Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәррахов: “Айнур мәсьәләсендә сөйләшүләр башланды”


 Айнур Галимов
Айнур Галимов

Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сишәмбе үткән брифингта Азатлык язып чыккан мәсьәләгә -- яшь журналист Айнур Галимов язмышына да тукталды.


Сишәмбедә министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Азатлык радиосы язып чыккан бер мәсьәләгә -- яшь журналист Айнур Галимов авыруы һәм бу егетне сәламәтләндерүгә кагылышлы сорауга да җавап бирде.

"Хәзер без бу тема белән якыннан кызыксынабыз. Безгә президент та бу теманы тикшерергә кушты. Кайбер сайтларда президент җавап бирмәде дип язылса да, бу дөрес түгел. Безгә башка кешеләр дә Айнур темасын кузгата. Шуны әйтәсе килә - Израилнең югары сыйфатлы клиникаларын без белсәк тә, бу клиниканы моңа кадәр безнең ишеткәнебез юк иде әле.

Без хәзер әлеге клиникага сорау җибәрәбез. Бу сораудан без Айнурга чыннан да мондый операция уздыралармы юкмы икәнен һәм уздырган очракта гарантия бирелү-бирелмәве турында белешәчәкбез. Ягьни без рәсми сөйләшүләрне башлаттык дип әйтәсе килә", дип белдерде министр.

Фаррахов бу сорауны җаваплаганда төгәл генә кайсы сайтка сылтама ясавын әйтмәсә дә, бу сөйләшүдән аның Азатлык сайтындагы фикерләрне күздә тотуы аңлашылды. Айнур белән әңгәмә чыкканнан соң, Азатлык радиосы турыдан-туры Twitter аша Татарстан президентына да Айнур Галимовка ярдәм итү мөмкинлеген сорап мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG