Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтов вакытыннан алда азат ителерме?


Экстремистлыкта гаепләнеп хөкем ителгән журналист Айрат Дилмөхәммәтовның вакытыннан алда азат итүне сораган мөрәҗәгатен карауны декабрь азагыннан 18 гыйнварга күчергәннәр. Аның адвокаты зур өметләр багламый.


Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреев мәгълүмат чаралары аша террорчылык һәм милләтара дошманлыкка чакырулары өчен хөкем ителгән иде. Өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән Заһреев ярты елдан соң Башкортстанның Салават шәһәрендәге вакытлыча тоткарлау изоляторыннан азат ителде.

“Мәйдан” гәзитен оештыручы Айрат Дилмөхәммәтов, әлеге басмада дөнья күргән экстремист эчтәлекле дип табылган язмалар өчен алты елга колоние-поселениегә хөкем ителгән иде. 4 октябрьдә Башкортстанның югары мәхкәмәсендәге кассация тикшерүләреннән соң, аның җәзасы алты елдан өч елга калдырылды. Бу исә аңа вакытыннан алда азат итүгә мөмкинлек бирде. Хөкем чыкканчыга кадәр утыруларын да санаганда, ул инде бер елын тоткында уздырган санала.

Шул ук вакытта вакытыннан алда азат итү дәгъвасы каралырга бер атна калганда Дилмөхәммәтов Башкортстанның Салават шәһәреннән Уфага күчерелә. Ул мөрәҗәгатьне яңадан бирергә мәҗбүр була. Анда да мөрәҗәгать каралырга өч көн калгач, Себергә, Черногорскиның (Хакасия республикасы) Пригорск авылындагы колоние-поселениесенә җибәрелә.

Дилмөхәммәтовның вакытыннан алдан азат итү мөрәҗәгате Черногорски шәһәре мәхкәмәсе тарафыннан 28 декабрь көнне каралырга тиеш булган. Башкортстан җәмәгать эшлеклеләре бу көнне зур түземсезлек белән көтте. Ләкин Дилмөхәммәтовның адвокаты Всеволод Лебединцев сүзләренчә, аны 18 гыйнварга кичектергәннәр. Шулай да ул өметләрнең алай зурдан булмавын әйтә.

“Хәзерге хакимият булганда өмет алай зур түгел. Мәскәү якласа, безнекеләрнең дә барысын да чыгарачаклар. Ул бит сәяси тоткын”, диде Лебединцев.
XS
SM
MD
LG