Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салих Сәйдәш мирасы өчен кем җаваплы?


Салих Сәйдәшнең туганнары композиторның музее тулы канга эшләми дип саный һәм музей директорын вазифасыннан алуын таләп итә. Сәйдәш мирасын популярлаштыру эшендә хакимият кыл да кыбырдатмый, битарафлык күрсәтә дип зарланалар.


12 гыйнварда Сәйдәш музеенда түгәрәк өстәл узды, биредә композиторның туганнары, Казанның музей хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, экскурсоводлар, композиторның иҗатына битараф булмаучылар җыелды. Биредә татар шәхесенә кагылышлы мирасны барлау, аны халыкка җиткерү эшен җанландыру турында фикер алыштылар.

"Сәйдәш музее һәрвакыт бикле"

Сәйдәш музеена сораулар, дәгъвалар шактый иде. Барысы да бер авыздан диярлек музейның начар эшләвен әйтте. Экскурсовод Татьяна Молостова Казан буйлап сәяхәт маршрутына Сәйдәш музеен керткәнен сөйләде, ләкин "башкача кешеләр алдында оятка калырга хәлем юк", диде.

“Ике тапкыр төркемне туплап, алардан акча җыеп килдем, икесендә дә музей ишегендәге йозакка тап булдым. Сәйдәш музее һәрвакыт бикле була. Казанда Федор Шаляпин музее бар, мин урыс кешесе буларак, кешеләрне анда да алып бара алам, ләкин Сәйдәш музее күпкә кызыграк, ул зәвык белән эшләнгән. Мин яратам бу музейны! Ләкин башкача кешеләрне ияртеп килмәячәкмен, маршруттан төшереп калдырырга мәҗбүрмен”, дип ачынып сөйләде ханым. Мондый хәлләр еш кабатланганын башкалар да әйтте. Музейга эләгер өчен башта шалтыратып, белешергә туры килә дип зарландылар.

Салих Сәйдәшнең иҗатын яратучыларның ачуын кабарткан тагын бер сәбәп – ул узган елның декабрь аенда музей тарафыннан композиторны искә алынмавы. Аның туган көне 3 декабрьдә, үлгән көне исә 16 декабрьдә, ләкин бу уңаеннан композиторны искә алучы булмаган. Бары тик кичә Казанның Салих Сәйдәш исемендәге мәдәният үзәгендә туганнары тарафыннан үткәрелгән.

Татарстанның халык җырчысы, профессор Миңгол Галиев та Сәйдәшкә тиешле бәя бирелми дип борчыла.
Профессор Миңгол Галиев
Профессор Миңгол Галиев


“2010 елда Сәйдәшнең тууына 110 ел булды. Ниләр эшләнде? Авыз тутырып мактанырлык бер чара да уздырылмады. Хөкүмәт тә “Үттеме? Үтте” дип карады бу датага. Әйе, Сәйдәш исемендәге фестиваль бар, ләкин күпме генә кеше аның турында белә? Рәшит Ваһапов фестивале инде халыкара дәрәҗәсен алды, хәзер анда үзешчәннәр чыгыш ясый алмый, профессиональлар гына катнаша алачак, статусы югары. Ник Сәйдәшкә андый игътибар юк? Сәйдәш исемен күтәреп, хөкүмәт үз йөзен булдыра алыр иде.

Сәйдәш булган, торган урыннары җимереп баралар. Галактионов урамындагы булган Әхмәровлар йортында композиторның балачагы узган, аны 6 ел элек җимерделәр. Бу йорт Сәйдәшкә бәйле булганын хөкүмәт белде, хатлар язылды, очрашулар уздырылды, тик булганны сакламадылар”, диде җырчы.

Сәйдәш туганнары музей директорыннан канәгать түгел

Очрашуда композиторның туганнары да шактый иде. Алар музей Салих Сәйдәшевның мирасын барлау эшен башкармый дип саный. Моның дәлилләрен да атадылар. Рөстәм Әхмәров белгечлеге буенча табиб, буш вакытын Сәйдәш мирасын туплауга, аның турында китаплар язуга, CD дисклар чыгарып, халыкка тарату эше белән шөгыльләнә. Ул Салих Сәйдәшев фондын җитәкли.

Салих Сәйдәш туганы Рөстәм Әхмәров
Салих Сәйдәш туганы Рөстәм Әхмәров
“Соңгы 10 елны алыйк, Сәйдәшнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнүдә музей нәрсә башкарды? Карагыз, мин бер дистәдән артык китаплар, дисклар төяп алып килдем. Болар барысы да композиторның туганнары, аның иҗатын яратучылар хезмәте. Хөкүмәттән бер тиен дә акча алынмады, барысы да үзебез тапкан акчага башкарылды. Бу аңлатып бетерә алмаслык зур эш. Берәр музей хезмәткәре ярдәм иттеме безгә? Юк.

