Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия мәчетләрендә инглизчә хөтбә укыячаклар


Солтан Әхмәт мәчетендә җомга намазы
Солтан Әхмәт мәчетендә җомга намазы

Истанбулның тарихи мәчетләрендә хөтбәләрне инглиз телендә дә укыячаклар. Шәһәрнең күпләгән гыйбадәт йортларына көн саен 20 меңгә якын турист килә, яңалык шуларның иң зурларына кертеләчәк. Яңа проектта шулай ук мәчетләргә исламны инглиз телендә аңлата белгән гидлар билгеләү, инвалидлар өчен намаз урыннары булдыру каралган.


Төркиянең диния нәзарәте җитәкчесе Мәхмәт Гөрмәз Истанбулның тарихи мәчетләренә килүче туристлар өчен махсус инглизчә хөтбә укылачагын белдерде. “Солтан Әхмәт мәчетендә җомга намазларына ким дигәндә биш йөз, кайчакта меңнән артык турист килә. Германиядәге мәчетләрдә җомга хөтбәсен алманча да укыйлар. Иншалла якын арада мондый яңалык Төркиядә дә кертеләчәк”, дип белдерде Гөрмәз.

Төркиянең диния нәзарәте җитәкчесе Мәхмәт Гөрмәз Истанбул мөфтие Рәхми Йаран белән бергә Истанбул өлкәсе губернаторы Хөсәен Авни Мутлу белән очрашты һәм аңа яңа проектны тәкъдим итте. Гөрмәз сүзләренчә, әлеге проект тарихи мәчетләрне күрергә килгән туристларга җомга хөтбәсендә сүз нәрсә турында барганын аңлату максаты белән әзерләнгән. Хөтбә башта төрекчә укылачак, соңыннан аның инглизчәгә тәрҗемәсе яңгыраячак.

“Без Германиядәге мәчетләребездә хөтбәне алманча, Австралиядә инглизчә укыйбыз. Хәзер шулай ук Төркиядә дә тарихи мәчетләребезгә җомга намазын кылырга килгән мөселман туристларга хөтбәнең нәрсә турында барганын әз булса да аңлатырга телибез. Солтан Әхмәт мәчетенә килүчеләр өчен инглизчә хезмәт күрсәтеләчәк, аларның Төркиядәге имамнар нәрсә турында сөйләвен белүе безнең өчен бик әһәмиятле”, диде Мәхмәт Гөрмәз.

Мәчет гидлары имтихан бирәчәк

Гөрмәз шулай ук Төркиянең башка шәһәрләрендәге тарихи мәчетләргә дә яңалык кертеләчәген белдерде. Хәзерге вакытта чит телләрдә хезмәт күрсәтә алган 250 мәчет гиды әзерләнә. “Якын арада имтихан оештырачакбыз. Мәчет гиды булып эшләргә теләүчеләр дин белеме белән беррәттән, бер яисә ике чит тел белергә тиеш”, диде Гөрмәз.

Диния нәзарәте җитәкчесе сүзләренчә, туристларны мәчетләрнең тарихы, архитектурасы гына түгел, ә ислам дине үзе де кызыксындыра. “Туристлар михраб, мөнбәрнең нәрсәгә кирәк булуын, мәчеттәге гарәпчә язуларның нәрсә аңлатуын, мөселманнарның нигә сәҗдәгә китүен сорыйлар”, ди Гөрмәз.

Инвалидлар өчен намаз урыннары

Диния нәзарәте җитәкчесе Мәхмәт Гөрмәз шулай ук Истанбул мэры Кадыйр Топбаш белән дә очрашты. Гөрмәз шәһәр башлыгына бөтен мәчетләргә үзгәреш кертеләчәген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, яңа дизайн буенча барлык гыйбадәтханәләрдә хатын-кызлар өчен намаз заллары, инвалидлар өчен кирәкле уңайлыклар булдырылачак.
Солтан Әхмәт мәчетендә
Солтан Әхмәт мәчетендә
XS
SM
MD
LG