Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бәйсез матбугат чаралары бармы?


Башкортстан матбугаты уңай якка үзгәрешләр кичерә
Башкортстан матбугаты уңай якка үзгәрешләр кичерә

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне. Шушы уңайдан Башкортстан журналистлары өчен Уфада бәйрәм оештырылды. Анда байтак журналистлар югары бүләкләр һәм мактаулы исемнәр алды.


Башкортстан элемтә һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министры Борис Мелкоедов та катнашкан тантанага республика газета һәм журналлары баш мөхәррирләре, Башкортстан Журналистлар берлеге җаваплы хезмәткәрләре һәм танылган журналистлар чакырылган. Борис Мелкоедов каләм әһелләрен һәм радио-телевидение, электрон мәгълүмат чаралары иҗат көчләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Борис Мелкоедов сүзләренчә, 2011 ел республика киң мәгълүмат чаралары өчен аерым бер борылыш елы булды. “Яңа хакимиятләр җәмәгатьчелек өчен ачык булуы белән матбугат өчен дә күбрәк мөмкинлекләр ачылды, - ди министр. – Элек ябык булган, тыелган темаларга да кыю тотынып була хәзер. Бездә әлеге шартларда уңышлы эшли алырлык кешеләр күп һәм андый талантлы журналистларга ярдәм итәргә, аларны дәртләндереп торырга кирәк. Югары дәрәҗәле журналистларның алдынгы эшен башкаларга да үрнәк итеп кую кирәк”.

Дөрестән дә, Башкортстанда соңгы бер ел ярым эчендә киңкүләм мәгълүмат чаралары бераз иркен тын ала башлады. Иң югары даирәләргә әлләни тел-теш тидерүгә үк барып җитә алмаса да, каләм әһелләре хәзер районнардагы түрәләрнең хилаф гамәлләрен кыюрак күрсәтә. Нәтиҗәдә кайбер җаваплы вазыйфадагы эреле-ваклы түрәләр эшләреннән дә алына.

Шулай да, чын-чынлап бәйсез матбугат булдыру өчен, байтак еллар кирәгәчәге көн кебек ачык. Республикадагы танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Эдвард Мурзин әйтүенчә, сүз ирегенә бары тик ирекле фикер йөртү мөмкинлеге булганда гына ирешеп була. Ә андый дәрәҗәгә җитү өчен Русиянең үзенә дә, Башкортстанга да озак еллар һәм озын юллар үтәсе.

Матбугат чаралары өчен көрәш бервакытта да тукталып тормаган. Уфада байтак еллар эшләп килүче “Роксана” радиосы тирәсендә дә соңгы ике елда җәнҗал бара. Радио җитәкчелеге һәм анда эшләүче журналистлар фикеренчә, радиога нахак гаепләр тагыла. Уңышлы эшләп килүче радионы башкалар кулга төшерергә омтыла дип фаразлый алар. Ә матбугат иреге, сүз ирегенә карата аларның фикерләре төрлечә, кемдер республикада хәзер журналистларга мөмкинлекләр күбрәк, ди, ә кайберәүләр дәүләттән финансланучы матбугат чаралары бәйсез була алмый, дип белдерә.

“Роксана” радиосының “Шәрык” татар иҗат берләшмәсе алып баручысы, журналист Елена Фатыйхова фикеренчә, әле чынлап та журналистларга тәнкыйть өчен күбрәк мөмкинлекләр ачылган, әмма алар һаман да элеккечә, искечә эшләүләрен дәвам итә. “Һаман да кысаларыннан чыга алмыйлар, аналитик фикерли алмыйлар”, - ди ул.

Кем ничек кенә әйтмәсен, Башкортстан матбугаты уңай якка шактый үзгәрешләр кичерә. Элекке хакимиятләр вакытында дәүләт телевидениесе һәм радиосына, дәүләт карамагындагы гәзитләргә якын да китерелмәгән оппозиция вәкилләре хәзер анда үз сүзләрен әйтү мөмкинлеген алды. Хакыйкать бәхәстә туа, шушы юнәлештә тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачылса, заманыбызның четерекле проблемалары да тизрәк җайга салыныр, гади халык башыннан йөрүче түрәләр дә җәмгыятьтә үзләрен өстен катлам дип сизмәс, халык белән санлаша башлар.
XS
SM
MD
LG