Салих абый Шамов композитор турында китап язды. Бөртекләп мәгълүмат җыйды, моның өчен гомерен багышлады. Китап басылды, ләкин музейда яңа китапны котлау кичәсен уздырудан баш тарттылар. Композиторның 110 еллыгын каршы алганда Мәскәү, Питербур кешеләре аның турында мәкаләләр язып чыкты. Ләкин музей хезмәткәрләре хәтта“Казан” журналына да бер мәкалә язарга теләк белдермәде. Узган ел композиторның улы Альфред Сәйдәшевның урыс телендә “Отец” исемле китабы чыкты, аны басмага әзерләүдә дә музей катнашмады.

Музейда экскурсияләр яхшы уздырыла, моңа дәгъвам юк, ләкин музей бурычлары моның белән генә чикләнми, биредә фәнни-тикшерү эше дә башкарылырга тиеш. Әле Сәйдәшевны күреп белгән кешеләр исән, ашыгыч рәвештә алар белән эшләргә, сөйләштерергә, белгәннәрен язып алырга, фотога төшерергә кирәк. Ләкин бу эш башкарылмый.
Сәйдәш турында чыккан китаплар
Сәйдәш турында чыккан китаплар

Фондка күз ташласаң, йөрәк кысыла башлый. Хәтта фотолар да системага салынмаган, аларның даталары язылмаган, барланмаган. Бу бит музей эше. Экспозиция стендында өч зур хата. Аны күптән әйттек, ләкин төзәтергә ашыкмыйлар. Моны директор хәл итәргә тиештер бит?! Музей башкалардан аерылып торса да, аңа җан өрергә кирәк, ул бит гөрләп торырга, монда даими кичәләр узарга тиеш”, дип сөйләде Сәйдәшнең туганы.

Композиторның яңа фоторәсемнәре табылган

Сәйдәшевның туганнары композиторның фоторәсемнәреннән торган альбом нәшер итәргә җыена. 115 фоторәсем тупланган, архивлардан, кешеләрдән әле моңа кадәр басылмаган яңалары да табылган.

Сәйдәшнең туганнары музейда фәнни-тикшерү эше җанлансын өчен штат берәмлеген арттырырга сорый. “Ни өчен Тукай музеенда алар бишәү, ә биредә икәү генә? Сәйдәш Тукайдан ким түгел”, дип әйтәләр.


Композиторның туганнары Сәйдәшкә карата игътибар аз дип үпкәләрен белдерә. “Телевизорны кабызсаң, Тукай, Горький, Баратынский музейлары турында даими сөйлиләр. Димәк, бу музейларның җитәкчелеге, коллективы актив эшли” дип, Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинованың эшчәнлеген тискәре бәяләп, аны вазифасыннан алырга таләп иттеләр. Башкалар да Эльвира ханымның Сәйдәшнең бөеклеген, иҗатын аңламыйча, үз эшен яратмыйча башкарганын, килгән кешеләр белән дорфа аралашканын билгеләп үтте.

"Музей директоры планын яхшы үти"

Сәйдәш музее Татарстан Милли музееның филиалы булып санала, аның башлыгы Гөлчәчәк Нәҗипова түгәрәк өстәл барышында әйтелгән барлык дәгъвалар белән килеште, ләкин аның сүзләренчә, Сәйдәшевның туганнары музей тарихында булган барлык директорларны да өнәмәде һәм даими рәвештә аларны эшеннән алу турында сорап, Татарстан мәдәният министрлыгына шикаять хатларын язуларын дәвам итәләр. Нәрсә эшләсәң дә ярап булмый.

ТР Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова
ТР Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова
“Сәйдәш музее директорының җитешсезлекләре күп, моны беләбез, ләкин башкарылган эшне дә күрә белергә кирәк. Ул килгәнче музейга бик аз кеше йөри иде, ләкин соңгы елларда музейга килүчеләр саны артты, куелган планын арттырып үтәүгә ирешелде. 2009 елда Сәйдәш музеена 5 мең кеше килгән булса, 2010 елда бу сан 8 меңгә кадәр җитте. 2011 елда бу күрсәткеч тагын мең ярымга артты. Бу бик яхшы күрсәткечләр. 4 миллион кеше яшәгән Татарстанда республиканың иң билгеле Милли музеена да елына 250 мең кеше килә, ә Советлар заманында бу күрсәткеч миллионга кадәр җитә иде.

Сәйдәшнең туганнары исән булуы һәм алар актив эшчәнлек алып баруы безнең өчен зур бәхет. Мәсәлән, Тукай моның белән мактана алмый. Музей һәм Сәйдәш туганнары арасында каршылык тумасын иде. Хөкүмәтнең мәдәнияткә карата нинди мөнәсәбәттә булганын барыбыз да беләбез, без берләшеп баррикадаларның бер ягында көрәшергә, Сәйдәш мирасын саклап, аны үстерергә тиеш. Сәйдәшне бүлешмик, бергә эшлик”, дип ике якны да дуслаштырырга, нәтиҗәле эшкә өндәде Гөлчәчәк ханым.

