гамәлгә куюда диния, мәгариф һәм малия нәзарәтләренә ярдәм итү;
  2. Мохтарият фикерен милләтнең бөтен катламнарына җиткерү һәм гамәлгә ашыру;
  3. Милли-мәдәни эшләрне йөртү өчен Милләт Мәҗлесе җыю.
Һәйәт бу өч вазифаны да үтәргә тырышты, диния, малия һәм мәгариф нәзарәтләрен дә артыннан ияртте. Малия нәзарәтен барлыкка китерү, бу эшләргә җитәкчелек итү өчен Милли Хәзинәне оештыру эшенә кереште. Бүген аның хисабында 1 миллион сумнан артык акча бар.

Мәгариф нәзарәте үз эшләрен тәртипкә кую өчен оеша (структурлаша) башлады. Земстволар белән элемтә корырга тырышты; губерналарда филиалларын (бүлекләрен) ача башлады. Земство һәм башка хөкүмәт мөәссәсәләре (оешмалары) белән мөнәсәбәт урнаштырырга тырышты. Мәгариф эшләрен планлаштыра башлады. Мохтарият һәйәте бу эшләрне барысын да күзәтеп барды. Мохтарият фикерен (идеясен) иң түбән дип каралган (халык) катламына да җиткерү өчен көч-гайрәт сарыф итте. Һәйәт үз вазифасы булган мохтарият фикерен гомумиләштерү (бөтен халык арасында тарату) максаты белән, чаралар күрде. 6300 мәхәлләнең зур күпчелеге бу фикерне үз итте.

Мохтарият кануны өлгесен бик күп нөсхәдә бастырып таратты һәм бөтен мәхәлләләргә җибәрде. Бу төп канунны уку бурычын һәр мәхәлләнең имамына йөкләде.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG