Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен татарлары Раштуаны бәйрәм итә


Казандагы керәшен чиркәве
Казандагы керәшен чиркәве

Бүген православ динен тотучылар Раштуа Сочельнигын билгеләп уза. Иртәгә – Раштуа бәйрәме. Казанда дини чаралар утызлап чиркәүдә узачак.

Гыйбадәтханәләрнең күбесендә бәйрәм хезмәте 22 сәгатьтә башланса, Тихвинская чиркәвендә халыкны төнге сәгать 12дә генә көтәләр. Габдулла Тукай тыкрыгында урнашкан әлеге чиркәүдә барлык дини чаралар да татар телендә уза. Әлеге чиркәүне керәшен мәхәлләсенең үзәге дип тә атыйлар.

“Раштуа бәйрәменә чиркәвебезгә биш йөзләп кеше җыела. Күбесе, билгеле, өлкән яшьтәге хатын-кызлар. Ир-атлар әзрәк. Шулай да, яшьләр дә шактый күп килә”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә чиркәү җитәкчесе, протоиерей Павел Павлов.

Узган ел Казан чиркәүләрендә оештырылган бәйрәм хезмәтләрендә 14 меңләп кеше катнашкан. Быел да 15 меңнән артмас дип көтелә.

Җырчы Лидия Әхмәтова гаиләсенең артык дини булмаганын җиткерде. “Чиркәүгә барырга җыенмыйм. Бәйрәмне телевизордан гына карарга исәп”, диде ул.

Лидия Әхмәтова туган авылы Янсуринода Раштуаның ничек узганын сөйләде: “Сәгать уклары төнге 12гә җиткәч, безнең кызлар шәмнәр кабызып егетләр юрый башлый. Аннары яшьләр урамга чыгып күңел ача: бер-берсенә кунакка йөрешә, җырлы-биюле уеннар оештыра. Кызганыч, күп йолалар онытылган инде. Бигрәк тә керәшен биюләрен, Раштуа җырларын халыкка кайтару өстендә зур эш башкарырга кирәк”.

Ә менә җырчы Георгий Ибушев беренче тапкыр чиркәүгә ничә яшьтә барганын хәтерләми дә. “Ел саен Раштуага да, Пасхага да чиркәүгә йөрим”, ди җырчы. Тик быел ул башка еллардан аермалы буларак, керәшен мәхәлләсе чиркәвенә түгел, ә Казанның Адоратский урамында урнашкан Раштуа гыйбадәтханәсенә юл тотачак. “Әлеге чиркәүдә хезмәт рус телендә алып барылса да, ул өемә якын”, ди Георгий Ибушев.

Иртәгә Ибушевлар гаиләсе дус-туганнарын кунак итәчәк. “Раштуага өебезне тәртипкә китердек. Авылдан каз алып кайттык. Кунакларны каз бәлеше, пилмән, җиләк-җимеш белән сыйларга җыенабыз”, дип сөйләде Георгий әфәнде.
XS
SM
MD
LG