Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәррахов: “Татарстанда туучылар саны арта”


Айрат Фәррахов
Айрат Фәррахов

2011 елда Татарстанда 19 елда беренче тапкыр туучылар саны үлүчеләр саныннан артып киткән. Уртача гомер озынлыгына килгәндә, хәзер бу күрсәткеч республикада 71 яшь. Бу фактлар һәм Татарстанда узган ел ирешелгән башка күрсәткечләр турында министрлар кабинетында үткән брифингта республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов таныштырды.


Үз чыгышын җәмгыять өчен мөһим вакыйгадан башлаган министр сүзләренә караганда, халык санындагы 0,9 % арту иң беренче чиратта туучылар саны артуга бәйле. 2011 елда Татарстанда 50 мең 400 бала туган. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 1 мең 600 балага күбрәк. Бигрәк тә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Алабуга, Балтач, Кукмара районнарында сабыйлар күбрәк дөньяга килгән.

Халык саны артуына туу очраклары күбәюе белән беррәттән, үлем очракларын киметү дә зур өлеш кертте, дип белдерде сәламәтлек саклау министры.

“Татарстанда беренче тапкыр йөрәк һәм бавыр күчереп утыртылды”

Бигрәк тә Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә заманча медицина чаралары белән җиһазландырылган хастаханәләрнең сафка бастырылуы да бик файдалы булды. Узган ел республикада беренче тапкыр йөрәк һәм бавырны күчереп урнаштыру операцияләре дә тормышка ашырылды. Моның өчен яхшы җиһазлы хастаханәләр белән бергә тәҗрибәле табибларның булуы да зарур. Әйтик, бер трансплантация операциясе өчен генә дә тәҗрибәле 50 табибның катнашуы таләп ителә, дип белдерде ул.

Фәррахов сүзләренчә, Татарстанда бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларыннан интегүчеләр һаман да күп кала бирә. Авыручылар гадәттә соңгы чиккә җиткәч кенә табибка мөрәҗәгать итә. Әмма ул очракта инде күп кенә авыручыларга табиблар ярдәм итә алмаска мөмкин, дип белдерде ул.

“Республикада гомер озынлыгы арта”

Ләкин боларга карамастан, Татарстанда гомер озынлыгы гомуми Русия масштаблары белән чагыштырганда 2 елга озынрак – 71 яшь. Әмма без бу күрсәткеч белән генә тукталып калырга уйламыйбыз, безнең моннан ары максатыбыз гомер озынлыгын 75-80 яшькә җиткерү, дип бәян итте министр.

Айрат Фәррахов брифинг барышында хастаханәләрне төзекләндерү, аларны җиһазлау, авылларны табиблар белән тәэмин итү, җитлекмичә туган балалар үлемен киметү өчен башкарылган эшләр турында да сөйләде. Һәм шулай ук журналистларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.

Сораулар дигәннән, Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Азатлык язып чыккан татар журналисты Айнур Галимов авыруы һәм бу егетне сәламәтләндерүгә кагылышлы сорауга да җавап бирде.

Айрат Фәррахов министрлыкның 2012 елгы планнары һәм төп бурычлары белән дә таныштырды.

“Быел Казанда боралак төшәрлек хастаханә булачак”

Узган ел безнең өчен бик уңышлы ел булды. 2012 дә шулай булыр дип өметләнәбез. Быел без модернизация программасын тагын да уңышлы башкарырга телибез. Һәр районның хастаханәсен ремонтлап чыгарга уйлыйбыз. Һәрбер хастаханәгә югары сыйфатлы җиһазлар кайтартачакбыз.

Казанда бик зур ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе төзибез. Ул күптән безнең планда иде инде. Хәзер менә 9 каты бар, тагын бер кат төзеп иң өске каттагы түбәгә боралак утыра торган итеп бу хастаханәне быел сафка бастырырга уйлыйбыз. Югары технологияле ярдәм күрсәтүне 9 хастаханәдә алып барабыз. Аларны тагын да арттырырга уйлыйбыз. Планнарыбыз болар белән генә тәмамланмый. Шуны да әйтәсе килә, кеше сәламәтлеге кешенең үзеннән дә бик күп тора. Һәрбер кеше үз сәламәтлеген үзе дә карарга тиеш, дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов.
XS
SM
MD
LG