Сәйдәш музее директоры Эльвира Низаметдинова
Сәйдәш музее директоры Эльвира Низаметдинова
Гөлчәчәк ханым Сәйдәш музее үзенчәләкле, монда эшләр өчен музыкаль белемле кешенең эшләве кирәк, ләкин биредә хезмәт итәр өчен атлыгып торучылар юк, аның эше хакы да түбән дип әйтте. Ә Сәйдәш музее директоры Эльвира Низаметдинованың музыкаль белеме бар, ул билгеле композиторның кызы дип аны яклады. Эльвира ханым да бергә эшләү юлларын табарбыз дип барысына да вәгъдә итте. Җитәкчелек музей директорына тагын өстәмә сынау вакытын бирергә, аңа эшендә барысыннан да ярдәм итүләрен сорады.

"Салих Сәйдәшнең шәхси тормышын халыкка җиткерергә кирәк"

Салих Сәйдәшев музеенда тормышны җанландырыр өчен, һичшиксез, туганнарның ярдәме кирәк. Музейда Салих Сәйдәшевның 6 шәхси әйбере саклана. Бу аз. Композиторның туганнары, дуслары исән, очрашуда бергәләп аңа бәйле әйберләрне эзләү эшен җанландырырга кирәклеге әйтелде. Сәйдәшне кеше буларак да халыкка таныту кызык булыр иде. Мәсәлән, аның гаиләсенең гореф-гадәтләре нинди булган, өйләрендә нинди ризыклар пешерелгән, композитор аеруча нәрсә ашарга яраткан, кунакка кемнәр килгән яисә ул кемдә булырга яраткан, чәй артында ниләр сөйләшенгән, аның нинди киемнәр кияргә яратканын сөйләүче, тасвирлаучы экспозицияләр, тематик кичәләр уздырылырга тиеш дигән фикергә киленде.

Музейга ярдәм итәр өчен байлар табылырмы?

Сәйдәш музее Кәрим Тинчурин театры янәшәсендә генә урнашкан. Бу тарихи бина, монда бөек композитор үзе гаиләсе белән яшәгән, шушында ук татар сәхнәсенең йолдызлары Фатыйма Ильская, Хәким Сәлимҗановлар тормыш көткән. Ике катлы йорт үзе бер тарих.

Бу бина Сәйдәш музее итеп 1993 елда ачыла. 2013 елда аның 20 еллыгын билгеләргә җыеналар. Бу бина татарның олы шәхесләренә, татар тарихына бәйле булса да, ул дәүләт тарафыннан сакланмый. Аңа игътибар да шул кадәр генә. Ул хәтта “Мирас” программасына кермәгән. 2013 елда узачак Универсиададан да моңа акча тамар, ниндидер мәдәни мирасны саклап калырга мөмкинлек булыр дип өметләнәсе түгел, чөнки Казанның бер генә музее да Универсиада объектлары исемлегенә кермәгән. Янәшәдә генә торган Кәрим Тинчурин театрын ялтыраттылар, ләкин шул ук театр тарихына бәйле музей бинасына акча табылмады дип көрсенәсе генә кала хәзер.
Сәйдәш музеенда композиторның шәхси пианиносы бар
Сәйдәш музеенда композиторның шәхси пианиносы бар


Салих Сәйдәшевның мирасын барлау, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, популярлаштыру өчен байлар табылмасмы дип өмет итәләр. Моның үрнәге итеп Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерүгә, аны һәр кеше белерлек итеп популярлаштыруга тырышлык салган Рифат Фәттаховны атадылар. Рәшит Ваһаповны хәзер Сәйдәшевка караганда да күбрәк беләләр. Түгәрәк өстәлдә Сәйдәшевның берәр бай туганы, якташы табылып, бу эшкә алынса, бу эш ихласлырак башкарылыр һәм нәтиҗәсе дә уңай булыр иде дигән фикерләр яңгырады. Моның өчен багучылар шурасы булдырырга кирәк дигән карарга киленде.

Бу дөрес, ләкин бай кешеләр табылмасмы дип көтеп утыру да озакка сузылырга мөмкин. Казанда хәзер берничә ел рәттән зурлап “Аксенов-фест” дип исемләнгән әдәби-музыкаль фестиваль уза. Урыс әдәбиятын, җыр сәнгатен үстерәбез. Язучының йорты бик авыр хәлдә булса да, аны төзекләндерер өчен бюджеттан акча да тиз табылды. Бу очракта “Болгар номерлары”н җимергәннән соң “аны коткарып булмый, нигезе черегән иде” дигән сүзләр ишетелмәде, бер сызгыру булды, җимерелергә торган бинаны ялт иттерделәр. Казан башлыгы Илсур Метшин Василий Аксеновның улы да, оныгы да, ерак туганы да түгел кебек, ләкин, күрәсең, аның иҗатына мөкиббән киткән кеше.

Сәйдәшев очрагында да хөкүмәт тирәсендә татар композиторының музыкасын яратучы түрәләрне барлап чыгарга комачауламас иде. Бәлки, чын иҗатны аңлаган җитәкчеләр табылып, Татарстанда Василий Аксенов белән беррәттән Салих Сәйдәшне дә популярлаштыруга акчаны кызганмый башларлар?! Мәсәлән, Татарстан прокуроры Кәфил Әмиров Сәйдәшнең иҗатына мөккиббән киткән кеше, диләр. Багучылар шурасы оештыру аның кулыннан килер иде.
XS
SM
MD
LG